Джудит Батлер

Джудит Батлер (ингл. Judith Butler; 24 февраль 1956 ел) — Америка Кушма Штатлары философы, постструктурализм вәкиле, феминизм, квир-теория, сәяси фәлсәфә һәм әхлак мәсьәләләренә зур йогынты ясаучы.

Тәрҗемәи хәле

Джудит Батлер 1956 елның 24 февралендә АКШның Огайо штатындагы Кливленд шәһәрендә рус һәм венгр чыгышлы яһүд гаиләсендә туган[1]. Беннингтон көллиятендә укыган, ә аннары Йель университетында фәлсәфә өйрәнгән, 1978 елда бакалавр дәрәҗәсен, 1984 елда доктор дәрәҗәсен ала. 1984—1993 елларда Уэслиан университетында, Джордж Вашингтон Университетында, Джонс Хопкинс Университетында укыта. 1993 елдан Калифорния университетында профессор риторика һәм чагыштырма әдәбият профессоры. 

Джудит Батлер феминизм мәсьәләләрен тикшереп, постструктуралистик традициядә эшли. Аның кызыксынулар өлкәсе— сәяси теория, соңгы эшләрендә яһүд философиясенә мөрәҗәгать итә. 

Тәнкыйть

1999 елда америка философы Марта Нуссбаум Джудит Батлерны үз мәкаләсендә тәнкыйтли. Нуссбаум Батлерны шәхси «перформанслар» файдасына оештырылган сәяси көрәштән баш тартуда һәм аңлы рәвештә буталчык язу стилендә гаепли[2].

Китаплары

Рус телендәге басмалары

  • Заметки к перформативной теории собрания / Джудит Батлер. — М.: Ад Маргинем Пресс, 2018. — 248 с.
  • Психика власти: теории субъекции. Харьков: ХЦГИ; СПб.: Алетейя, 2002
  • Лакан, Ривьер и стратегии маскарада// Гендерная теория и искусство. Антология: 1970—2000. — М.: РОССПЭН, 2005. — С. 422—441

Танылуы

Теодор В. Адорно премиясе лауреаты (2012) .

Искәрмәләр

  1. Regina Michalik. Interview with Judith Butler. Lola Press (май 2001). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 март 2010. Архивировано 19 декабрь 2006 года.
  2. Nussbaum, Martha. {{{заглавие}}} // The New Republic. — 1999. — № 22. — P. 37—45.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә