Журналистларның халыкара теләктәшлек көне

Журналистларның халыкара теләктәшлек көне (ингл. International Day of Journalists' Solidarity, рус. Международный день солидарности журналистов) — журналистлар, хәбәрчеләр һәм репортерларның интернациональ теләктәшлек көне, бөтен планетада ел саен, 8 сентябрьдә, билгеләп үтелә[1].

Тарихы һәм бәйрәм итү

Журналистларның халыкара теләктәшлеге көне 1958 елда, дөньяда иң борынгы һәм иң эре интернациональ журналист берләшмәсе — Халыкара журналистлар оешмасының IV конгрессы карары белән билгеләнә[2].

Бу халыкара көнне уздыру датасы очраклы рәвештә генә сайланмаган. Нәкъ шул көнне, 1943 елда Берлинда, 1942 елның апрелендә гестапо тарафыннан кулга алынган Чехословакия журналисты, әдәби һәм театраль тәнкыйтьче, публицист, Чехословакия комммунистлар партиясе активисты Юлиус Фучик җәзалап үтерелә. Хәтта төрмәдә утырганда да Юлиус һөнәренә тугры калып «Муенда элмәк белән репортаж» (чех. Reportáž psaná na oprátce) китабын язарга өлгерә. Китабы өчен ул 1950 елда Халыкара Тынычлык премиясен казана.

Инде традиция буенча, журналистларның теләктәшлеге көнендә, бөтен планетада журналистларның дөньякүләм җыелышлары һәм конференцияләре уза. Бу профессиональ съездларда, дүртенче хакимият вәкилләре үзләренең журналистлык тәҗрибәләре белән уртаклашалар һәм хезмәтләре югары бәяләнгән хезмәттәшләрен бүләклиләр.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Международный день солидарности журналистов — 8 сентября. История и особенности праздника в проекте Календарь Праздников 2010. Календарь событий. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2024.
  2. 63 года исполняется сегодня Международной организации журналистов. Татар Информ (8 июнь 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 22 август 2024.

Тема буенча өстәмә