Россия Федерациясе таможня хезмәткәрләре көне

Россия Федерациясе таможня хезмәткәрләре көне (рус. День таможенника Российской Федерации) — һөнәри бәйрәм, һәр елны 25 октябрьдә билгеләп үтелә[1]. Советлар Берлеге таркалганнан соң, 1995 елның 4 августында Россия Федерациясенең беренче Президенты Борис Ельцинның «Россия Федерациясе таможня хезмәткәрләре көнен билгеләү турында» 811 номерлы фәрманы белән билгеләнә[2].

Тарихы

Россия таможнясы тарихы елъязмаларда Киев Русе белән башка илләр таможня мөнәсәбәтләре турында беренче тапкыр искә алулардан башлана һәм IX йөзгә карый (нәкъ менә шул вакытта, елъязма чыганаклар буенча, таможня салымы билгеле була). Әмма таможня, дәүләтнең башка илләр белән сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрен ныгыта торган бердәм дәүләт структурасы буларак, бары тик XVII гасырда гына барлыкка килә.

1653 елның 25 октябрендә патша Алексей I «Мәскәүдә һәм башка шәһәрләрдә товарлар өчен, нинди товарлардан һәм күпме күләмдә алынганлыгын күрсәтеп, таможня салымын алу турында» фәрман имзалый. Беренче тапкыр товарлар күчерүне тикшереп тору өчен таможня хезмәткәрләренең хокуклары һәм бурычлары канун белән беркетелә.

1667 елгы Яңа сәүдә уставы — тышкы сәүдә һәм таможня эше мәсьәләләрен җайга салган беренче канун акты. Анда беренче тапкыр сәүдә һәм таможня салымнарын бердәм нормага китерү документлаштырыла.

1718 елда «Коммерц-коллегия» учреждениесе оештырыла, аның карамагында таможня бурмистрлары хезмәте эшли. 1720 елдан бурмистрлар таможня идарәчеләре һәм тикшерүчеләре дип аталалар. «Коммерц-коллегия» 1784 елда ябыла, 1797 елда яңадан ачыла.

1802 елдан таможня эше Коммерция министрлыгына, 1811 елдан Финанслар министрлыгының Тышкы сәүдә департаментына карый. 1811 елда император Александр I Аурупа сәүдәсе буенча таможня идарәсен төзи, аның карамагына 11 таможня округы керә. 1864 елда Тышкы сәүдә департаменты Таможня җыемнары департаменты итеп үзгәртелә. Аның төп бурычы — таможня салымнарын җыюны тәэмин итү.

Департаментның вазифалары:

  • таможня округлары, таможнялар һәм дәүләт чиге аша товарлар үткәрүне һәм таможня салымнарының өлешчә җыелмасын тикшереп тора торган бүлекчәләр торышын тикшерү;
  • зур һәм кече, чик буе елгаларын һәм башка су юлларын, чик һәм яр буйлары урыннарын, шулай ук судноларга килеп туктау һәм бушату өчен уңайлы диңгез яр буйларын билгеләп, бөтен таможня юлы буйлап генераль һәм хосусый карталар төзү.

Аурупа чиге буйлап товарларны кертү һәм илдә җитештергән товарларны чит илләргә чыгару эшләре башкарыла. Диңгез сәүдәсе коры җирнекенә караганда өстенрәк була, әмма тимер юл челтәре үсеше нәтиҗәсендә коры җир сәүдәсе күбрәк кулланыла. Йөкләр күп очракта Балтыйк диңгезе аша үтә, шул ук вакытта көньяк диңгезләрнең сәүдә әһәмияте дә арта.

1868 елда Россия империясе Дәүләт Советы «Диңгез чик буе турындагы нигезләмә»не беркеткән карар чыгара. 1872 елда чик буе сакчыларының көчләрен ныгыту турында документлар кабул ителә һәм Балтыйк крейсер таможня флотилиясе төзелә.

Беренче бөтендөнья сугышы елларында (1914—1918) Россия таможня органнары эшчәнлеге сүлпәнәя, күпчелек таможнялар ябыла. 1917 елгы Бөек Октябрь инкыйлабы вакытында таможня хезмәте юкка чыга.

1918 елның 1 гыйнварында яңа хакимият тарафыннан Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы (алга таба РСФСР) Халык Комиссарлары Советының «Товарларны кертүгә һәм чыгаруга рөхсәт бирү тәртибе турында»гы карары гамәлгә керә, документка ярашлы Совет Республикасының таможня органнары бурычлары һәм функцияләре билгеләнә.

Россия Совет Федератив Социалистик Республикасы Халык Комиссарлары Советының 1918 елның 29 маендагы «Салымнар җыю һәм җирле таможня учреждениеләре эшчәнлеген җайга салу, Үзәк һәм җирле Совет хакимиятләренең хокукларын чикләү турында» декреты күрсәтмәләре нигезендә таможня салымы үзәк дәүләт хакимияте карамагына тапшырыла[3]. Таможня эше белән идарә итүне оештыру Финанс халык комиссариатының Таможня җыемнары департаментына йөкләнә.

1918 елның 29 июне декреты нигезендә Таможня җыемнары департаменты Таможня контроле баш идарәсе итеп үзгәртелә. Идарә Сәүдә һәм сәнәгать халык комиссариаты карамагында эшли, 1920 елда үзгәртеп корыла һәм аңа Тышкы сәүдә халык комиссариаты исеме бирелә. 1922 елның мартында сигез таможня округы һәм ике таможня участогы төзелә, аларга 134 таможня һәм 149 таможня посты керә.

