Тәшрик көннәре

Istanbul, Hagia Sophia, Allah.jpg
Бу мәкалә Ислам турында
Исламның 5 баганасы
ШәһадәтНамазЗәкятУразаХаҗ
Кодси шәһәрләр
МәккәМәдинәКодүс
Шәхесләр
МөхәммәдӘбү БәкерГали
ГосманГомәр
Бәйрәмнәр
Һиҗри Яңа елИслам тәкъвиме
Ураза бәйрәме
КорбанГашура
Кадер кичәсе
Биналар
МәчетМанара
Мигъраб – Кәгъбә
Дин әһелләре
ИмамМөәзинМуллаМөфти
Коръән һәм башка дини чыганаклар
КоръәнХәдисСөннәт
ФикһФәтваШәригать
Мәзһәбләр
Сөнни мәзһәбләр:
Хәнәфи, Хәнбәли, Мәлики, Шәфигый
Башка юнәлешләр
Шигыйчелек: Унике имамлык,
Исмаилитлар, Зәйдиләр
МөгътазилиләрХариҗилык

Тәшрик көннәре (Тәкбир әт-тәшрик көннәре, гарәп. أيام التشريق‎, рус. Дни ат-Ташрик) — Корбан бәйрәменең дәвамы, мөселман ай календарендә соңгы айның 11-13 нче көннәрендә билгеләнә. Корбан чалу бәйрәме Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә була. Бу ай мөселманнарда мөбарәк ай санала, мөселманнар Хаҗ кылалар.

Бәйрәм датасы һәр ел өчен уникаль, 2025 елда ул 7 июньгә, 2026 елда 26–30 май көннәренә туры килә[1].

Асылы

Хаҗилар Мина үзәненә баралар, анда, Иблисне кыйнау символы буларак, өч баганага таш ыргыталар. Һәрбер баганага җидешәр таш ыргытыла. Моның символик мәгънәсе тирән: Аллаһы Тәгалә Ибраһим пәйгамбәргә, вәгъдәсе сәбәпле, үзенең Исмәгыйль исемле улын чалырга боерык бирә. Шул ук вакытта Ибраһим галәйһиссәламне дә, Исмәгыйль галәйһиссәламне дә шайтан котырта. Билгеле булганча, алар шайтанны таш белән куалар. Бүгенге көндә таш ыргыту мөселманнар өчен үзләренең нәфесенә каршы көрәшүне символлаштыра.

Шунда ук алар әт-Тәшрик көннәренең беренче төнен үткәрәләр, ә иртән күмәк намаз укыйлар, аннан соң тәкбир әйтәләр. Аннары тагын таш ыргытыла, ул өченче көнне дә дәвам итә.

Мөселманнар әт-Тәшрик көннәрендә Аллаһны зурлыйлар, аңа зикер итәләр. Мәгълүм булганча, биш көн дәвамында, ягъни Зөлхиҗҗә аеның 9, 10, 11, 12, 13 көннәрендә (Гарәфә көне, Корбан бәйрәме, Тәшрик көннәре), иртәнге намаздан башлап, икенде намазын кертеп, фарыз намазларыннан соң, сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә. Тәкбир әт-Тәшрик көнендә түбәндәге сүзләр әйтелергә тиешле: «Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһү вәллааһү әкбәр. Аллааһү әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Аның мәгънәсе: «Аллаһ бөек, Аллаһ бөек! Аллаһтан башка гыйбадәт кылырга, табынырга лаеклы һичбер илаһ (зат) юк һәм Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Барча мактаулар Аллаһка!». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән генә, пышылдап әйтәләр[2].

Искәрмәләр

  1. Ясмин Нуриева. Мусульманский календарь на 2026 год (рус.). m.islam-today.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 декабрь 2025.
  2. Нәрсә ул Тәкбир әт-Тәшрик? // rutube.ru, 23.12.2024

Әдәбият

  • Али-заде А. А. ИЭС/Аййам ат-Ташрик // Исламский энциклопедический словарь. — М. : Ансар, 2007. — С. 61. — ISBN 978-5-98443-025-8.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә