Бәсмәләһ
Бәсмәлә́һ (гарәп. بسملة) — «бисмил-ләһир-рахмәнир-рахим» (гарәп. بسم الله الرحمن الرحيم) дип әйтүне аңлатучы сүз. Мәгънәсе – «Шәфкатьле, рәхимле Аллаһ исеме белән». Бу сүзләр Коръәннең, 9 нчы – «әт-Тәүбә» сүрәсеннән башка, бөтен сүрәләре алдында очрый. Гадәттә, бу сүзләр белән ислам дәүләтләренең конституцияләре һәм мөселманнар тарафыннан төзелгән күп документлар башлана.
Гадәттә, бәсмәләһне Коръән аятьләренә кертмиләр. Коръәннең беренче сүрәсе – «ән-Нәмел») сүрәсенең 30 аяте эчендә дә очрый.
Бәсмәләһ – ислам каллиграфиясендә еш кулланыла, ул хәтта кулланылышы буенча шәһадәне дә уза.
Мөселманнар ышануы буенча. бәсмәләһне берәр эш алдыннан әйтү – ул гамәлне Аллаһка гыйбадәт кылуга әверелдерә. Шуңа күрә бу сүз һәрбер рөхсәт ителгән һәм аны әйтү тыелмаган гамәл алдыннан әйтелергә тиеш.