Халыкара биологик төрлелек көне

Халыкара биологик төрлелек көне ( БМО телләрендә: ингл. International Day for Biological Diversity, гарәп. اليوم الدولي للتنوع البيولوجي,исп. Día Internacional de la Diversidad Biológica, кыт. 生物多样性国际日, фр. Journée internationale de la diversité biologique; рус. Междунаро́дный день биологи́ческого разнообра́зия) — Берләшкән Милләтләр оешмасы химаясендә ел саен 22 майда билгеләп үтелә торган халыкара көн. БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан 1993 елдан дөнья җәмәгатьчелегенең, Җир шарындагы барлык тереклек формалары җыелмасын, төрләрне, экосистемаларны һәм генофондны да кертеп, биологик төрлелекне саклауның мөһимлеге турында хәбәрдарлыгын арттыру максатында гамәлгә ашырыла.

БМО Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителә (1994 елның 19 декабрендәге NO A/RES/49/119 резолюциясе)[1], башта 29 декабрьдә билгеләп үтелә, алга таба 22 майга күчерелә[2].

Тасвирлама

Биологик төрлелек — тере организмнарның, бактерияләрдән алып экосистемаларга кадәр, күптөрлелеге[3]. Биотөрлелек, яшәү өчен кирәкле бөтен нәрсәне (су, азык, тотрыклы климат, икътисадый үсеш һ.б.) тәэмин итеп, гомуми балансны саклый. Мәсәлән:

  • дөньякүләм тулаем эчке продуктның зур өлеше турыдан-туры табигать ресурсларына бәйле;
  • күп кешеләр өчен диңгез — яшәү өчен акча чыганагы;
  • үсемлекләр кеше туклануының 80 % тәшкил итә;
  • коры җир һәм океан экосистемалары «углерод йотучылар» кебек эшли[4][5].

Биотөрлелекнең югалуы ачлыкка, зоонозаларның артуына, климатның үзгәрүенә һәм башка нәтиҗәләргә китерергә мөмкин[6].

undefined

Биологик төрлелекне югалтуның төп сәбәпләре — кешенең актив хуҗалык эшчәнлеге, табигать ресурсларыннан рациональ файдаланмау[4][6], халыкның артуы, артык куллану, әйләнә-тирә мохитнең пычрануы[7].

Халыкара биологик төрлелек көненең максаты — җәмәгатьчелек игътибарын фауна һәм флораның юкка чыгу һәм кимү проблемаларына җәлеп итү[8][9].

ЮНЕСКО генераль директоры Одрэ Азуле[10]:

Безгә әйләнә-тирә табигать һәм бу планетада безнең белән бергә яшәгән җан ияләре белән үзара мөнәсәбәтләребез моделен тамырдан үзгәртергә, чынлап торып барыбыз өчен дә уртак дөньяны планлаштыра һәм төзи башларга кирәк.

Тарих

«Биологик төрлелек»  [рус.] термины 1970 елларда барлыкка килә[11], ун елдан соң гамәли һәм фундаменталь биология өлкәсендә киң кулланышка керә[12].

undefined

1992 елның 22 маенда Рио-де-Жанейрода Биологик төрлелек турында конвенция  [рус.][8] — биологик төрлелекне саклауга юнәлдерелгән халыкара хокукый документ[13] — кабул ителә һәм 1993 елның 29 декабрендә үз көченә керә[2]. 2025 елның маена документны 196 дәүләт ратификацияләгән[14].

Алга таба конвенциягә өстәп кБиокуркынычсызлык буенча Картахена беркетмәсе (2000), генетик ресурслардан файдалануны җайга салуның һәм алардан файдаланудан гадел һәм тигез нигездә бергәләп файдалануның Нагой беркетмәсе (2010), биокуркынычсызлык буенча Картахена беркетмәсенә җаваплылык һәм аны каплау турында Нагой-Куала-Лумпур өстәмә беркетмәсе (2010) кабул ителә[2].

1994 елның 19 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясе Халыкара биологик төрлелек көнен игълан итә һәм аны 29 декабрьдә (биологик төрлелек турында конвенция үз көченә кергән көнне) билгеләп үтәргә карар кыла[1].

2000 елның декабрендә Генассамблея бәйрәм итүне 22 майга (конвенциягә кул кую көненә) күчерә[15].

2015 елда дөнья лидерлары тотрыклы үсеш өлкәсендә 17 максат кабул итә (2030 елга кадәрге чорга кабул ителгән тотрыклы үсеш өлкәсе көн тәртибендә күрсәтелә), анда максатларның берсе итеп биотөрлелекне югалту процессын туктату бурычы куела[16].

2022 елның декабрендә 196 дәүләт биотөрлелекне саклау буенча Куньмин-Монреаль Глобаль программасын кабул итә[4]. Документта табигать ресурсларын тотрыклы файдалануга, биотөрлелекне саклауга, экосистемаларны торгызуга юнәлдерелгән 23 бурыч күрсәтелгән. Документны гамәлгә ашыру өчен дәүләтләргә биотөрлелекне саклау буенча Милли стратегияләр һәм эш планнарын булдыру таләп ителә[17].

2025 елда ел темасы итеп «Табигать белән гармония булып тотрыклы үсү» темасы сайлана. Берләшкән Милләтләр Оешмасының Генераль сәркатибе Антониу Гутерриш җитештерү һәм куллану өлкәсендәге карашларны үзгәртергә, шулай ук Куньмин—Монреаль глобаль программасын гамәлгә ашырырга чакыра:

«

Безгә тотрыклы яшәү чыганакларын хуплаучы һәм көчле “яшел” икътисад булдыруга юнәлдерелгән стратегияләр, норматив-хокукый актлар һәм башка төрле стимуллар кирәк

»

Ул субсидияләрне һәм башка матди ярдәмне экологик яктан чиста җитештерү проектларына гына бүлеп бирергә кирәк дип саный[18].

Традицияләр

Ел саен Халыкара биологик төрлелек көне темасы игълан ителә. БМО Генераль сәркатибе истәлекле дата уңаеннан юллама бастыра.

Бу көнне бөтен дөньяда төрле чаралар — әйләнә-тирә мохитне саклау буенча лекцияләр, экологик бәйрәмнәр, күргәзмәләр, сулыкларны чистарту, урманнарны җыештыру буенча акцияләр һ. б. үткәрелә[19].

Шулай ук Халыкара биологик төрлелек көненә багышланган махсус басмалар чыгарыла[2].

Көн темалары

  • 2002 — «Урманнар биотөрлелеге»[20].
  • 2003 — «Биотөрлелек һәм хәерчелеккә каршы көрәш — тотрыклы үсешкә чакыру»[2].
  • 2004 — «Биотөрлелек: һәркемгә азык-төлек, су һәм сәламәтлек».
  • 2005 — «Биотөрлелек: үзгәрүчән дөньяда тормышны иминиятләштерү».
  • 2006 — «Корылыклы районнарда биотөрлелекне яклау»[2].
  • 2007 — «Биотөрлелек һәм климат үзгәреше».
  • 2008 — «Биотөрлелек һәм авыл хуҗалыгы».
  • 2009 — «Инвазион төрләр».
  • 2010 — «Биотөрлелек для нужд развития и облегчения бремени нищеты»[2].
  • 2011 — «Урман биотөрлелеге».
  • 2012 — «Диңгез биотөрлелеге».
  • 2013 — «Су һәм биотөрлелек».
  • 2014 — «Утраулар биотөрлелеге».
  • 2015 — «Тотрыклы үсеш максатлары өчен биотөрлелек»[2].
  • 2016 — «Биотөрлелек тематикасын актуальләштерү, кешеләрнең тормышын һәм аларның яшәү чаралары чыганакларын тәэмин итү»[8].
  • 2017 — «Биотөрлелек һәм тотрыклы туризм».
  • 2018 — «Биотөрлелек өлкәсендәге эшчәнлекнең 25 еллыгын бәйрәм итү».
  • 2019 — «Биотөрлелегебез, азыгыбыз, сәламәтлегебез»[7].
  • 2020 — «Табигать өчен безнең карарлар».
  • 2021 — «Без — #ForNature чишелешенең өлеше».
  • 2022 — «Барлык тереклек өчен уртак киләчәк төзү»[2].
  • 2023 — «Килешүдән гамәлгә: биотөрлелекне торгызу».
  • 2024 — «Планның өлеше бул».
  • 2025 — «Табигать белән гармония булып тотрыклы үсү».

Бәйле даталар

  • Бөтендөнья кыргый табигать көне (3 март).
  • Халыкара урманнар көне (21 март).
  • Халыкара тропиклар көне (29 июнь).
  • Бөтендөнья диңгез көне (сентябрь азагы).
  • Бөтендөнья халыкларны саклау көне (4 октябрь).

Искәрмәләр

  1. 1 2 Document Viewer (рус.). docs.un.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  2. 1 2 3 4 5 6 7 8 9 International Day for Biological Diversity - 22 May. www.cbd.int (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  3. Биологическое разнообразие [неопр.]. www.who.int. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  4. 1 2 3 Что такое биоразнообразие и как его сохранить? ООН Женева. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  5. International Day for Biological Diversity | United Nations. 20 май 2025 тикшерелде.
  6. 1 2 Еле живая природа. По всей планете вымирают животные и растения. Чем это грозит человечеству? (2023-01-06). 20 май 2025 тикшерелде.
  7. 1 2 Зачем празднуют Международный день биологического разнообразия (2019-05-22). 20 май 2025 тикшерелде.
  8. 1 2 3 Международный день биологического разнообразия (2016-05-22). 20 май 2025 тикшерелде.
  9. Иван Обухов. Какой сегодня праздник: 22 мая – Международный день биологического разнообразия (2023-05-22). 20 май 2025 тикшерелде.
  10. Международный день биологического разнообразия. ЮНЕСКО. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  11. Власова Е. А. Содержание понятия о биологическом разнообразии в профильном курсе биологии. Ярославский педагогический вестник (2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  12. Биологическое разнообразие. 20 май 2025 тикшерелде.
  13. Конвенция о биологическом разнообразии (рус.). www.un.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  14. List of Parties. www.cbd.int. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  15. 55/201. Конвенция о биологическом разнообразии. unisdr.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  16. Международный день биологического разнообразия. ГКУ «Дирекция особо охраняемых природных территорий Санкт-Петербурга». Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.
  17. 22 мая: Международный день биологического разнообразия. 20 май 2025 тикшерелде.
  18. День биоразнообразия: в ООН призывают защитить миллион видов флоры и фауны. Новости ООН (22 май 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 15 гыйнвар 2026.
  19. Всемирный День биологического разнообразия в ГДМ (2002-12-21). 20 май 2025 тикшерелде.
  20. International Day for Biological Diversity - 22 May 2002. www.cbd.int (14 декабрь 2006). Мөрәҗәгать итү датасы: 20 май 2025.

Әдәбият

Тема буенча өстәмә