Фикһ

Фикһ (гарәп. فقه‎ [fɪqəh] — «аңлау», «белем») Коръән, Сөннәт, иҗмәгъ һәм кыясны өйрәнүгә нигезләнгән мөселман хокук белеме. Фикһ буенча галимнәрне фәкыйһ («белемле») дип йөртәләр.

Тарихы

Комплекслы хокук системасын төзү ихтыяҗы VIII гасырда, гарәп хәлифәлеге Азия һәм Төньяк Африканың зур территорияләренә таралгач, барлыкка килә. Дин галимнәре, бәхәсле мәсьәләләрне чишкәндә, үрнәк итеп Мөхәммәд пәйгамбәрнең гамәлләрен кулланганнар. Бу фикһ барлыкка килүгә этәргеч була, Сөннәтнең нигезе булган хәдисләр җыентыкларга туплана башлый.

Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ
Кодси шәһәрләр
Мәккә – Мәдинә – Кодүс
Шәхесләр
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали
Госман – Гомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
Корбан – Гашура
Кадер кичәсе
Биналар
Мәчет – Манара
Мигъраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
Коръән – Хәдис – Сөннәт
Фикһ – Фәтва – Шәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
Мөгътазилиләр – Хариҗилык

Фикъһ төшенчәсе

Фикһ нигезендә ислам йолалары, әдәп һәм иҗтимагый тәртип үтәлүе мәсьәләләрен чишү ята. Кайбер очракларда берәр гамәлне үтәү тәртибен белү өчен Коръән генә җитми, мәсәлән, тәһарәт алу рәвеше. Башка мисал: Коръәндә Рамазан аенда ураза тоту кирәклеге әйтелгән, ләкин ничек итеп тотарга кирәклеге аңлатылмаган. Андый сорауларга җавапны Мөхәммәднең хәдисләрендә очратып була.

Ләкин кайвакыт, Сөннәт тә сорауга төгәл җавап бирә алмый. Бу вакытта фәкыйһлар кыяс һәм иҗмагъ кебек ярдәмчел хокук чыганакларына мөрәҗәгать итәләр. Бу дүрт хокук чыганагы фикһне тәшкил итәләр. Алар абруйлыклары буенча бүленәләр: иң беренче – Коръән, аннары – Сөннәт, иҗмагъ һәм кыяс.

Мәзхәбләр

Мәзхәб – мөселман хокук кагыйдәләрен аңлатуда аермалары булган шәригать хокуклары мәктәбе. Сөнниләрдә бүгенге көндә дүрт, шигыйләрдә өч мәзһәб бар:

Искәрмәләр

Әдәбият

Шулай да карагыз

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр