Карл Маркс

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Карл Маркс
алман. Karl Marx
Karl Marx 001.jpg
Исеме алман. Karl Heinrich Marx
Тулы исеме Karl Heinrich Marx
Туган көне 5 май 1818(1818-05-05) (206 яшь)
Туган Трир, Пруссия
Вафат көне 14 март 1883(1883-03-14)[1][2][…] (64 яшь)
Вафат булган җире
Ил
Эшчәнлеге галим, фәлсәфәче, социолог
Әтисе Маркс, Генрих[d][3][5][…]
Анасы Henriette Presburg[d][5][6]
Супруга Женни фон Вестфален[d][1][3][…]
Балалары Элеонора Эвелинг[d][5][6], Женни Лонге[d][5][6], Лаура Лафарг[d][5][6], Эдгар Маркс[d][5][6], Frederick Demuth[d], Heinrich Edward Guy Marx[d][6] и Jenny Evelin Francis Marx[d][6]
Култамагасы Изображение автографа

Карл Ге́нрих Маркс (җәмәгать эшлеклесе. Эшләре фәлсәфәдә диалектик һәм тарихи материализмны формалаштырдылар, икътисад өлкәсендә теорияләре бар, сәясәттә — сыйнфый көрәш теориясен уйлар чыгаручы. Әлеге юнәлешләр коммунистик һәм социалистик хәрәкәтләренең нигезе булганнар, фәлсәфә исә «марксизм» исеме белән йөртелә башлады.

Тәрҗемәи хәле

Карл Маркс 1818 елда Трир шәһәрендә адвокат гаиләсендә туа. Анда гимназияне тәмамлаганнан соң, ул башта Бонн, соңрак Берлин университетында белем ала. Диссертацияне Демокрит белән Эпикур фәлсәфәсе буенча яза. Маркс үзенең яшьтәшләре белән бергә Һегель фәлсәфәсе белән дә тирәнтен таныша, аның хезмәтләрендәге революцион «орлыкларны» үзләштерергә омтыла. Ләкин еллар узган саен, ул фәлсәфә кыйбласын материализмга таба үзгәртә бара. Моңа Людвиг Фейербахның хезмәтләре хәлиткеч сәбәп була.

1840 еллар башында Маркс Кельнда чыга торган «Рейн» гәзитендә мөхәррир булып эшли башлый. Ләкин анда озак эшли алмый, цензура басымы көчәю аркасында китәргә мәҗбүр була.

1843 елда Маркс өйләнә. Аның хатыны Дженни фон Вестфален реакцион дворян гаиләсендә туып тәрбияләнгән булса гомеренең соңгы сәгатенә хәтле революционер иренә турылыклы булып, бөтен көчен һәм матди мөмкинлеген иренең изге эшенә багышлый.

1844 елда Маркс Парижда үзенең киләчәктә иң якын дусты булачак Энгельс белән таныша. Шунда аларның иҗади дуслыгы, икесенең дә тормыш юлларында яңа этап башлана. 1847 елда алар, Прудонның «Хәерчеләр фәлсәфәсе» дигән әсәрен тәнкыйтьләп, «Фәлсәфәнең хәерчелеге» дип аталган зур уртак хезмәтләрен чыгаралар. Шул ук елда алар Энгельс белән «Коммунистлар союзы» дигән яшерен оешмага керәләр, аның йөкләмәсе буенча 1848 елда «Коммунистлар партиясе манифесты» дигән атаклы хезмәтне иҗат итәләр.

1840 еллар азагы Маркс өчен аеруча киеренке уза. Аны сәяси яктан кысалар, эзәрлеклиләр, илдән илгә күчеп йөрергә мәҗбүр итәләр. Ул матди авырлык шартларында үзенең төп хезмәте «Капитал» өстендә эшли башлый. Ә 1864 елда Лондонда I Интернационал барлыкка килү белән Маркс аның ихтыяҗларына җавап бирү җәһәтеннән практик эшкә бирелә, шушы ук елларда ул үзенең кайбер атаклы хезмәтләрен яза.

1870 елларда, «Париж коммунасы» җиңелгәннән соң, Маркс яңадан теоретик юнәлештәге эшләрен дәвам иттерә. Ләкин бу вакытка аның сәламәтлеге шактый какшаган була инде. 1881 елны аның белән гомер иткән хатыны үлә, ә ике елдан соң үзе дә кәнәфиендә утырган килеш, йокысыннан уянмыйча, дөнья куя.

Төп эшләре

  • Фейербах турыда тезислар (1845).
  • Алман идеологиясе (1846). Фридрих Энгельс белән бергә язылган
  • Хезмәт һәм капитал (1847)
  • Коммунистик фиркасе манифест (1848) Фридрих Энгельс белән бергә язылган
  • Луи Бонопартның унсигезенче брюмер (1852)
  • Сәясилы икътисадны тәнкыйтьга (1859)
  • Хезмәт хакы, бәясе һәм табыш. (өстәмә кыйммәт теориясе формалаштырылган.
  • Капитал Т.1 (1867)
  • Гот программасы тәнкыйтьга (1875) Фридрих Энгельс белән бергә язылган
  • Капитал Т.2 (1885) Фридрих Энгельс Карл Марксның караламалары нигезендә төзеләдә.
  • Капитал Т.3 (1894) Фридрих Энгельс Карл Марксның караламалары нигезендә төзеләдә.
  • Карл Каутский Карл Марксның караламалары нигезендә төзеләдә.

Шулай ук карагыз

Commons
РУВИКИ.Медиада бу тема буенча

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 A. A. P. Secret Re-burial of Karl Marx In London (ингл.) // The Sydney Morning Herald — Sydney: Fairfax Media, 1954. — Iss. 36485 (late edition). — P. 1. — ISSN 0312-6315
  2. Karl Marx // Encyclopædia Britannica (ингл.)
  3. 3,0 3,1 Gemkow H. Carlos Marx. Biografía completa — 1975.
  4. Маркс Карл // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  5. 5,0 5,1 5,2 5,3 5,4 5,5 5,6 Marx, Karl: (geb. Mordechai) Dr. phil., Theoretiker des Sozialismus, "Manifest der Komm. Partei", Redakteur // Band 16: Lewi – Mehr — Мүнхен: K. G. Saur Verlag, 2008. — С. 331. — 25, 427 с. — ISBN 978-3-598-22696-0
  6. 6,0 6,1 6,2 6,3 6,4 6,5 6,6 Lundy D. R. The Peerage (ингл.)

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз