Акыл
Акыл — әйберләр һәм процессларның мәгънәсенә аңлы килеш мантыйкны кулланып төшенү сәләте. Фактларны табу һәм тикшерү, төрле практикаларны, оешмаларны һәм ышануларны билгеле мәгълүматларга нигезләнеп үзгәртү яки алга сөрү өчен кулланыла.[1] Фәлсәфә, фән, тел, математика һәм сәнгать кебек кешеләр эшчәнлекләре белән бәйле, һәм гадәттә кешеләр табигатен билгеләүче үзенчәлек буларак кабул ителә.[2] Акыл төшенчәсен интуициягә нигезләнгән эш итүдән аеру өчен кайвакыт рационализм буларак атыйлар.[3]
Акыл яки "акылны куллану"ны фикерләү, өйрәнү һәм интеллект белән бәйлиләр.
Акыл аңлы килеш үз ышануларны, карашларны, гадәтләрне һәм оешмаларны үзгәртү, нәтиҗәдә иреклелек һәм үз билгеләнү сәләте белән нык бәйле.[4]
Коръәннең күп урыннарында мөселманнар һәм гомумән бар кешеләр үз акылларын кулланырга өндәләнә.[5][6][7]
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
- ↑ «So We Need Something Else for Reason to Mean», International Journal of Philosophical Studies 8: 3, 271—295.
- ↑ Alasdair MacIntyre, Dependent Rational Animals: Why Human Beings Need the Virtues, Peru, Illinois: 2002.
- ↑ Merriam-Webster Dictionary definition of intuitive reason
- ↑ Michel Foucault, «What is Enlightenment?» in The Essential Foucault, eds. Paul Rabinow and Nikolas Rose, New York: The New Press, 2003, 43-57. See also Nikolas Kompridis, "The Idea of a New Beginning: A Romantic Source of Normativity and Freedom, " in Philosophical Romanticism, New York: Routledge, 2006, 32-59; «So We Need Something Else for Reason to Mean», International Journal of Philosophical Studies 8: 3, 271—295.
- ↑ [рус.] Сделай разум своим помощником 2017 елның 21 апрель көнендә архивланган.
- ↑ мәс. Мәидә сүрәсендә (Коръән, 5 2017 елның 12 март көнендә архивланган.:100): «Әйт: „пакь илә нәҗес, хак илә батыл һич тигез булмас“, — дип, гәрчә сине нәҗеснең күплеге ґәҗәбләндерсә дә! Ий гакыл ияләре! Аллаһудан куркыгыз — нәҗес һәм батыл эшләрдән сакланыгыз! Шаять өстенлек табарсыз — котылырсыз.»
- ↑ 'Aql [ингл.] / Акль [рус.]
Өстәмә әдәбият
- Beer, Francis A., «Words of Reason», Political Communication 11 (Summer, 1994): 185—201.
- Gilovich, Thomas (1991). How We Know What Isn't So: The Fallibility of Human Reason in Everyday Life. New York: The Free Press. .
- Tripurari, Swami, On Faith and Reason 2013 елның 22 май көнендә архивланган., The Harmonist, May 27, 2009.