Коръән

Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Кадер кичәсе
Биналар
МәчетМанара
Мигъраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык

Коръән (Коръән Кәрим, Коръән Шәриф, гарәп. الْقُرآن[qurˈʔaːn], яисә القرآن الكريم, рус. Кора́н, аль-К̣ур’а̄н, Священный Коран, Благородный Коран, Досточтимый Коран) — мөселманнарның гарәп телендә язылган изге китабы. «Коръән» сүзе гарәп теленнән الْقُرآن — «кычкырып уку», «нәсыйхәт»(Коръән, 75:16-18)[1][2]. Коръән шулай ук Кәламуллаһ, Китабуллаһ, Фуркан, Тәңзил, Мөсхәф, Китап, Нур һәм Зикер исемнәре белән билгеле.

Аңлатма

Коръәннең хәзерге редакциясе VII гасырда Зәед ибн Сабит җитәкчелегендәге махсус коллегия тарафыннан Әбү Бәкер әс-Сиддыйк һәм Гомәр ибн әл-Хаттаб әмере буенча анализланган, өченче хәлиф Госман вакытында тикшерелгән һәм бердәнбер дөрес версия буларак расланган язмалар җыентыгы булып тора[3]. Мөселман традициясендә каноник версия пәйгамбәрнең ул вакытта әле исән булган сәхабәләренең Мөхәммәд пәйгамбәр үзе нәкъ менә шушы Коръәнне укыган һәм нәкъ менә шушы рәвештә әйтеп торып яздырган дигән бердәм фикере нигезендә расланган дип санала. Коръәннең язылышы (мутаватир) һәм укылышы да ышанычлы расланган булып тора, шулай ук Коръән иңдерелгән тел — әдәби (классик) гарәп теле сакланып калган[4][5][6][7][8][9].

Коръәнне тапшыру Җәбраил фәрештә аша башкарыла һәм 23 (дөресрәге 22, 610 елдан 632 елга кадәр) дәвам итә, ә беренче вәхиен Мөхәммәд кырык яшендә, Кодрәт төнендә (Рамазан аенда) ала. Коръән Мөхәммәд сүзләреннән аның сәхабәләре тарафыннан язып алынган.

Коръәнгә мөселман һәм мөселман булмаган галимнәрнең бик күп тикшеренүләре багышланган. Мөселман дөньясында Җәләл әд-Дин әс-Сүютинең (1455—1505) «Коръән фәннәрендә камиллек» хезмәте гомумиләштерүче хезмәт булып таныла[10].

Ислам илләрендә Коръән, Сөннәт — Мөхәммәднең хәдисләрдә тапшырылган сүзләре һәм эшләре — белән бергә дини, гражданлык һәм җинаять кануннарының нигезе булып тора.

Коръәнгә мөселман дин галимнәре тарафыннан ясалган бик күп тәфсирләр (аңлатмалы шәрехләр) язылган.

Этимологиясе

Исеменең килеп чыгышы турында берничә фикер бар. Гомум кабул ителгән версия буенча, ул qaraʾa (قرأ), «кара’а» («укырга, уку») фигыленнән ясалган[2]. Шулай ук «кериан» сүзеннән ясалган булуы да ихтимал («изге текстны уку», «үгет-нәсыйхәт»)[11].

Коръәннең үзендә соңгы ачылышның төрле исемнәре кулланыла, алардан киң таралганнары:

  • Фуркан (Аеру — яхшыны яманнан, хакны нахактан, хәләлне хәрамнан)(Коръән, 25:1);
  • Китаб(Коръән, 18:1);
  • Зекер (Искәртү, искә төшерү)(Коръән, 15:1);
  • Тәнзил (Иңдерү)(Коръән, 26:192);
  • Борһан (Исбатлаучы);
  • Хаккъ (Дөреслек)
  • Нур (Яктылык)(Коръән, 24).

Коръән тексты язылган китапның үзен, гадәттә, мөсхәф (күплектә — мөсәхиф) дип атыйлар.

Исламдагы әһәмияте

Ислам догматикасы буенча, Коръән — ул:

  • кешелек өчен илаһи җитәкчелек, Аллаһ иңдергән соңгы Изге Китап[2];
  • мәңгелек һәм уйлап табылмаган[12] Аллаһы сүзе, пәйгамбәрлек шаһитлыгы һәм аннан алда булган Изге Язмаларның биниһая хак икәнлекләрен раслаган, алар игълан иткән кануннарны гамәлдән чыгарган, соңгы һәм иң камил кануннарны раслаган бөек ачыш[1][2] (хәер, ислам тарихында Коръәннең барлыкка китерелүе/барлыкка китерелмәве мәсьәләләре буенча җитди дини бәхәсләр дә була)[13];
  • Мөхәммәднең пәйгамбәрлек миссиясенә бер дәлили могҗиза, илаһи юлламалар сериясенең кульминациясе. Илаһи иңдерү Адәмнән башланып, Ибраһим кулъязма төргәкләре, Тәүрат (Тору), Зәбур (Псалтирь), (Зәбур) һәм Инҗилне (Евангелие) үз эченә алган[2]:
« (мәгънәсе): Бу Коръән без иңдергән мөбарәк китап. Ул Коръән үзеннән элек иңгән китапларны дөресләүче, Без сиңа Коръәнне иңдердек шәһәрләр анасы Мәккә халкын һәм аның әйләнәсендәге бөтен дөнья кешеләрен Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен; Ахирәт көненә ышанган кешеләр Коръәнгә ышанырлар һәм намазларына сакчы булып, вакытында үтәрләр. («Әнгам (Мал-туар)» сүрәсе, 92 нче аять).

рус. Это - благословенное Писание, которое Мы ниспослали и которое подтверждает то, что было до него, дабы ты увещевал Мать городов (жителей Мекки), и тех, кто живет вокруг нее. Те, которые веруют в Последнюю жизнь, веруют в него (Коран) и бережливо относятся к своим намазам. (Коръән, 6:92)

»

Эчтәлеге

Коръән үз эченә дин тәгълиматының төп принципларын һәм идеяләрен ала, алар, мөселман традициясе буенча, Җәбраил фәрештә аша Мөхәммәдкә Аллаһның үзе тарафыннан тапшырылган. Әлеге китап иудаизм һәм христианлык белән бик күп киселешләрне үз эченә ала. Ислам дин белгечләре моны Аллаһның элек тә Муса белән Гайсәгә васыятьләрен тапшыруы белән аңлаталар, әмма тора-бара бу васыятьләр искерә яисә бозыла башлый һәм бары тик Мөхәммәд кенә дин тотучыларга хак динне җиткерә[14].

Коръән 114 сүрәне (бүлекләрне) үз эченә ала. Коръәннең беренче сүрәләре бербөтен трактаттан гыйбарәт, ә соңгылары берничә юлдан тора. Сүрәләрнең эчтәлеге төрле — монда мөселман хокукы нигезләре, Мәккә белән Мәдинә каршылыгы чорындагы реаль тарихи вакыйгаларны тасвирлау да бар.

Тикшеренүчеләр сүрәләрне ике төркемгә — Мәккә һәм Мәдинә төркемнәренә бүләләр: беренче төркем Мөхәммәд пәйгамбәр юлын башлаган чорга, икенче төркем пәйгамбәрнең киң танылу һәм ихтирам алган вакытына карый. Соңрак иңгән Мәдинә сүрәләрендә Кыямәт көне турындагы дини уйлануларга азрак игътибар бирелә, күбрәк үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыруга, тарихи вакыйгаларны бәяләүгә һәм башка шундый нәсихәтләрне үз эченә ала[2][14].

