Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне
Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне | |
---|---|
Кабул ителгән | 1986 елның 23 июле |
Уздырылу урыны | Бөтен дөнья |
Үткәрелү көне | 23 июль |
Кагылышы | китларны коммерция максатларында тотуны тыю |
Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне (ингл. World Whale and Dolphin Day) — 1986 елда Халыкара кит аулау комиссиясе (ингл. International Whaling Commission — IWC) тарафыннан кабул ителгән экология көне. 1982 елның 23 июлендә IWC, 1985/1986 сезоныннан башлап китларны коммерция максатларында тотуны тыеп тавыш бирә, шушы көн истәлекле бәйрәм көне буларак игълан ителә[1][2].
Тыю үз көченә 1986 елның 19 февралендә керә. Шушы хөрмәттән, 19 февральдә тагы бер көн — Бөтендөнья китлар көне (ингл. World Whale Day) билгеләп үтелә башлый[3]. Бу башка диңгез имезүчеләр өчен яклау көне булып санала. Кайвакыт төрле илләрдән килгән экологик оешмалар бергәләп бу көнне юкка чыгу куркынычы астында булган имезүчеләрнең бер төрен саклауга багышлыйлар[4][5].
Тарихы
Халыкара китлар аулау комиссиясе (ингл. International Whaling Commission — IWC) 1986 ел календарендә яңа көн билгели[6]. 1982 елда, комиссия кит һәм дельфиннарны күпләп аулау нәтиҗәсендә килеп чыккан җитди экологик проблемалар турында хәбәр итә. Комиссия тәкъдимнәренә нигезләнеп, 1986 елның 23 июлендә кит авына катгый тыюлар кертелә. Шул вакыттан алып, дөньяда ел саен бу көн, су асты дөньясының уникаль вәкилләренә багышланып, Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көне буларак уздырыла[7][8].
«Фәнни максатларда китлар аулау»
IWC китларга сәнәгать авын тыйганнан соң, Япония, санкцияләр куркынычы белән, килешүгә кушылырга мәҗбүр була, ләкин «китларны фәнни максатларда аулау» хокукын саклап кала. 2007 елда 950 кит тотарга рөхсәт ителә, ягъни Япония көн саен өч кит тота. Шул елда Япония кит аулау флотилиясе флагманында «Ниссин-мару» янгын чыгу сәбәпле, «тикшеренү» максатларында 508 хайван гына үтерелә. Бу вакыйга нәтиҗәсендә Япония китларны кавышу сезонында тотуны яңартырга тәкъдим итә. Фәнни эш тәмамланганнан соң, хайван ите күбесенчә Япония рестораннарында пәйдә була. Шулай ук Япониядә бөкре китларга ауны дәвам итү планнары да юк түгел[9].
2010 елның 19 февралендә Австралия Премьер-Министры Кевин Радд Япониядән кит авы промыселын туктатуны таләп итә, Гаагадагы Халыкара Җинаять судында аңа каршы эш ачу белән кисәтә[10].
Россиядә
Ел саен активистлар һәм табигать саклау оешмалары, җәмәгатьчелекнең игътибарын диңгез имезүчеләре саны кимүгә бәйле проблемаларга юнәлтеп, митинглар, демонстрацияләр һәм җыелышлар үткәрәләр. Бу кит авына гына түгел, дельфиннарга һәм дельфинариумнарда һәм аквариумнарда асрала торган башка диңгез хайваннарына да кагыла, алар еш кына начар шартларда тотылалар[11].
Бөтендөнья китлар һәм дельфиннар көнендә Россия, диңгез имезүчеләрен саклау проблемаларына игътибарны җәлеп итү өчен, төрле чаралар үткәрә. Менә аларның кайберләре[12]:
- Бәйрәм экологик программалары. Мәсәлән, 2023 елның 23 июлендә Архангельск шәһәрендәге Төньяк диңгез музей каршындагы мәйданда бәйрәм оештырыла. Аның кысаларында Франц Иосиф Җире архипелагы картасына интерактив сәяхәт, викториналар, мастер-класслар һәм Михайлушка исемле поляр аю белән фотосессияләр уздырыла.
- 2023 елның августында «Эльдорадо» яхтасында узган экспедиция кебек мемориаль экспедицияләр уздырыла. Аның кысаларында Франц-Иосиф җире архипелагындагы мөһим урыннарда, шул исәптән Галля утравы һәм Тегетхофф боынына сәяхәт кылалар.
- Фәнни-практик конференцияләр, мәсәлән, «Франц Иосиф җире: 150 ел тикшеренү» конференциясе 2023 елның көзендә халыкара дәрәҗәдә уздырыла.
Искәрмәләр
- ↑ Brakes P., Simmonds M. P. Whales and Dolphins: Cognition, Culture, Conservation and Human Perceptions. — Routledge, 2013.анг--> — P. 42. — 256 p. — ISBN 9781317974697.
- Wayback Machine
- ↑ Halifax Discovery Centre celebrates 38th annual World Whale Day (ингл.). Global News. Дата обращения: 4 июль 2024. Архивировано 15 февраль 2020 года.
- ↑ Сегодня — День защиты китов и морских млекопитающих . Харьковские Известия (19 февраль 2013). Дата обращения: 20 февраль 2014. Архивировано из оригинала 24 февраль 2014 года.
- ↑ Всемирный день китов . РИА Новости (19 февраль 2013). Дата обращения: 20 февраль 2014. Архивировано 24 февраль 2014 года.
- ↑ Роман Паршинцев. Всемирный день китов и дельфинов: у берегов Чукотки летом собираются до 100 горбачей . mir24.tv. Мир24 (23 июль 2023). Дата обращения: 4 июль 2024.
- ↑ 23 июля — всемирный день китов и дельфинов . Экосфера (23 июль 2023). Дата обращения: 4 июль 2024.
- ↑ 23 июля, Всемирный день китов и дельфинов . smmplanner.com. Дата обращения: 4 июль 2024.
- ↑ Япония впервые за 20 лет не смогла выбрать квоту на промысел китов . РИА Новости (1 март 2007). Дата обращения: 13 август 2010. Архивировано 26 март 2012 года.
- Лента.ру (2010-02-19). 20 февраль 2010 тикшерелде.
- ↑ Всемирный день китов и дельфинов в 2024 году: история и традиции праздника . Комсомольская правда. Дата обращения: 4 июль 2024.
- ↑ Всемирный День китов и дельфинов отметят в Архангельске . Правда Севера. Дата обращения: 4 июль 2024.