Кадер кичәсе
Ләйләтү-әл-кадәре гарәп. لَيْلَةِ الْقَدْرِ | |
---|---|
![]() | |
Төре | Ислам |
Башка төрле | Кадер киче |
Шулай ук | Кадер төне |
Кабул ителгән | Мөхәммәт пәйгамбәр (صلى الله عليه وسلم) |
Уздырыла | мөселманнар |
Башлану көне | Рамазан аеның 27 көне |
Бәйрәм чаралары | мәчет |
Йолалар | мәчеттә намаз уку |
Бәйле | Рамазан ае |

Кадер кичәсе (гарәп. لَيْلَةُ الْقَدْر — ләйләтү-әл-кадер; Көдрәт төне) — ислам традициясендә Рамазан ае белән бәйле иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе.
Рамазан аеның соңгы ун төненең берсе (27 кич). Бу төндә Мөхәммәт пәйгамбәр Рәсүл, яки Пәйгамбәр вазифасына иңә, ул «Укы!» дип башланган тәүге сүрә — Әл-Фәлакъ сүрәсен ала.
Ислам дине буенча Кадер кичәсендә эшләнгән изгелекнең мең ай эчендә кылынган якшылыкларга караганда хәерлерәк. Бу кичәдә гөнаһлар гафу ителә, дога кылучыларның догалары кабул була.
Тарихи әһәмияте
Ислам тәгълиматы буенча, әл-кадер төнендә Җәбраил фәрештә Мәккә янындагы Хира мәгарәсендә Мөхәммәд пәйгамбәргә Коръәннең беренче юлларын тапшыра: «Икра!» — «Укы!». Коръән ул — исламның йөрәге: без аны биш вакыт намазларыбызда укыйбыз, тормыш юлыбызда аның боерыклары белән яшибез. Менә ни өчен бу төн мең айдан да кадерлерәк һәм ул безгә шулкадәр кыйммәт[1]!
Бу вакыйга алдагы 23 ел дәвамында дәвам иткән һәм исламның изге китабының нигезен тәшкил иткән ачылышлар сериясенең башлангычы була. Әл-кадер төне кешелек тарихында яңа чорның башлануын, Аллаһ үзенең соңгы пәйгамбәре аша кешеләргә үзенең хәбәрен тапшыра башлаган чорны символлаштыра.
«Кадер» сүзенең мәгънәләре
Сүз мөселман галимнәре тарафыннан өч мәгънәдә аңлатыла[2].
- Хөкем кичәсе, ягъни Кадер кичәсендә, илаһи тәкъдирдә хөкем кылынган эшләр һәм илаһи әмерләр тәгаенләнә.
- Шәрәф һәм олугълыктыр, ягъни Кадер кичәсе бик шәрәфле — кадерле һәм бик кыйммәтле кичә.
- «Кысылу» мәгънәсендә. Бу шуны аңлата — Кадер кичәсендә Җиргә иңгән фәрештәләр шулкадәр күп булырлар ки, аларга Җир йөзе тар булып тоелыр.
Болар турында Аллаһы Тәгалә «Кадер» сүрәсендә тәфсилләп әйтә:
![]() |
Тәхкыйк, Без Коръәнне иңдердек Кадер кичендә. Сиңа Кадер киченең шәрәфәтен үә аның хикмәтен нәрсә белдерде? Кадер киченең савабы мең ай кылган гыйбадәттән артыграк. Кадер кичендә Җәбраил һәм башка фәрештәләр иңәрләр Аллаһның теләге илә һәр кешегә билгеләнгән берьеллык тәкъдир белән. Кадер кичендә намаз, Коръән укып рузә тоткан мөэминнәргә фәрештәләр Аллаһудан сәлам укырлар. Кадер киченең дәвамы, кояш баеганнан башлап, таң атканчыга кадәр[2]. | ![]() |
![]() Бу мәкалә Ислам турында |
Исламның 5 баганасы |
Шәһадәт – Намаз – Зәкят – Ураза – Хаҗ |
Кодси шәһәрләр |
Мәккә – Мәдинә – Кодүс |
Шәхесләр |
Мөхәммәд – Әбү Бәкер – Гали Госман – Гомәр |
Бәйрәмнәр |
Һиҗри Яңа ел – Ислам тәкъвиме Ураза бәйрәме |
Корбан – Гашура |
Кадер кичәсе |
Биналар |
Мәчет – Манара |
Михраб – Кәгъбә |
Дин әһелләре |
Имам – Мөәзин – Мулла – Мөфти |
Коръән һәм башка дини чыганаклар |
Коръән – Хәдис – Сөннәт |
Фикһ – Фәтва – Шәригать |
Мәзһәбләр |
Сөнни мәзһәбләр: Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый |
Башка юнәлешләр |
Шигыйчелек: Унике имамлык, Исмаилитлар, Зәйдиләр |
Мөгътазилиләр – Хариҗилык |
Рухи мәгънәсе[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
Кадер кичәсе төне мөселманнар өчен бик зур рухи әһәмияткә ия. Киләсе елга һәр кешенең язмышы билгеләнә торган төн дип санала. Дин тотучылар бу төнне Аллаһы Тәгалә кешеләрнең язмышына кагылышлы мөһим карарлар кабул итә, аларны күк китапларына язып бара дип саныйлар Шуңа күрә мөселманнар бу төнне догада, тәүбәдә һәм Коръән укып үткәрергә омтылалар, гөнаһлары кичерелүгә һәм Аллаһы Тәгаләнең рәхим-шәфкатен алуга өметләнәләр.