Бу вәхиләр Пәйгамбәрнең гарәп дөньясындагы иҗтимагый һәм мәдәни үзенчәлекләр шартларында башкарылган акыл һәм психик үзенчәлекләр нәтиҗәсе дип белдерүләрнең, шуңа охшаш теләсә нинди белдерүләрнең, — үз файдаларына бер генә дәлилләре дә юк. Коръәндә динсезләргә, әгәр алар аның камилсезлегенә һәм ялганлыгына шулкадәр ышансалар, китапта каршылыклар табарга тәкъдим ителә.

Соңрак Коръәнгә өстәмә буларак, пәйгамбәрнең тормышы турында сөйләүче телдән риваятьләр — хәдисләр, барлыкка килә. Мөхәммәд үлгәннән соң озак та үтмәстән, хәдисләр аның тарафдарлары тарафыннан җыела башлый һәм тугызынчы гасырда Сөннәт дип йөртелә торган алты җыентык формалаштырыла[14].

Коръән текстының чиреккә якын өлеше төрле пәйгамбәрләрнең тормышын тасвирлый, аларның күпчелегеөлеше Библия белән туры килә. Пәйгамбәрләргә Ветхий Заветтагы патриархлар Адам (Адәм), Ной (Нух), Давид (Давыт) һәм Соломон (Сөләйман) һ.б. кергән. Коръәндә шулай ук исемнәре Библиядә телгә алынмаган патшалар һәм тәкъвалар да телгә алына (Локман, Зөлхарнәйн һ.б.). Пәйгамбәрләр исемлегендә соңгы булып Мөхәммәд үзе бара һәм аннан соң башка пәйгамбәрләр булмаячак дип раслана[14].

Либераль галимнәр фикеренчә, Гыйльгамеш тарихындагы туфан турындагы риваять вавилонлылардан алынган һәм Тәүратта һәм Коръәндә яңадан шәрехләнеп аңлатылган[15][16].

Коръәннең структурасы

Коръән тексты сүрә һәм аятьләргә (шигырьләргә) бүленә[1]. Аять — бер яки берничә тәгъбирдән торган өлеш. Коръәндә төрле озынлыктагы 114 сүрә (3 дән 286 га кадәр аять, 15 дән 6144 кадәр сүз) бар[17]. Төрле исәпләүләр буенча Коръәндә 6204 дән 6236 га кадәр аять һәм 320 меңнән артык хәреф (сүз Коръәннең гарәп тексты турында бара). Коръәнне атна дәвамында уку уңайлылыгы өчен җиде тигез өлешкә (мәнзил) бүленгән. Коръәнне 30 өлешкә (җүз  [рус.]) бүлү Коръәнне бер ай дәвамында тигез итеп укырга мөмкинлек бирә.

Коръәннең беренче җыентыкларында аятьләр бер-берсеннән тамга белән аерып куелмаганнар, шуңа да, галимнәр арасында Изге Китаптагы аятьләрнең саны буенча кайбер фикер каршылыклары туган. Аларның барысы да Китапта 6200 дән артык аять барлыгын таный, әмма төгәл саннарны күрсәткән вакытта бу белгечләр арасында бер фикер юк. Яңа чор Коръән басмаларында (Согуд Гарәбстаны, Мисыр, Иран) 6236 аять. Дин белгечләре арасында аятьләрне сүрәләрдә ничек урнаштыру буенча исә фикер каршылыклары юк, алар Мөхәммәд пәйгамбәр үзе сөйләгән эзлеклелектә урнаштырылганнар.

Сүрә — Коръәннең аятьләр төркемен берләштерә торган бүлек. Гарәпчәдән «биек урын» (гарәп. сур — дивар, койма) дигәнне аңлата. Шәрехнамәсе: Коръән бүлекләрендәге сүзләр, Аллаһы Тәгалә күпме тели, шулкадәр күләмгә җиткәнгә кадәр, бер-берсенә тоташалар. Башка тәфсир буенча, бу исем Коръәндәге хакыйкать мәгънәсенең бөеклеген, төзеклеген ассызыклый.

Коръәндәге иң озын аятьләрнең берсе — икенче сүрәнең («Бәкарә») 282 нче аяте. Иң «кыйммәтле» аять булып та шул сүрәнең 255 нче аяте — «Аятел-Көрси» исәпләнә. Анда исламның төп традицияләре һәм Аллаһы Тәгаләгә хас сыйфатларның бөеклеге, чиксезлеге бәян ителә.

Сүрәләрне шартлы рәвештә Мәккә һәм Мәдинә сүрәләренә бүләләр. Күп кенә галимнәр фикеренчә, Һиҗрәткә кадәр иңдерелгән бар сүрәләр дә — Мәккә, ә Һиҗрәттән соң иңдерелгәннәре, гәрчә Мәккәнең үзендә иңдерелгән булса да, Мәдинә сүрәләренә карый, мәсәлән, Мәккәгә соңгы хушлашу хаҗы вакытында иңдерелгәннәре. Мәдинәгә күченгән вакытта иңдерелгән аятьләр Мәккә аятьләре булып исәпләнәләр[18].

Коръән бервакытта да үзгәртелмәячәк, ничек иңдерелгән булса, шул хәлдә сакланачак, чөнки Аллаһы Тәгалә әйткән:

« (мәгънәсе): Хактан, Коръәнне Без иңдердек, Без үк сакларбыз да («Хиҗр (Хиҗыр иле)» сүрәсе: 9 нчы аять).

рус. Воистину, Мы ниспослали Напоминание, и Мы оберегаем его(Коран, 15:9).

»

Коръәннең тугызынчы сүрәсеннән кала барлык сүрәләр дә: «Рәхимле шәфкатьле Аллаһ исеме белән», — дип башлана. Коръәннең беренче сүрәсендә бу сүзләр текстка беренче аять булып бара[1].

Сүрәләр, кайбер искәрмәләрдән тыш, Коръәндә хронологик яктан түгел, ә аларның зурлыгына карап урнаштырыла: озын сүрәләрдән шигырьләр саны кими бару тәртибендә китерелә[1][19].

Иң беренче Мәккәдә иңдерелгән «Фатиха» сүрәсе урнашкан. Бу сүрәнең җиде аяте ислам тәгълиматының нигез таләпләрен туплаган, шуңа да ул «Изге Язмаларның анасы» исемен йөртә. Алардан соң Мәдинәдә иңдерелгән, Шәригать кануннарын аңлаткан озын сүрәләр урнашкан. Мәккә һәм Мәдинәдә иңдерелгән кыска сүрәләр Коръәннең азагында урын алганнар. Алар кыска аятьләрдән торалар, дини йолаларны башкарган вакытта кулланылалар.

Сүрәләрнең исемнәре соңрак кертелгәннәр. Мөселман галимнәре, тәртип санын кулланмыйча, Коръән турында сүз барганда сүрәнең исемен кулланалар. Кайбер сүрәләр кабатланмас исемнәр йөртәләр. Мәсәлән, Коръәндә бал кортлары турында сүз барган бердәнбер урын ― 16 нчы сүрәнең 68-69 нчы аятьләре — «Нәхел (Бал корты)», шагыйрьләр искә алынган урын — 26 нчы сүрәнең 224—227 нче аятьләре — бу сүрә «Шөгарә (Шагыйрьләр)» һ. б.

