Аврелий Августин
Аврелий Августин | |
---|---|
лат. Aurelius Augustinus | |
Тулы исеме | Аврелий Августин |
Туган көне | 13 ноябрь 354 (1669 яшь) |
Туган | Таһас, Алжир, Рим империясе |
Вафат көне | 28 август 430 (75 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | фәлсәфәче, христиан дин әһеле |
Әтисе | Patricius[d][1] |
Анасы | Моника[d][2] |
Балалары | Q332942? |
Аврелий Августин яки Хозурлы Августин (лат. Aurelius Augustinus) — Рим империясенең фәлсәфәчесе, христиан рухание, католиклар тәгълиматына башлап нигез салучы.
Ул Таһас шәһәрендә (Һиппон шәһәрендә епископ дәрәҗәсенә ирешә.
Августинның фәнни мирасы гаять бай һәм күпкырлы. Фәлсәфәсенең төп мәсьәләсе буенча, дөньяның булуын ул игелек дип карый. Игелек — субстанция. Яманлык исә — субстанция түгел, бәлки игелекнең кимчелеге, бозылган формасы гына. Аллаһ — булулыкның чыганагы. Булулыкның хәрәкәт итеп торуы Аллаһтан тора. Әгәр дә Аллаһның иҗат итү көче бетә икән, дөнья да, яшәешен югалтып, юклыкка дучар булыр иде, ди Августин.
Августин фикеренчә, дөнья ул бер генә, ягъни бердәнбер. Башка («теге») дөнья турында фикер йөртү бушка гына, аның һичнинди нигезе юк дип санаган борын заман галиме. Шуның өстенә Августинның материяне бар дип тануы да аның идеализм юнәлешендәге башка галимнәргә бик үк охшамаганлыгын күрсәтә. Ул җан белән тәнне бер-береннән аерып карый. Җан, Августин фикеренчә, материаль түгел, һәм ул үлемсез.
Августинның тәгълиматында игелек белән явызлык проблемаларына да зур урын бирелгән. Алар галимнең социаль тәгълиматына барып тоташа. Августинча, җәмгыятьнең яшәве — бер-берсенә каршы булган ике нәрсәнең мөнәсәбәте ул. Нәрсә белән нәрсә арасында соң бу каршылык? Аларның берсе — Рим империясенең дәүләт учреждениеләре, икенчесе — чиркәү. Августинның фикерләве буенча, боларның беренчесе — гөнаһка батып беткән булса, икенчесе исә, — нәкъ киресенчә, яхшылыкны туплаган, Аллаһка яраклы күренеш.
Августин колбиләүчелекне Аллаһ ихтыярына бәйләп карамый, әмма колбиләүчелеккә түзәргә кирәк дип саный. Гомумән, ул җәмгыятьтәге сыйнфый каршылыклар турында фикер йөртүдән баш тарта, кешеләрнең фәкыйрьлеккә төшүен яман кү-ренеш дип санамый. Бу фикер аның аскетлыкка кыйбла тотуының билгесе булып тора.
Августинның социаль проблемалар буенча фикерләре аның 22 китаптан торган «Шәһри Алла турында» дигән хезмәтендә урын таба. Августинның эстетикасы юнәлеше, эчтәлеге белән Әфләтүн һәм Аристотель калдырган мирасларга якын. Нәкъ Әфләтүнчә, ул кешеләр тарафыннан иҗат ителгән матурлыкны Алла үзе яраткан матурлыктан ким дип саный. Сәнгатьне ул, Аристотельча, чынбарлыкка иярү, дип бәяли.
Искәрмәләр
- ↑ de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
- ↑ https://encyklopedia.pwn.pl/haslo/Monika;3943008.html
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
Сылтамалар
- А. Августин хезмәтләре (латин телендә)
Шулай ук карагыз
- 13 ноябрь көнне туганнар
- 354 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- 28 август көнне вафатлар
- 430 елда вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча музыка теоретиклары
- Әлифба буенча тарихчылар
- Әлифба буенча шагыйрьләр
- Әлифба буенча язучылар
- Борынгы Рим фәлсәфәчеләре
- Борынгы Рим музыка теоретиклары
- Борынгы Рим тарихчылары
- Борынгы Рим шагыйрьләре
- Борынгы Рим язучылары
- Чиркәү сәясәтчеләре
- V гасыр фәлсәфәчеләре
- Латин фәлсәфәчеләре
- Патристика