Екатеринбург шәһәре көне

Екатеринбург шәһәре көне (рус. День города Екатеринбурга) — шәһәргә нигез салынуга багышланган массакүләм тантаналы чара, ел саен билгеләп үтелә. Тарихи нигезләнү датасы булып 1723 елның 7 (18) ноябре санала, ул Екатеринбург заводы эшли башлауга һәм шул ук исемдәге кирмән төзелүгә бәйле. 1987 елда бу көнне бәйрәм итүне җәйге чорга күчерәләр, шуннан бирле тантана августның өченче шимбәсендә уза.

Шәһәргә нигез салынган көн

Шулай ук карагыз: Екатеринбург

1721 елда Урал тау хакимияте җитәкчесе В.Н. Татищев катнашында Екатерина I хөрмәтенә аталган кирмәнгә һәм заводка нигез салына. 1722 елда төзелеш белән Татищевны хакимият җитәкчесе вазифасында алмаштырган Георг Вильгельм де Геннин җитәкчелек итә. 1723 елның 7 (18) ноябрендә Екатеринбург заводының тимер төйгеч чүкечен (рус. кричный молот) беренче тапкыр эшләтеп карыйлар, бу көн Уралның булачак башкаласына нигез салынуның рәсми көне буларак карала[1][2].

Төгәл датаны шәһәр нигезләнү вакыты белән туры китерү мәсъләсе бәхәсле булып кала. Н.С. Корепанов һәм В.А. Блинов фикеренчә, шәһәргә нигез салыну вакыты 1723 елның 1 (12) августы, ягъни тау хакимияте эшләрен Уктус заводыннан Исет елгасының уң ярындагы балчык йорт бинасына күчергән вакыт[3].

Тарихы

1973 елның 18 ноябрендә заманча форматта беренче тапкыр Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендә билгеләп үтәләр. Шул вакытта шәһәрнең 250 еллыгы хөрмәтенә шәһәр буасының аскы өлешендә Тарихи бакча ачыла һәм «Вакыт тартмасы» салына.

Бу көнне шәһәргә Ленин ордены тапшырыла һәм Яшьләр сарае ачыла. Бәйрәм чараларын үткәрүнең төп мәйданчыклары — «Космос» кино-концерт театры һәм филармония залы[4]. 1987 елда бәйрәм көнен җәйге чорга күчерәләр, шул вакыттан бирле тантана август аеның өченче шимбәсендә уздырыла[5][1].

1987—1988 елларда бәйрәмнең төп чаралары Тарихи бакчада иҗади коллективлар һәм башкаручыларның чыгышларыннан гыйбарәт. 1989 елда үзәк мәйданчыкны Тарихи бакчадагы Исет елгасы яр буена күчерәләр. Бу елны төп бәйрәм чарасы — «Уральское подворье» өлкә халык авыз иҗаты бәйрәме[1].

1990 елда Свердловск шәһәре көне милли бердәмлеккә багышлана, 1991 елда бәйрәмнең төп темасы — шәһәргә нигез салучылар В. Н. Татищев һәм В. де Геннин белән бәйле сәхнәләштерелгән тамашалар[1].

1992 елда бәйрәм программасы шәһәр тарихына һәм Петр I багышлана. 19931998 елларда Екатеринбург шәһәре көненең төп идеясе — «Шәһәр — безнең уртак йортыбыз». 1993 елда шәһәрнең 270 еллыгы билгеләп үтелә, бу елны шәһәр районнарына караган иҗади төркемнәрнең сәхнәләштерелгән йөрешен үткәрү гадәте барлыкка килә. 1994 елда шәһәр көненең девизы — «Семь Я»; шәһәр туйлары, җиде районның гаиләләре арасында бәйгеләр уздырыла. 1995 елда Бөек Җиңүнең 50 еллыгы һәм 1996 елда Россия флотының 300 еллыгы уңаеннан шәһәр көненә багышланган чаралар буыннар бәйләнешенә һәм ватанпәрвәрлек традицияләренә багышлана. 1997 елда бәйрәм көне иҗади төркемнәрнең чыгышларын карауга һәм киләсе 275 еллык юбилейга әзерлек була[1].

1998 елда шәһәр көненең 275 еллыгы бәйрәм ителә. Бәйрәмнең иң әһәмиятле вакыйгалары — В.Н. Татищева һәм В. де Геннинга һәйкәленең һәм Изге Екатерина часовнясының тантаналы ачылышы[1][5].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 6 День города / Гапонец О. А., Корнилов Г. Е. // Екатеринбург : Энциклопедия / баш мөхәррир Виктор Маслаков. — Екатеринбург : Академкнига нәшрияты, 2002. — С. 159. — 728 с. — 3900 экз. — ISBN 5-93472-068-6.
  2. Екатеринбург / Анимица Е. Г., Денисевич М. Н. // Урал тарихи энциклопедиясе / В.В. Алексеев. — 2 нче басма, эшкәртелгән һәм тулыландырылган. — Екатеринбург : Академкнига нәшрияты; Россия Фәннәр академиясенең Урал бүлеге, 2000. — С. 192—193. — 640 с. — 2000 экз. — ISBN 5-93472-019-8.
  3. Корепанов Н.С., Блинов В.А. Россия уртасында шәһәр : Мәдәни-тарихи очерклар. — Екатеринбург : «Сократ» нәшрияты, 2005. — С. 8—9. — 368 с. — (Урал: Тарих шәһәрләр йөзендә). — 18 000 экз. — ISBN 5-88664-236-6.
  4. Сила С. День города Екатеринбурга. Как мы отмечали и как будем отмечать День города. Необычный взгляд на день города. (рус.). nashural.ru. «Безнең Урал» туган якны өйрәнү фонды (ООО «Реал Рашн Экспедишн») (16 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2023.
  5. 1 2 Черных М. Неизвестный Свердловск: Игорь Николаев уже поздравлял жителей с Днём города 24 года назад (рус.). e1.ru. E1.ru (31 май 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 4 апрель 2023. Архивировано 4 апрель 2023 года.

Тема буенча өстәмә

Төркемнәр