Коръәннең кайбер сүрәләре һәм аятьләре

  • Сүрә 1. «Әл-Фәтиха» («Китапны ачучы», «Изге Язмаларның анасы»), көндәлек 5 мәҗбүри намазның һәркайсында мөселманнар тарафыннан берничә тапкыр укыла.
  • Сүрә 36. «Йәсин». Ислам тәгълиматы буенча әлеге сүрә «Коръән йөрәге» санала.
  • Сүрә 112. Иң кыска «Ихлас» сүрәсе исламда «иман символы» булып санала.
  • Сүрә 2, 255 аять: «Әл-Көрси» (Тәхет аяте). Аллаһы Тәгаләне, тәүһидне олылауны, Аллаһының сыйфатларын үз эченә алган бу аять Коръән сүрәләре һәм аятьләре арасында мөхтәрәм урын алган[20][21].
  • Сүрә 24, 35 аять, «Ән-Нур» — Аллаһы Тәгалә җир һәм күкләрнең нуры булуын ассызыклый.
undefined
undefined
Рукопись Корана, 1510, Иран

Беренче җыентыклар бик җентекләп төзелсәләр дә, аларда диакритик нокталар һәм сузыкламалар (сузык авазларны аңлатучы тамгалар) булмаган. Беренче этапта текстка сузыкламалар урнаштырылган. Басра губернаторы Зияд бине Сөммәя (672 елны вафат) фәрманы буенча, бу эшне гарәп теле белгече Әбу бине Әсвад әд-Дуали (688 елны вафат) җитәкчелегендә утызга якын хезмәткәр башкара. Әл-Хәлил бине Әхмәд (791 елны вафат) вакытында, ул сузыклар өчен өстәмә тамгалар (һәмзә, тәштит һ. б.) кертелгәч, сузыкларны урнаштыру хәзерге рәвешен алган.

Икенче этапта диакритик нокталар куела, кыска һәм озын сузыклар өчен тамгалар эшләнә. Гыйрак хакиме әл-Хәҗҗаҗ бине Йосыфның (714 елны вафат) фәрманы белән бу мәсьәләне Насыйр бине Асым (707 елны вафат), Яхъя бине Ягамур (746 елны вафат) башкара. Шул вакытта Коръәнне утыз өлешкә бүлә торган билгеләр (җузлар) кертелә. Бу гамәли максаттан эшләнә: әлеге бүленеш рамазан аендагы төнге намазларда Коръән укуны җиңеләйтә. Яңа басмаларда һәр җузны гадәттә тагын ике өлешкә (хизбе) бүләләр, ә һәр хизбене тагын дүрт чиреккә (руб) таркаталар.

Коръән тарихы

undefined

Ислам традициясе буенча, Коръән Хира тавында Кадер кичендә Аллаһы Тәгаләдән тулы килеш дөньяга иңгән дип санала, ләкин Җәбраил фәрештә аны пәйгамбәргә 22 ел 5 ай 14 көн дәвамында(Коръән, 17:106) — милади тәкъвим (Григориан календаре) буенча 610-632 еллар арасында өлешләп тапшырган[22] һәм әлеге вакыт аралыгы «Тәнҗимүл-Коръән» дип атала[23].

Үзенең гавами эшчәнлеге чорында Мөхәммәд бик күп гыйбарәләр ясый һәм бик күп вәгазьләр укый. Шул ук вакытта ул Аллаһ исеменнән сөйләгәндә рифмалы проза куллана. Пәйгамбәрнең Аллаһ исеменнән әйткән бу сүзләре Коръән булып туплана, башка сүзләре хәдисләр булып саклана. Мөхәммәд үзе укый да, яза да белмәгәнлектән, аятьләр хөрмә агачы яфракларына, яссы ташларга, тире кисәкләренә, дөяләрнең калак сөякләренә язылып барылганнар. Язу карасы урынына корым кулланылган. Пәйгамбәр иңгән аятьләрне кая, кайсы сүрәгә урнаштырырга кирәк икәнлеген аңлаткан. Аллаһның Сүзләрен теркәп куйгач, язып баручы аны Пәйгамбәргә укып күрсәтә торган булган, хаталар җибәрелгән очракта, аның җитәкчелегендә алар төзәтелгәннәр.

Коръәннең тулы сакланышын тәэмин итү өчен Мөхәммәд пәйгамбәр сәхабәләрен Коръәнне ятларга өндәгән. Күп кенә мөселманнар Коръәнне яттан белгәннәр.

Нәтиҗәдә, ачылышлар 114 сүрә яки 30 җүз барлыкка китерә. Ачышларның урнашу тәртибенең ирекле булуы сәбәпле, тәнкыйтьчеләргә аларның хронологик тәртибен ачыклау кыен. Шуңа да карамастан, аларны вакыт буенча аеруның берничә ысулы бар. Мәсәлән, сүрәләрне Мәккә һәм Мәдинәгә нисбәтле бүлү. Әмма бу ысул һәрвакытта да эшләми, аерым бер сүрәләр төрле чор ачышларыннан төзелгән[24].

Пәйгамбәр исән вакытта Коръәнгә ихтыяҗ булмый — теләсә кайсы сорау тудырган аңлаешсызлыкны Мөхәммәд үзе аңлата алган. Шуңа да карамастан, аның үлеменнән соң тиз таралган исламга пәйгамбәр исеме белән ныгытылган төгәл формалаштырылган язма канун кирәк була.

Гомәр бине әл-Хәттаб Әбу Бәкер хәлифәне барлык Коръән белгечләре дә хуплаган киңәшкә — бердәм җыентык төзү кирәклегенә күндерә. Гомәрнең тәкъдимен, изге башлангычын хуплап, хәлифә Зәед бине Сабитка, Мәдинәдә яшәүче барлык сәхабәләрдән Коръән язмаларын җыеп алырга, аять һәм сүрәләрне Мөхәммәд Пәйгамбәр үзе укыган эзлеклелектә урнаштыру һәм җыентыкны башка галимнәр фикере белән дә килештерү бурычын йөкли. Әлеге эш елга якын дәвам итә. Хәлифәнең вафатыннан соң Коръән тексты Гомәр хәлифәгә, ә аның васыяте буенча, аның кызына, Пәйгамбәр хатыны, бар мөэминнәрнең анасы буларак саналган Хафсә бине Гомәргә күчә.

Зәед белән беррәттән әлеге эшне башкарган башка кешеләр дә була. Нәтиҗәдә, Аллаһ әмерләренең тагын дүрт җыентыгы дөнья күрә. Зәедкә барлык биш редакцияне берләштерү эше йөкләнә, эш ахырында беренчел версияләр юк ителә. Зәед эшенең нәтиҗәсе исә Коръәннең канун версиясе дип таныла. Легенда буенча, бу версияне хәлиф Госман үзе укырга яраткан. Коръәннең борынгы кулъязмаларының берсендә хәлифәнең каны калган дигән риваять тә яши[14].

Тарихчылар фикеренчә, Госман хәлифә вакытында уртак төгәллеккә китерелгән Коръән дүрт нөсхәдә төзелгән. Аларның беренчесе — Мөсхаф-имам дип исем алганы — Мәдинәдә калдырылган, ә калганнары Куфа, Басра, Шам (Сүрия) шәһәрләренә җибәрелгән.

Ислам белгечләре фикеренчә, Мәдинәдә калдырылган нөсхә Әндәлүскә күчерелгән булган. Аннан ул Мароккога, ә 1485 елда Сәмәркандка барып эләгә. 1869 елны Россия галимнәре аны Санкт-Петербургка алып кайталар, ул анда 1917 елга кадәр саклана, 1924 елны Ташкентка күчерелә.

