Хайваннарны яклау көне
Хайваннар көне яки Хайваннарны яклау бөтендөнья көне (ингл. World Animal Day) — кешеләр игътибарын хайваннар проблемасына юнәлтергә чакырган халыкара көн. Ел саен 4 октябрь көнне билгеләнә.
Тарихы
- Беренче халыкара хайваннарны яклау көне 1925 елның 24 мартында уза. Кинолог Хайнрих Циммерман Берлин спорт сараенда оештырган чарада 5000 кеше катнаша. Чара башта әйләнә-тирә мохитне яклаучы изге Франциск Ассизский бәйрәм көне 4 октябрьга планлаштырылса, урын шул көнне арендага алына алмавы аркасында күчерелә.
- 4 октябрь көнендә чара беренче тапкыр 1929 елда үткәрелә.
- Рәсми халыкара танылу статусы 1931 елда Италиянең Флоренция шәһәрендә экологлар үткәргән Халыкара хайваннар хокукларын яклау конгрессы карары белән кабул ителә.
Фактлар
- Сәгать саен Җир йөзендә 3 төр хайван юкка чыга.
- Көн саен Җир йөзендә 70 төреннән артык фауна һәм флора вәкиле бетә.
- Иң борынгы илкүләм хайваннар көне Аргентинада 1908 елдан бирле үткәрелә (башта 2 апрель, 1926 елдан - 29 апрель).
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
- World Animal Day [ингл.]