Георг Һегел
Георг Һегел | |
---|---|
алман. Georg Wilhelm Friedrich Hegel | |
Тулы исеме | Георг Вильгельм Фридрих Һе́гель |
Туган көне | 27 август 1770 (254 яшь) |
Туган | Вюртемберг |
Вафат көне | 14 ноябрь 1831[1][2][…] (61 яшь) |
Вафат булган җире | |
Ил | |
Эшчәнлеге | фәлсәфәче |
Әтисе | Georg Ludwig Hegel[d] |
Анасы | Maria Magdalena Louisa Fromm[d][5] |
Супруга | Q22340304?[3] |
Балалары | Карл Гегель[d] |
Бүләк һәм премияләр | |
Култамагасы |
Георг Вилһелм Фридрих Һе́гел (алман классик фәлсәфәсенең һәм романтизм фәлсәфәсенең вәкиле, объектив идеалист.
Һегель теология буенча белем ала. Яшь галимнең сәяси карашларына Бөек француз буржуаз-демократик инкыйлабының идеяләре зур йогынты ясый. Ул Алманиядәге феодаль, консерватив тәртипләрне тәнкыйтьли, республика принципларын алга куя. Борынгы Греция демократиясенә югары бәя бирә, җәмгыятьнең рухи тормышына килгәндә, христиан динен тәнкыйтьләп чыга. Һегель үзенең беренче хезмәтләрендә, Алманиянең таркаулыгына пошынып, буржуаз тәртипләр нигезендә үзгәртеп кору идеяләрен яклап чыга.
мөхәррирлек Йена университетында укыта башлый. Бу аның иҗади эшчәнлегендә яңа этапны ачып җибәрә. Ул Кант белән Фихтеның субъектив идеалистик пландагы хезмәтләрен тәнкыйтьләп чыга. Шул чорда ул үзенең «Рухның үсеше» дигән атаклы хезмәтен иҗат итә. Ә соңрак, Нюрнберг шәһәрендә гимназия директоры булган вакытта, иң зур мактауларга ия булган «Мантыйк фәне» дигән әсәрен яза.
Һегель, тора-бара, үзенең сул тарафларда формалашкан карашларыннан ваз кичә башлый. Моңа Европада Наполеонның җиңелүеннән соң башланган реакция, ягъни иске тәртипләргә кайту сәясәте йогынты ясый. Шуның нәтиҗәсендә Һегельның фәлсәфи, шулай ук сәяси карашларында уңга таба борылыш сизелә башлый. Ул Пруссия хөкүмәтенең рәсми рәвештә билгеләнгән фәлсәфәчесе булып раслана. Бу дәрәҗәгә ирешү белән ул үзенең сәяси карашларын «яңарта» башлый, Пруссия дәүләтенең гакыл нигезендә яшәгәнлеген исбатларга омтыла, ә гыйльми өлкәдә үзенең иң күләмле, шул ук вакытта шактый каршылыклы «Фәлсәфә фәннәренең энциклопедиясе» дигән хезмәтенә керешә.
1818 елдан башлап үлгәнчегә кадәр, Һегель Берлин университетында укыта. «Рухның үсеше» хезмәтендә ул абсолют идеализм принципларын дәлилләргә омтыла. Аныңча, дөньяның нигезен абсолют идея, ягъни шәхсилеккә ия булмаган дөнья күләмендәге гакыл тәшкил итә. «Рухның үсеше» әсәрен белгечләр өч бүлеккә аерып карыйлар. Беренчесе — аң, үзаң, гакыл турында. Бу бүлектә индивидуаль аңның төрле этаплар аша чынбарлыкны танып белүгә ирешүе күрсәтелә. Икенче бүлек тарихи планда (Борынгы Греция, Европа илләре, Бөек француз революциясе һ. б.) рухның үсә баруын тасвирлый. Өченче бүлек иҗтимагый аңның формаларын характерлауга багышланган.
Искәрмәләр
- ↑ Friedrich Hegel // Nationalencyklopedin (шевит.) — 1999.
- Bibliographisches Institut & F. A. Brockhaus, Wissen Media Verlag
- ↑ Drüll D. Heidelberger Gelehrtenlexikon 1803–1932 — Springer Science+Business Media, 1986. — doi:10.1007/978-3-642-70760-5
- ↑ Гегель Георг Вильгельм Фридрих // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
- ↑ de Pas L. v. Genealogics (ингл.) — 2003.
Чыганаклар
- Гыйззәтов К.Т., Философия: 2 китап. 1 нче китап: Кыскача философия тарихы. Философиянең нигез проблемалары: Югары уку йорты өчен дәреслек.
Сылтамалар
Шулай ук карагыз
- 27 август көнне туганнар
- 1770 елда туганнар
- РУВИКИ:Агымдагы олы яшьтәге шәхесләр турында мәкаләләр
- 14 ноябрь көнне вафатлар
- 1831 елда вафатлар
- Берлинда вафатлар
- «РУВИКИ:Татар телендә имзаланмаган РУВИКИ.Мәгълүмат элементларына сылтамалары булган мәкаләләр» төркемендәге битләр
- Әлифба буенча шәхесләр
- Әлифба буенча фәлсәфәчеләр
- Әлифба буенча язучылар
- Алман фәлсәфә мәктәбе фәлсәфәчеләре
- Алмания фәлсәфәчеләре