Мөхәммәд үлгәннән соң беренче дистә елларда ук ислам дине тарафдарлары арасында каршылыклар туа. Пәйгамбәр дәвамчылары беренче юнәлешләргә һәм секталарга — сөнниләр, хариҗитләр һәм шигыйларгә бүленә башлыйлар. Алар арасында кануни Коръәнгә мөнәсәбәт төрлечә була. Сөнниләр Зәед текстын берсүзсез таныйлар. Пуритан карашлы хариҗитләр абыйлары Мисырга коллыкка саткан Йосыф турында бәян иткән уникенче сүрәгә каршы чыгалар. Хариҗитлар күзлегеннән караганда, сүрә Мисыр түрәсе хатынының Йосыфны кызыктырырга тырышуларын артык иркен тасвирлый. Шигыйлар исә, Госман боерыгы буенча Коръәннән Али турында һәм пәйгамбәрнең аңа карата мөнәсәбәте турында сөйләүче барлык урыннар алып ташланган, дип саныйлар. Шуңа да карамастан, барлык ризасызлык белдерүчеләр нәкъ менә Зейд версиясеннән файдаланырга мәҗбүр булалар[14].

Исеменнән күренгәнчә, Коръән кычкырып уку өчен, ул көйләп укыла. Шулай ук һәркем текстның шактый өлешен яттан белергә тиеш була. Коръәнне тулысы белән яттан белгән кешеләрне Коръән-хафиз дип атыйлар. Шул рәвешле Коръән иҗтимагый белем бирү эшендә мөһим роль уйный, урыны-урыны белән бердәнбер уку материалы булып тора. Коръән теле буларак, ислам белән бергә гарәп теле дә тарала. Ислам белән бәйле бөтен әдәбият, теленә карамастан, Коръәнгә сылтамаларга бай[24].

Шул ук вакытта Коръән текстының вакытлар узу белән үзгәрүенә дәлил китергән хезмәтләр бар. Коръән палеографиясен өйрәнүче алман галиме Герд Р. Пуин Санадагы палимпсест Коръән текстының үсешен күрсәтә дип саный[25], Британиянең Якын Көнчыгышны өйрәнүче тарихчысы Лоуренс Конрад шундый ук карашта. Аның фикеренчә, Мөхәммәднең туган көненә карата исламдагы карашлар 85 ел дәвамында аерыла[26].

Коръән һәм фән

undefined

Мөселман дин белгечләре әйтүенчә, Коръән һичшиксез фәнни хезмәт түгел, әмма анда телгә алынган төрле белем өлкәләре белән бәйле фактлар Коръәннең фәнни потенциалы кешелекнең пәйда булган вакытка ирешкән белем дәрәҗәсеннән күп тапкырлар артыграк булганлыгын күрсәтә[27].

Коръән конкордизмының иң популяр тарафдары булып төрек публицисты Аднан Октар (тәхәллүсе — Харун Яхья) санала. Үз хезмәтләрендә эволюция теориясен кире кага, гәрчә аның карашлары дөньяви һәм мөселман галимнәре тарафыннан тәнкыйтьләнсә дә, креационизм позициясендә кала[28].

Дин белгечләре билгеләгәнчә, Коръәндә күп кенә фәнни теорияләрне һәм ачышларны алдан әйткән фикерләр бар[29]. Мөселман дин әһеле Идрис Галәветдин үзенең хезмәтендә ислам динен кабул иткән галимнәрнең исемнәрен санап чыга[30]. Чираттагы ачышларын ясап, алар аның XIV гасыр элек бу турыда Коръәндә инде әйтелгән булуын күрәләр. Шуларның берсе Француз табиб-гастроэнтерологы һәм язучы Морис Бюкай була. Ләкин бу фикерне тәнкыйтьләүчеләр, мондый исемлекләрне җентекләбрәк карарга киңәш итә. Тәнкыйтьче тараф шулай ук бу исемлеккә Жак-Ив Кустоның исеме ялгыш керүен, чөнки бу шәхеснең исламга килүе аның фонды тарафыннан 1991 елда ук кире кагылган булуын әйтә[31].

Коръәнне өйрәнү

Коръән хикәяләренең чыганаклары

Ислам буенча, Коръән чыганагы бары тик Аллаһы Тәгалә генә. Мөселман галимнәре бу Изге Язмаларның уникаль булганлыгын күрсәтә торган кайбер үзенчәлекләр турында искәртәләр:

  • «Без Коръәнне Кодрәт төнендә иңдердек»(Коръән, 97:1);
  • «Коръәнне Без иңдердек. Бу — Хакыйкать. Әлбәттә, аны Без үк саклаячакбыз да» (Коръән, 15:9);
  • «Әгәр кешеләр һәм җеннәр бу Коръәнгә охшашны ясарга җыелсалар, ул Коръәннең кеби нәрсәләрне яратмаслар иде»(Коръән, 17:88).

Коръән, алда иңдерелгән Изге Китаплар турында да шаһитнамә бирә, аларның Аллаһ тарафыннан иңдерелгән булуын дәлилли (мәгънәсе):

«Бу Китап (Коръән) шәһәрләребезнең анасы (Мәккәдә) һәм аның тирәсендә яшәүче кешеләрне кисәтер өчен, сиңа иңдерелде вә ул — үзеннән элек килгән китапларны дөресләгән мөбарәк Китаптыр. Ахирәткә инанганнар моңа да (Коръәнгә) ышанырлар шәт һәм алар намазларын дөресләп укуларын дәвам итәрләр» (Коръән, 6:92).

undefined

Коръән фәннәре

Тәфсир

Гигантка әйләнгән хәлифәлекнең ихтыяҗлары арткан саен Коръән эчтәлеген даими шәрехләүгә ихтыяҗ туа. Әлеге процесс «тәфсир» — «аңлатма» — "экзегетика"дип атала. Бу процессның башлангычын Мөхәммәд үзе, каршылыклы булып күренергә сәләтле текстларны аңлату өчен салган. Соңыннан бу нәсх институтына әверелә. Нәсх (гамәлдән чыгару) Коръәннең ике урыны бер-берсенә каршы килгәнлеге төгәл билгеле булган вакытта кулланыла. Текстны бер мәгънәдә укымас өчен, нәсх кысаларында кайсы текстны дөрес, ә кайсысын искергән дип санарга кирәклеге билгеләнә. Беренчесе «Нәсх»  [рус.] исемен, икенчесе «мәнсух» исемен ала. Кайбер мәгълүматлар буенча, Коръәнгә 225 шундый каршылык керә, һәм кырыктан артык сүрәдә соңыннан гамәлдән чыгарылган аятьләр бар[14].

Нәсхә институтыннан тыш, тәфсиргә текстларны шәрехләү дә керә. Беренче чиратта мондый шәрехләр артык томанлы яки Йосыф (Йосыф) турындагы 12 нче сүрә кебек артык фриволь урыннар өчен кирәк. Мондый урыннарның интерпретацияләре шартларга карап бирелгән. Борынгы дини текстларда еш булганча, мондый аңлатмаларда аллегорияләргә сылтамалар зур роль уйнаган. Мондый текстны турыдан-туры аңларга ярамый һәм ул теге яки бу идеяне демонстацияләү өчен генә кулланылган, дип белдерелә. Моннан тыш, Коръәнне аңлатканда еш кына Сөннәт хәдисләре материаллары кулланылган[14].