Кадер сүрәсе
Татар телендә:
![]() |
Әгүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. 1) Иннә әннзәлнәһу фии ләйләтил қадр. 2) Уә мәә әдракә мә ләйләтул қадр. 3) Ләйләтул кадри хайрумм-мин әлфи шәһр. 4) Тәнәззәлүл мәләәәә-икәту уәррууху фииһә би изни раббиһим минн кулли әмръ. 5) Сәләәмун һийә хәттә мәтъләгил фәҗр. |
![]() |
Татарча мәгънәсе:
![]() |
1) Хакыйкаттә, Без аны (Изге Коръәнне) Кадер кичәсендә иңдердек.
2) Кадер кичәсенең нәрсә икәнен син беләсеңме? 3) Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәктер. 4) Ул көндә фәрештәләр һәм Изге Рух (Җәбраил фәрештә), Раббыларының рөхсәте белән Аның әмерләрен үтәр өчен, бер-бер артлы җир йөзенә иңеп кенә торырлар. 5) Кадер кичәсе — ул иминлек кичәсе — таң ата башлаганга чаклы дәвам итәр[3] |
![]() |
Төп билгеләре
- Кадер кичәсендә якты булыр, эссе яки суык булмас.
- Ул төнне ай якты булыр.
- Җил уртача тизлектә исәp.
- Иманлы кешеләр ул төнне үзләрен аеруча тыныч hәм имин хис итәрләр.
- Әлеге кичтән соң кояш ай кебек түгәрәк булып чыгар[4].
Бәйрәм турында хәдисләр
![]() |
Кадер кичәсендә бер тәсбих "Сөбханаллаһ", бер тәхмид "Әлхәмдүлилләһи", бер тәһлил "Аллаһу Әкбәр" әйтүче минем янымда җиде йөз мең тәсбих вә тәһлил әйтүчедән кыйммәтледер[5] | ![]() |
![]() |
Кадер кичәсендә өч тапкыр «Ләә Иләәһе иллаллаһу» әйтүченең беренчесендә — гөнаһлары кичерелер, гафу ителер; икенчесендә — җәһәннәмнән котылыр; өченчесендә — җәннәткә керер[5] | ![]() |
![]() |
Кадер кичәсендә «Кадер» сүрәсен укыган кеше Коръән Кәримнең дүрттән берен укыган кебек булыр[5] | ![]() |
Вакыты
Кадер кичәсенең төгәл датасы билгесез, әмма традиция буенча ул Рамазан аеның соңгы ун төненең берсенә туры килә дип санала, ул Рамазан аеның 27 нче төне. Әмма бу төнне догаларда үткәрү мөмкинлеген югалтмас өчен, күп кенә мөселманнар Рамазанның соңгы ун төненең һәр көненә аерым игътибар бирергә тырышалар.
Гореф-гадәтләр
Мөселманнар бу кичтә Коръән укыйлар, өстәмә догалар кылалар (тәравих), гөнаһлары өчен гафу үтенәләр, үзләре һәм якыннары өчен хәер-фатиха сорыйлар.
Искәрмәләр
- ↑ Камил хәзрәт Сәмигуллин. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Кадер кичәсе уңаеннан мөрәҗәгате . dumrt.ru (20 май 2020).
- ↑ 1 2 Зәрия Вәлиева. Кадер киче – иң шәрәфле кичә . syuyumbike.ru (26 апрель 2022).
- ↑ Кадер сүрәсе. Татар хәрефләре белән укылышы . igelek.ru (29 апрель 2021).
- ↑ Кадер кичәсе . Өмет (16 май 2020).
- ↑ 1 2 3 Мөхәммәд хәзрәт Галләм. Кадер кичәсе . tat.nur.tatar (18 июль 2014).
Әдәбият
- Halim F. A. Legal Authority in Premodern Islam: Yahya B Sharaf Al-Nawawi in the Shafi’i School of Law (англ.). — Routledge. — ISBN 9781317749189.