Гарәфә көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Кадер кичәсе
Биналар
МәчетМанара
МихрабКәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык

Гарәфә көне (гарәп. يوم عرفة‎, рус. День А́рафат), — Ислам бәйрәме, мөселман ай календаре буенча 12 нче ай — Зөлхиҗҗәнең 9 нчы көнендә, Рамазан ае тәмамланып, якынча 70 көн узгач билгеләнә торган Хаҗның икенче көне[1]. Бу көнне Хаҗ кылучылар Мәккә янындагы Гарәфәт тавына баралар һәм аның итәгендә намаз укыйлар.

Гарәфә көне — Аллаһ көннәренең иң истәлеклесе. Ислам дине буенча, бу көнне кылган гамәлләр өчен мөселманнарга савап яки җәза күп тапкырлар, гөнаһларның авырлыгы да бу көнне берничә тапкырга арта.

Мөселманнар Гарәфә көнендә ураза тоталар, дога кылып, гөнаһларының ярлыкануын сорыйлар. Гөнаһтан пакь булган кеше, үзенең изге гамәлләре өчен, Кыямәт көнендә әҗерен ала. Гарәфә көнендә ураза тоту мөэминнәрне Аллаһка якынайта торган гамәлләрнең иң мөһиме санала. Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) әйтә[2]:

« قال رسول الله صلى الله عليه وسلم: صيام يوم عرفة أحتسب على الله أن يُكَفِّر السنة التي قبله، والسنة التي بعده (رواه مسلم)
Гарәфә көнендә ураза тоткан өчен, Аллаһы Раббыбыз үткән һәм киләсе елдагы гөнаһларыбызны гафу итәр, дип өметләнәм (Мөслим).
»

Гарәфәт тавында үткәргән вакыт — ислам һәм христиан традицияләрендә чагылыш тапкан җир йөзендәге беренче кешеләр — Адәм белән Һава турындагы риваять белән тыгыз бәйләнгән. Коръән буенча, Аллаһ Адәмне балчыктан, ә аның хатынын кабыргадан яраткан. Алар, шайтан вәсвәсәсенә бирелеп, тыелган җимеш ашаганнар һәм оҗмахтан куылганнар[3][4]. Җәннәттән куылгач, Адәм галәйһиссәлам Һиндстан җирләренә, Һава ана Гарәбстан ярымутравына төшерелә. Бер-берсен бик озак эзләгәннән соң, алар Мөздәлифә үзәнендә очрашалар. Мөздәлифә үзәне — шулай ук изге урын.

Мөселманнарда бу риваятьнең Гарәбстан ярымутравы белән бәйле географик аспектлары бар. Нәкъ менә Гарәфәт тавында Аллаһ Тәгалә бу көнне Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсен кабул иткән һәм аны кичергән була. Бу вакыйга истәлегенә, мөселманнар Хаҗның соңгы көне алдагысында Гарәфәт тавы итәгенә киләләр[5][6].

Гарәфәт көне ислам дине барлыкка килгәннән бирле билгеләп үтелә. Бу көнне барлык мөселман агымнары, шул исәптән сөнниләр һәм шигыйләр, искә алалар. Гарәфә көне Корбан бәйрәме алдыннан уза. Бу көнне хаҗилар Гарәфәт тавында басып торалар. Хаҗ кылмаучы мөселманнар аны ураза тотып һәм догалар укып уздырырга тиеш[7][8].

Паломники совершают молитвы в долине Арафат во время хаджа

Гарәфә көнендә Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә мактаныр: «Әй фәрешәләрем! Минем бәндәләремә карагыз! Түземле булып төрле тарафтан килделәр, малларын сарыф иттеләр, тәннәрен мәшәкатьләндерделәр. Гуаһ булыгыз! Тәхкыйк, Мин аларны ярлыкадым», — дияр[9].

Төп традиция — Гарәфәт тавында басып тору. Хаҗ кылучыларның барысы да бу урында баулырга тиеш, югыйсә аларның кылган Хаҗлары тулы булмый. Гарәфә көненә кадәр мөселманнар, тәһарәт алып, кызган кояш һәм эссегә карамастан, тау итәгенә киләләр, кояш чыкканнан баеганчыга кадәр догада булалар һәм вәгазьләр тыңлыйлар. Бу вакытта уй-фикерләргә игътибарлы, сүзләрне аңлап әйтү мөһим санала, чөнки Аллаһ — ишетүче[10].

Хаҗ кылучылар Мәдинә шәһәрендә

Нәкъ менә Гарәфә көнендә, Коръәндә әйтелгәнчә, алдагы һәм агымдагы ел өчен барлык гөнаһлар кичерелә[6][11]:


« Әй фәрештәләрем, колларым, миннән сорау өчен, төнгә кайттылар. Сез - шаһитларым, мин аларның теләк һәм өмет тулы ялваруларын кабул итәм, аларның начарлыкларын яхшылыкка булган шәфкатьлелегемә алыштырам. Мин аларга ни сорасалар, шуны бирәм һәм аларның бурычларын үз өстемә алам. »

Исламда, Гарәфә көненнән кала, Зөлхиҗҗә аеның беренче тугыз көненең һәркайсы изге санала, бу көннәрдә ураза тоту, хәер-садака өләшү — сөннәт. Бигрәк тә Гарәфә көнендә тотылган ураза ике ел буе кылган гөнаһларны ярлыкарга җитәрлек савап китерә.

  1. Али-заде, 2007
  2. Аккаев, Хасим День Арафат — самый памятный из дней Аллаха. Ислам в Евразии. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024. Архивировано из оригинала 8 гыйнвар 2014 года.
  3. День Арафа-2024: когда праздновать, значение и традиции одной из важнейших дат у мусульман. Sputnik Казахстан (21 май 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024.
  4. Ульяна Магадова. День Арафа-день, в котором Всевышний прощает все грехи. Республиканское информационное агентство Дагестана (15 июнь 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024.
  5. День Арафа в 2024 году: история и традиции. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024.
  6. 1 2 День Арафа: что можно и нельзя делать, традиции и история возникновения. РИА Новости. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024.
  7. ас-Суюти Дж. Аль-джами‘ ас-сагыр [Малый сборник]. — Бейрут: аль-Кутуб аль-‘ильмийя, 1990. — С. 316.
  8. Аляутдинов Ш. Курбан-байрам (Кратко). umma.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024. Архивировано 4 июль 2014 года.
  9. Ибарһим Шаһимәрдәнов. Гарәфә көненең дәрәҗәсе, мәгънәсе ун мең көнгә бер булып исәпләнер. www.tatar-today.ru (30 август 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 декабрь 2025.
  10. День Арафа – самый ценный день в году. muftyat.kz (27 май 2017).
  11. Арафа. ummatour.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 июль 2024.
рус телендә
башка телләрдә
  • ʿArafa / Венсинск, Арент Ян, Gibb H. A. R. // Encyclopaedia of Islam. 2nd ed : [англ.] : in 12 vol. / edited by H. A. R. Gibb; J. H. Kramers; E. Lévi-Provençal; J. Schacht[en]; B. Lewis & Ch. Pellat. Assisted by S. M. Stern (pp. 1—330), C. Dumont and R. M. Savory (pp. 321—1359). — Leiden : E.J. Brill, 1986. — Vol. 1. — P. 604.