Коръән тәфсире турындагы тәгълимат X гасырда мөстәкыйль фән өлкәсе буларак формалаша башлый, мәшһүр дин белгече Мөхәммәд әт-Табари һәм аның буыны Ибн Әбү Хәтим кебек шәрехчеләр тырышлыгы белән Коръән тәфсиренең беренче чорына йомгак ясала.

Алардан соң бу өлкәдә фундаменталь хезмәтләрне Ибн Әбү Хәтим, Ибн Мәҗә, Әл-Хәким һәм башка шәрехчеләр төзи.

Кираат

Гарәпчә «кираат»  [рус.] сүзе «Коръән уку» дигәнне аңлата. Коръән укуның 10 ысулы аеруча билгеле[32].

10 курра, кираат имамы:

  1. Нәфи әл-Мәдәни (һиҗри белән 169 елда вафат);
  2. Абдуллаһ ибн Касир Әл-Макки (һиҗри белән 125 елда вафат);
  3. Әбү Әмр ибн әл-Басри (һиҗри белән 154 елда вафат);
  4. Абдуллаһ Ибн Әмр әш-Шами (һиҗри белән 118 елда вафат);
  5. Әсим ибн Әбү ан-Нәҗуд Әл-Куфи (һиҗри белән 127 елда вафат);
  6. Хәмзә ибн Хөбәйб Әл-Куфи (һиҗри белән 156 елда вафат);
  7. Али ибн Хәмзә Әл-Кисаи Әл-Куфи (һиҗри буенча 187 елда вафат);
  8. Әбү Җәфәр Язид ибн әл-Кака әл-Мәдәни (һиҗри белән 130 елда вафат);
  9. Якуб ибн Исхак Әл-Һадрами әл-Басри (һиҗри белән 205 елда вафат);
  10. Хәләф ибн Хишам әл-Басри (һиҗри буенча 229 елда вафат).

«Манаруль худа» китабында болай диелә: «Мөхәммәдкә төрле кабиләләрдән кешеләр килгәндә, ул Коръәнне аларның сөйләшендә аңлаткан, ягъни бер, ике яки өч әлифкә сузган, каты яисә йомшак әйтә торган булган». Җиде кыраат җиде гарәп диалектыннан (лөгать) гыйбарәт.

«Ән-Нәшр» китабында 1:46 имам Ибн әл-Җәзәри имам Әбү Аббас Әхмәд б. Әл-Мәхдани сүзләрен китереп әйтә: «нигездә зур шәһәрләрдә яшәүчеләр имамнар буенча укыган: Нәфи, Ибни Касир, Әбу Әмр, Асым, Ибни Әмир, Хәмзә һәм Кисаи. Соңыннан кешеләр бер кыраат белән генә канәгатьләнә башлыйлар, хәтта башка кыраатта укучыларны гаепле дип саныйлар, ә кайчак такфир да ясыйлар (имансызлыкта гаеплиләр). Ләкин Ибни Мөҗәһит җиде курра фикерендә була һәм калган кыраатларның байлыгын башкаларга җиткерүгә ирешә. Безгә билгеле булган җиде кырааттан башка бер генә хезмәт тә билгеле түгел, шуңа күрә без җиде кыраат дибез».

Ун курраның һәркайсында үз кыратларының Аллаһ Илчесенә кадәр барып җитүенә кагылышлы ышанычлы дәлилләре бар.

Тәҗвид

Ислам дине галимнәре һәрвакыт Коръән-Кәримне дөрес итеп уку кагыйдәләре турында кайгыртканнар. Шуңа да Коръәнне бөтен нечкәлекләре белән дөрес итеп уку өчен тәҗвид хөкемнәре бар. Ягъни «Тәҗвид» — Коръән уку кагыйдәләре, шулай ук аларны өйрәнү өчен эшләнгән уку әсбаплары һәм кушымталар.

undefined

Мәдәнияттә

undefined

Миллиардтан артык мөселман[33] өчен Коръән — үзенә аерым мөнәсәбәт таләп итә торган изге китап. Мөселманнар Коръәнгә ихтирам белән карыйлар. Күп кенә мөселманнар, ким дигәндә, Коръәннең бер өлешен яттан беләләр. Кагыйдә буларак, бу дога кылу өчен кирәкле аятьләр. Бөтен Коръәнне өйрәнүчеләр хафиз исемен йөртәләр.

Шәригать буенча, мөселман Коръән алдында түбәндәге бурычларны үти:

  • Коръәннең Аллаһы Тәгалә сүзе булуына ышанырга һәм аны әйтелеш кагыйдәләре нигезендә укырга өйрәнергә;
  • Коръәнне бары тәһарәтле хәлдә генә кулга алырга;
  • Коръәнне чиста урыннарда гына укырга;
  • Коръәнне биек урыннарда тотарга, идәнгә кую ярамый;
  • Коръәндә күрсәтелгән барлык күрсәтмәләрне төгәл үтәргә. Бөтен тормышыңны Коръән әхлакый принципларына туры китереп төзергә.

Китапны укыганда, мөселманнар аның сүзләре һәм мәгънәсе турында уйланып, басынкылык һәм буйсынучанлык күрсәтәләр. Коръән укуның максаты шунда ки, «әллә алар Коръән турында уйламыйлармы? Әллә аларның йөрәкләрендә йозаклар бармы?»(Коръән, 47:24).

Коръән тексты интернетта бар. Мәгънәләрен рус һәм татар телләрендә дә укып була. Рус телендә мәгънәләрнең кимендә биш тәрҗемәсе бастырылган: Саблуков, Э. Кулиев, акад. И. Ю. Крачковский, В. Порохова, М. Н. О. Османов һ. б.

Кайбер илләрдә (Иран, Кувейт, Ливия, Малайзия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Россия, Согуд Гарәпстаны, Таҗикстан) хафизлар арасында Коръәнне яттан уку буенча халыкара бәйгеләр уздырыла[34][35]. Номинацияләр арасында — «Изге Коръәнне яттан уку», «Тәҗвид кагыйдәләре буенча иң матур һәм дөрес уку», «Коръәнне биттән уку (тиләвә)»[36].

Мөселман халыклары мәдәниятендә популяр булган кайбер персонажлар (Зөлкарнәйн, Хозур Ильяс, Локман) Коръәннән кергәннәр.

Рус шигъриятендә Коръәннең өлешчә (А. С. Пушкин[37]) һәм тулы (Т. А. Шумовский[38]) ирекле шигъри тәрҗемәләре рус теленә тәкъдим ителгән.

Тәрҗемәләре

undefined

Дин белгечләре фикеренчә, Коръән мәгънәләрен тәрҗемә итү Мөхәммәд пәйгамбәрнең дөрес хәдисләренә таянырга, гарәп теле принципларына һәм мөселман шәригате кагыйдәләренә туры килергә тиеш. Кайберәүләр тәрҗемәне бастырганда аның Коръән мәгънәләрен аңлату гына булуын искәртү мәҗбүри дип санаганнар. Тәрҗемә намаз вакытында Коръәнгә алмаш була алмый[39].

Белгечләр Коръән тәрҗемәләрен ике зур төркемгә бүлеп карыйлар: турыдан-туры һәм мәгънәви. Гарәп теленнән башкаларга (аерым алганда, рус теленә) тәрҗемә итүнең катлаулылыгы һәм күп кенә сүз һәм җөмләләрне бер мәгънәле аңлатма булмау сәбәпле, нәкъ менә мәгънәви тәрҗемәләр өстенлекле санала. Әмма шуны аңларга кирәк, тәрҗемә авторы кебек үк, аңлатучы да хаталар җибәрергә мөмкин.

Россиядә Коръән

Коръәннең беренче тәрҗемәсе Петр I фәрманы белән 1716 елда басыла[2]. Бу тәрҗемә озак вакытлар П. В. Постниковка нисбәтләнә. Ләкин архив тикшеренүләре Постников ясаган тәрҗемә чыннан да ике кулъязмада калганлыгын күрсәтә, аларның берсенә аның исеме язылган, ә 1716 елда басылган, Постниковныкы белән бернинди уртаклыгы булмаган һәм сыйфаты ягыннан күпкә начаррак тәрҗемә аноним булып кала бирә[40][41]. Хәзерге Россиядә дүрт авторның тәрҗемәләре аеруча популяр, болар — И. Ю. Крачковский, В. М. Порохова, М.Н.О. Османов һәм Э. Р. Кулиев тәрҗемәләре.

Соңгы өч гасыр эчендә Россиядә Коръән һәм аның тәфсирләренең дистәдән артык тәрҗемәсе ясалган.

Коръән тәрҗемәләре һәм тәфсирләре
Ел Автор Исеме Искәрмәләр
1716 П. В. Постников[40] «Алкоран о Магомете, или Закон турецкий» Әлеге тәрҗемә француз дипломаты һәм көнчыгыш белгече Андрэ дю Рие тәрҗемәсе нигезендә эшләнгән[2].
1790 М. И. Верёвкин «Книга Аль-Коран аравлянина Магомета, который в шестом столетии выдал оную за ниспосланную к нему с небес, себя же последним и величайшим из пророков Божиих»
1792 А. В. Колмаков «Ал-Коран Магомедов, переведённый с арабского на английский с приобщением к каждой главе на все тёмные места изъяснительных исторических примечаний, выбранных из самых достовернейших историков и арабских толкователей Ал-Корана Георгием Сейлем и с присовокуплением обстоятельного и подробного описания жизни лжепророка Магомета, сочинённого славным доктором Придо» Әлеге тәрҗемә инглиз телендәге Джордж Сейль тәрҗемәсе нигезендә эшләнә[2].
1859 А. К. Казембек «Мифтах Кунуз аль-Куран»
1864 К. Николаев «Коран Магомеда» А. Бибирстейн-Казимирскийның француз телендәге тәрҗемәсе нигез итеп алына[2].
1871 Д. Н. Богуславский «Коран» Көнчыгыш белгече тарафыннан эшләнгән беренче тәрҗемә[2].
1873 Г. С. Саблуков «Коран, законодательная книга мохаммеданского вероучения» Шәрыкны өйрәнүче һәм миссионер тарафыннан башкарылган. Берничә тапкыр яңадан бастырылган, шул исәптән параллель рәвештә гарәп тексты белән дә бирелгән[2].
1963 Игнатий Крачковский «Коран» Крачковский шәрехләре белән тәрҗемә Россиядә академик булып санала. Автор Коръәнгә Мөхәммәд пәйгамбәр чорындагы Гарәбстанда социаль-сәяси вәзгыять чагылыш тапкан әдәби һәйкәл буларак якын килә. Күп тапкырлар яңадан басылган[2].
1995 Т. А. Шумовский «Коран» Коръәннең гарәпчәдән русчага шигъри тәрҗемәсе. Игнатий Крачковскийның укучысы, филология фәннәре кандидаты һәм тарих фәннәре докторы, гарәпче Теодор Шумовский тарафыннан язылган. Бу тәрҗемәнең үзенчәлеге шунда: Коръән персонажлары исемнәренең гарәп формалары (Ибраһим, Муса, Һарун) гомум кабул ителгәннәр (Авраам, Моисей, Аарон һ.б.) белән алыштырыла[38].
В. М. Порохова «Коран»
1995 М.-Н. О. Османов «Коран»
1998 В. Д. Ушаков «Коран»
2002 Э. Р. Кулиев «Коран»
2003 Б. Я. Шидфар «Аль-Коран — переводы и тафсир»
Университет Аль-Азхар Аль-Мунтахаб «Тафсир Аль-Коран»
Ильнур Абу Адель «Коран, перевод смысла аятов и их краткое толкование»

Тәрҗемәләргә гомуми бәя

Мәгънәләрне рус теленә тәрҗемә иткәндә төгәлсезлекләр һәм хаталар котылгысыз, чөнки күп нәрсә тәрҗемәченең карашларыннан, аның тәрбиясеннән, мәдәни мохитеннән, шулай ук сакланып калган күпсанлы чыганаклар белән, төрле фәнни һәм дини мәктәпләрнең алымнары белән җитәрлек дәрәҗәдә таныш булмаудан тора. Өстәвенә, мөселман җәмәгатьчелегенең Коръәнне тәрҗемә итү мөмкинлегенә мөнәсәбәте бик тискәредән[42][43] (тәрҗемәченең, белеме җитмәү сәбәпле, текстны дөрес аңламавыннан курку) һәм гарәп телендәге төп нөсхәнең гаҗәеп дөреслегенә басым ясаудан, тулаем алганда, дөнья халыкларының тел аермалыкларын аңлап һәм Исламның бары тик гарәпләрнең этник дине генә булмавын ассызыклау теләге белән бәйле яхшы мөнәсәбәткә кадәр[43][44]. Нәкъ менә шуңа күрә әлегә кадәр үрнәк һәм классик дип билгеләнгән бер генә тәрҗемә дә юк[42][44][45]. Гәрчә кайбер мөселман дин белгечләре тәрҗемәче һәм тәфсирче өчен тиешле таләпләрне аңлаткан белешмәлекләр төзиләр[46]. Ә кайбер авторлар үз хезмәтләрен Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүдәге хаталарны бәян итүгә һәм аңлауга багышлыйлар. Мәсәлән, Эльмир Кулиев үзенең «На пути к Корану» китабының бер бүлеген аерым төшенчәләрнең мәгънәсен бозудан алып теге яки бу тәрҗемәче текстны тапшырганда дөньяга караш мәсьәләләренә кадәр тәрҗемәләрдә хаталар һәм төгәлсезлекләрне җитди тикшерүгә багышлаган[43].

Тәрҗемәне экстремистик дип табу һәм бу карарны гамәлдән чыгару

2013 елның 17 сентябрендә Новороссийскның Октябрь районы суды карары белән «Изге Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсе» китабы экстремистик дип таныла. Сүз Эльмир Кулиев тексты турында бара, бу — Россиядә иң киң таралган һәм популяр Коръән тәрҗемәсе. РФ Эчке эшләр министрлыгының Краснодар крае буенча Эксперт-криминалистик үзәгенең тикшерү турындагы белешмәсе буенча, әлеге китапта билгеле бер дингә мөнәсәбәт билгеләре буенча кеше яисә затлар төркеме тискәре бәяләнә торган сүзләр бар; анда бер кешенең яки бер төркем кешенең дингә мөнәсәбәт билгесе буенча башка кешеләрдән, аерым алганда, мөселманнарның мөселман булмаганнардан өстенлеге турында сүз баруы турында әйтелә[47]. 2013 елның 17 декабрендә Краснодар крае суды Октябрь районы суды карарын гамәлдән чыгара һәм прокурорга «Изге Коръәннең рус теленә мәгънәви тәрҗемәсен» экстремистик дип танудан баш тарткан яңа карар игълан итә[48].

