Сөрен Кьеркегор

Сөрен Обю́ Кье́ркегор (дан. Søren Aabye Kierkegaard) — дат фәлсәфәчесе, протестант теологы, язучы.

Тәрҗемәи хәле

Фәлсәфи карашлар

Кьеркегор, үзенең хезмәтләрендә рациональ танып белү теорияләрен, бигрәк тә Һегельның тарихи процесста объектив кануннарның ролен ачкан теориясен тәнкыйтькә тотып, индивидның абсолют иреккә лаек булуын дәлилли. Кьеркегор үзенең хезмәтләрендә төп игътибарны «ирек», «шәхес», «сайлап алу», «карар кабул итү» кебек категорияләргә юнәлтә һәм аларны «мөстәкыйль» җисемнәр рәвешендә, җәмгыять шартларыннан аерып карый.

Кьеркегор үзенең «Курку төшенчәсе турында» дигән хезмәтендә кешенең яшәешендә «курку» күренешенең мөһим урынын билгеләргә алына. Кешенең аңында иррациональлек, рациональлеккә караганда, күбрәк урын били дип саный.

Кьеркегорның фәлсәфәсе мистика белән сугарылган. Яшәешкә «курку», төрле мистик идеяләр тагуы белән ул үзеннән соңгы дәвердә (XX гасыр башында) экзистенциализм дип аталачак агымга нигез сала, аның барлыкка килүенә этәргеч көч бирә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

  • Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Тема буенча өстәмә