Коръәнне яндыру очраклары

Коръәнне яндыру идеясен Тынычлык күгәрчене ярдәм үзәге (ингл. Dove World Outreach Center, рус. Центр помощи голубя мира) консерватив пасторы, 58 яшьлек Терри Джонс 2010 елның июлендә белдерә[49], ә яндыру үзе 11 сентябрьдә кичке 6 дан 9 га кадәр билгеләнгән була. Пасторның улы хәбәр иткәнчә, 200 Коръәннең мөсхәфе җыелган була.

Аның планнарына каршы Ватикан, БМО Генераль сәркатибе Пан Ги Мун, Ислам дөньясы илләре, Индонезия, Иран, Һиндстан, АКШ Дәүләт сәркатибе Хиллари Клинтон, АКШ Генераль прокуроры[50], НАТО генераль сәркатибе, АКШның кайбер дини конфессияләре җитәкчеләре, Әфганстанда коалиция гаскәрләре командующие генерал Петреус һәм башкалар чыгыш ясый. 9 сентябрь — пасторга АКШ президенты Барак Обама мөрәҗәгать итә[51]. Ул вакытта Джонс Коръәнне яндырудан баш тарта[52], әмма башка ике пастор 11 сентябрьдә ике Коръәнне яндыра[53][54].

2011 елның 20 мартында Джонс Флорида чиркәүләренең берсендә Коръәнне яндыра, бу Әфганстанда кешеләр үлеменә китергән массакүләм тәртипсезлекләргә этәрә[55]. Шуннан соң Бөекбритания Джонска илгә керүне тыя[56], ә Пакистан Эчке эшләр министры Рахман Малик Пакистанның пасторга карата Интерполга шикаять бирүен белдерә (ачыкланганча, Интерполдан, кичекмәстән, Рим папасы белән элемтәгә керүен һәм аннан "акылсыз рухани"ның террорчылык эшчәнлеген туктатуны таләп итүен көтәләр). Әфган мөселманнары җавап итеп Терри Джонс карачкысын яндыралар.

2012 елның апрелендә пастор Коръәнне кабаттан яндыра, аңа моның өчен, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган дип, 271 долларга штраф салына[57].

2013 елның апрелендә пастор терактның чираттагы еллыгын Коръәннең 2998 мөсхәфен яндырып билгеләп үтү планнары турында игълан итә[58][59].

11 сентябрь кичендә ул Флорида штатында полиция тарафыннан тоткарлана: аның йөк машинасында керосин сибелгән һәм яндырырга әзерләнгән 2998 Коръән мөсхәфе табыла (11 сентябрь фаҗигасе корбаннары саны буенча)[60][61].

2013 елда Волгоградтагы террорчылык актларыннан соң (троллейбус, тимер юл вокзалы һәм автобус шартлаулары) Интернетта билгесез затлар тарафыннан Коръән яндыру видеоязмалары таратыла, бу мөселманнарның ачуын чыгара[62].

2023 елның гыйнварында Россия Ruptly басмасының элеккеге журналисты Чанг Фрик Төркиянең Стокгольмдагы илчелеге янында Коръән яндыруны оештыра. Кискен халыкара реакциягә карамастан, мондый акцияләр Швециядә даими булып тора. Мәсәлән, 2023 елның гыйнварында булган бу вакыйга шулай ук июнь, август, сентябрь айларында да оештырыла. 2023 елның июнендә Коръән яндырылганнан соң, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, «Россия — Ислам дөньясы» төркеме рәисе буларак, булган хәлләрне тәнкыйтьләп чыга, ә Дәүләт Думасы махсус белдерүдә әлеге хәлгә юл куйган Швеция хакимиятен гаепли. Бер ел узгач, Стокгольмнан Мальме шәһәренә күчеп, тарих кабатлана[63].

2023 елның май аенда Волгоградта 19 яшьлек Никита Журавель мәчеттән 20 метр ераклыктагы куаклыкта Коръән яндыра, бу турыдагы видео «Утро Дагестана» Telegram-каналында чыга. 2024 елның 27 февралендә Грозныйның Висаитов район суды Никита Журавельне 3 ел һәм 6 айга гомуми режимлы колониягә хөкем итә[64][65].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Е. Резван. Зеркало Корана // Звезда : журнал. — 2008. — № 11.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Бибикова О. П. Коран. Кругосвет. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  3. Али-заде, 2007, Зейд ибн Сабит
  4. 01 - Собирание Корана - SAQOFAT - Главная. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  5. Собирание Корана при жизни Мухаммада (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  6. Кодификация текста Корана (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  7. Особенности кодифицированного текста Корана (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  8. Бытование Корана в письменном виде (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  9. Полемика относительно подлинности текста Корана (рус.). web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  10. ас-Суйути, Джалал ад-Дин. Совершенство в коранических науках. В 2-х частях. М.: ИД «Муравей», 2000.
  11. Резван Е. А. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
  12. Игнатенко А. А. Об исламе и нормативной дефицитности Корана // Отечественные записки : журнал. — 2008. — № № 4 (43). — С. 218—236.
  13. Резван Е. А. Ислам: энциклопедический словарь. — Наука, ГРВЛ. — 50 000 экз. — ISBN 5-02-016941-2.
  14. 1 2 3 4 5 6 7 8 Л. С. Васильев. Глава 9. Ислам: теория и практика [ История религий востока]. — М.: Книжный дом «Университет», 2000. — ISBN 5-8013-0103-8.
  15. David Damrosch’un Gömülü Kitap: Gılgamış Büyük Destanının Kaybı ve Yeniden Keşfi Adlı Eserinin Kritiği. Ana Sayfa. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 25 ноябрь 2021 года.
  16. The Flood of Noah and the Flood of Gilgamesh. The Institute for Creation Research. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 29 июль 2021 года.
  17. Айа // Религия: Энциклопедия / сост. и общ. ред. А. А. Грицанов, Г. В. Синило. — Мн.: Книжный Дом, 2007. — 960 с. — (Мир энциклопедий).
  18. Гаптрәүф Нуриев, Нияз Сабирҗанов. Коръән – Исламның иң төп чыганагы. dumrt.ru (22 август 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2025.
  19. Коран / Грязневич П. А. // Большая советская энциклопедия / гл. ред. А. М. Прохоров. — 3-е изд.. — М. : Советская энциклопедия, 1969—1978. — (Большая советская энциклопедия : [в 30 т.] / гл. ред. А. М. Прохоров).
  20. «Аятел-Көрси»не укуның 9 фазыйләте. Интертат (14 октябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2025.
  21. Сунан Аби Дауд. Китаб. Том 1.. — 383 с.
  22. Хрестоматия по исламу / Сост. и отв. ред. С. М. Прозоров. — Москва: Наука, 1994. — С. 34. — 238 с. — ISBN 5-02-017243-Х.
  23. Камил хәзрәт Сәмигуллин: Изге китапларга инану – иманның өченче баганасы. Интертат (27 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 октябрь 2025.
  24. 1 2 Ред. проф. Д. Л. Шантепи де ля Соссей. Глава 58 Коран, предание и фик // Иллюстрированная история религий в 2-х тт.. — Изд. 2-е. М.: изд. отдел Спасо-Преображенского Валаамского монастыря. Т. 1, 1992. — ISBN 5-7302-0783-2.
  25. Toby Lester. What Is the Koran? // The Atlantic : журнал. — 1999. — 1 гыйнвар. Архивировано 25 август 2012 года.
  26. (June 1987) «Abraha and Muhammad: some observations apropos of chronology and literary topoi in the early Arabic historical tradition». Bulletin of the School of Oriental & African Studies.
  27. Рашидов, Тохир. Значение изучения науки в Коране и её ценность в духовно-нравственном воспитании подрастающего поколения: диссертация ... кандидата педагогических наук: 13.00.01. — Душанбе, 2015. — 171 с.
  28. Харун Яхья. Крах теории эволюции и ее идеологическая подоплека. — Истанбул: Культура, 2002.
  29. Ахмад Далляль. «Энциклопедия Корана», «Коран и наука».
  30. Идрис Галяутдин. Известные люди, принявшие Ислам. — Казань, 2006.
  31. La "conversion" du commandant Cousteau à l'Islam. atheisme.free.fr. Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  32. Камиль хазрат Самигуллин. Наука «кыраат» и десять имамов (рус.). islam-today.ru (3 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  33. Muhsin S. Mahdi, Fazlur Rahman, Annemarie Schimmel. Islam. — Encyclopedia Britannica. — 2008.
  34. Состоится 13-й Международный конкурс Корана на премию Кувейта (рус.). iqna.ir (10 ноябрь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  35. Конкурс чтецов Корана в Москве (рус.). www.muslim.ru (24 октябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  36. В Москве пройдет XI международный конкурс чтецов Корана (рус.). Ансар (22 октябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  37. Климович Л. И. Глава 2 Изучение, издания и переводы Корана // Книга о Коране, его происхождении и мифологии. — М.: Политиздат, 1986. — 270 с.
  38. 1 2 Евгений Голубев. Под арабским парусом (рус.). АиФ (23 апрель 2003). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  39. Саид Исмаил Сини. Тарджумат Маани аль-Куран аль-Карим. С.9
  40. 1 2 Круминг А. А. Первые русские переводы Корана, выполненные при Петре Великом // Архив русской истории. Вып. 5. М., 1994. С. 227—239.
  41. Крачковский И. Ю. Русский перевод Корана в рукописи XVIII в. // Избр.соч. Т.1.. — Калып:М.-Л., 1955. — С. 175—181.
  42. 1 2 Екатерина Ступина, Ренат Беккин. {{{заглавие}}} // Независимая газета : газета. — 1999. — 22 декабрь.
  43. 1 2 3 Э. Р. Кулиев. Эльмир Кулиев. На пути к Корану. web.archive.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2025.
  44. 1 2 Диляра Тастемир. Священный Коран в русских переводах // Юридическая газета. web.archive.org (4 ноябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 октябрь 2025.
  45. Прозоров С. М. Методологические подходы к переводу Корана на русский язык // Шигабутдин Марджани: наследие и современность. Материалы международной научной конференции. — Казань: Институт истории АН Татарстана, 2008. — С. 73—76.
  46. Курамухаммед-хаджи Рамазанов. Перевод Корана (Условия, которые нужно соблюдать при переводе Корана) // Ас-Салам (газета Духовного Управления Мусульман Дагестана : газета. — 2009. — Февраль (№ 4 (329)). — С. 3.
  47. В Новороссийске суд признал «Смысловой перевод священного Корана» экстремистским. Комсомольская правда (20 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025. Архивировано 21 сентябрь 2013 года.
  48. Мария Петрова. Суд в Краснодаре отменил решение о запрете перевода Корана. РИА Новости (17 декабрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025. Архивировано 6 октябрь 2014 года.
  49. Алексей Веселовский. Священник намерен сжечь Коран 11 сентября (рус.). НТВ (8 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  50. Власти США сочли предложение о сожжении Корана недостойным. Lenta.ru (8 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 3 апрель 2012 года.
  51. Обама вступился за Коран перед пастором-евангелистом. Lenta.ru (9 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 2 май 2012 года.
  52. Американский пастор «окончательно» отказался от планов сожжения Корана (рус.). Газета.ру (11 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  53. Сожжение Коранов в США всё-таки состоялось (рус.). Аргументы и факты (12 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 10 май 2012 года.
  54. Двое американских пасторов сожгли экземпляры Корана. Лента.ру (12 сентябрь 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  55. Пастор, который сжег Коран, осудил нападение исламистов на миссию ООН (рус.). РИА Новости (1 апрель 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  56. Пастора, который хотел сжечь Коран, не пустили в Англию (рус.). altapress.ru (20 гыйнвар 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  57. Сжигавшему Коран пастору отказали во въезде в Канаду. lenta.ru (12 октябрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  58. Американский пастор Терри Джонс снова намерен предавать огонь Коран. web.archive.org (9 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  59. Pastor Terry Jones plans mass Koran burnings to mark 9/11. www.washingtontimes.com (8 апрель 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  60. В США арестован скандально известный пастор Терри Джонс. ТАСС (12 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025. Архивировано 15 сентябрь 2013 года.
  61. В США пастор Терри Джонс попытался сжечь три тысячи копий Корана. Российская газета (12 сентябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025. Архивировано 15 сентябрь 2013 года.
  62. Спецгруппа в Москве займется поиском авторов видео с сожжением Корана. РИА Новости (1 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 октябрь 2025.
  63. «Есть какие-то серьезные заказчики»: зачем в Швеции снова жгут Коран (рус.). БИЗНЕС Online (3 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  64. Кто такой Никита Журавель и в чем его обвинили (рус.). Коммерсантъ (1 ноябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.
  65. Никита Журавель приговорен к 3,5 годам колонии по делу о сожжении Корана (рус.). Интерфакс (27 февраль 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 28 октябрь 2025.

Әдәбият

Рус телендә
  • Ахмадуллин В. А. Деятельность государственных органов СССР и духовных управлений мусульман по изданию Корана на арабском языке в СССР и его распространению в 50-е годы XX в. // Вестник Дагестанского научного центра. — Махачкала: Дагестанский научный центр РАН, 2014. — № 52. — С. 84—89.
  • Али-заде А. А. Коран // Исламский энциклопедический словарь. — М.: Ансар, 2007. — ISBN 978-5-98443-025-8.
  • Густерин П. В. Первый переводчик и первое издание Корана на русском языке // Исламоведение : журнал. — 2011. — № 1.
  • Густерин П. В. К вопросу о первенстве в переводе Корана на русский язык // Вопросы истории : журнал. — 2013. — № 12.
  • Густерин П. В. Коран как объект изучения. — Саарбрюккен, 2014. — ISBN 978-3-659-51259-9.
  • Густерин П. В. Русскоязычная коранистика досоветского периода // Вопросы истории : журнал. — 2015. — № 5.
  • Конго — Крещение. — М., 2010. — С. 233. — (Большая российская энциклопедия : [в 35 т.] / гл. ред. Ю. С. Осипов ; 2004—2017, т. 15). — ISBN 978-5-85270-346-0.
  • Султанов Р. И. Коран // Философский энциклопедический словарь / Гл. редакция: Л. Ф. Ильичёв, П. Н. Федосеев, С. М. Ковалёв, В. Г. Панов. — М.: Советская энциклопедия, 1983. — С. 279—280. — 840 с. — 150 000 экз.
  • Ушаков В. Д. Фразеология Корана (Опыт сопоставления фразеоречений Корана и араб. клас. яз.). — СПб.: Восточная литература РАН, 1996. — ISBN 5-02-017773-3.
  • Щедровицкий Д. В. Сияющий Коран. Взгляд библеиста/ Изд. 2-е. — М.: Оклик, 2010. — 311 с. — ISBN 978-5-91349-013-1.
Башка телләрдә

Тема буенча өстәмә