1922 елда Аурупадан кайтару һәм читкә чыгару сәүдәсе буенча беренче совет таможня тарифлары раслана. 1924 елда Совет Социалистик Республикалар Берлегенең (алга таба ССРБ) Таможня уставы кабул ителә. Документ илнең бөтен җирлегендә таможня эше белән идарә итү системасын һәм таможня органнары структурасын беркетә.1920-1930 еллар чигендә икътисад белән идарә итүнең такымлы һәм вак буржуаз өслүбе көчәя, дәүләт монополиясе принцибы ныгый, тышкы сәүдә элемтәләрендә катнашучыларның саны кими, таможня контроле тышкы икътисади эшчәнлекне җайга салуда ярдәмче корал була.

1964 елгы Таможня кануннарының системалаштырылган җыентыгы (рус. Таможенный кодекс) нигезендә таможня Совет Социалистик Республикалар Берлегенең Тышкы сәүдә министрлыгы буйсынуына күчә. 1986 елда Министрлар Советы карары белән ССРБ Тышкы сәүдә министрлыгы карамагындагы Баш таможня идарәсе базасында ССРБ Министрлар Советы карамагында Дәүләт таможня тикшерүенең Баш идарәсе оештырыла.

1991 елның 25 октябрендә РСФСР Президенты фәрманы нигезендә Россия дәүләт таможня комитеты төзелә, Россия Федерациясе Президентының 2004 елның 9 марты фәрманы нигезендә Федераль таможня хезмәте итеп үзгәртелә. Таможня турыдан-туры Россия Федерациясе Хөкүмәтенә буйсына, Финанслар министрлыгы карамагында.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 23 апрелендәге Карары белән расланган Федераль таможня хезмәте турындагы Нигезләмәгә ярашлы Федераль таможня хезмәте федераль башкарма хакимият органы булып тора. Ул түбәндәге функцияләрне башкара:

  • тарифсыз һәм техник җайга салуны, товарларны чит илгә чыгаруны тикшерү чараларының һәм шулай ук хәрби билгеләнештәге чараларның үтәлешен тәэмин итү;
  • Россия Федерациясе дәүләт чиге аша уздыру пунктларында транспортларны тикшерү;
  • нурланыш тикшерүе уздыру;
  • пестицидлар, агрохимикатлар һәм федераль дәүләт ветеринария күзәтчелеге өлкәсендә санитария-карантин, фитосанитария һәм федераль дәүләт тикшерүен (күзәтчелеген) үткәрү;
  • Россия Федерациясе таможня органнары вазифаларына кертелгән җинаятьләрне һәм административ хокук бозуларны ачыклау, кисәтү һәм булдырмау.

Россия таможня хезмәте дөньяда иң эре органнарның берсе. 2023 елның июленә булган мәгълүматлар буенча, таможня органнары структурасына сигез төбәк таможня идарәсе, дүрт махсуслаштырылган таможня идарәсе, карамагында 431 таможня посты булган 66 таможня керә. Якын һәм ерак чит илләрнең 20 илендә Россиянең Федераль таможня хезмәте вәкилләре бар.

2022 елда Россия Федерациясе Федераль таможня хезмәте федераль бюджетка 6,2 триллион сум акча күчерә. Бу 2021 елга караганда 13,4 % ка кимрәк. Товарларны керткәндәге керем — 3,3 триллион сум, товарларны чыгарганда бюджет керемнәре — 2,7 триллион, башка табышлар — 0,2 триллион сумны тәшкил итә. 2023 елның сигез ае эчендә Россия бюджетына Федераль таможня хезмәте дүрт триллион сум күчерә.

2022 елда Россиянең төп сәүдә партнерлары — Кытай, Төркия, Нидерланд, Алмания, Белоруссия. Россия-Кытай товар әйләнеше 28 % ка, Төркия — 84 % ка, Белоруссия белән 10 % ка арта (50 миллиард долларга кадәр). Яңалык булып параллель импорт тора, әмма аның өлеше зур түгел. Әлеге механизм эшли башлаганнан бирле Россия Федерациясенә якынча 20 миллиард долларлык продукция китерелә (автомобильләр, станоклар һәм җиһазлар).

2020 елның 23 маенда Россия Федерациясе Хөкүмәтенең карары белән расланган 2030 елга кадәр Россия Федерациясе таможня хезмәте үсеше стратегиясе нигезендә, аның төп максаты халыкара сәүдә үсешенә ярдәм итү, товар әйләнеше һәм чимал булмаган товарларны чит илдән кертү үсешенә ярдәм итү, илнең милли иминлеген, таможня түләүләрен алуның тулылыгын һәм дөреслеген тәэмин итү, тышкы икътисади эшчәнлекнең кануннарга таянып эшләүче катнашучылары өчен көндәшлек өстенлекләре булдыру. Федераль таможня хезмәтенең стратегик максаты — 2030 елга сыйфат ягыннан яңа, «ясалма интеллект» белән баетылган, тиз көйләнә торган, эчке һәм тышкы партнерлар белән мәгълүмати бәйләнешле һәм дәүләт өчен нәтиҗәле булган сыйфатлы «акыллы» таможня хезмәте формалаштыру.

Котлаулар

« Хезмәткәрләрне һәм ветераннарны һөнәри бәйрәмнәре - Таможня көне белән котлыйм. Узган 11 ел эчендә Россия Федераль таможня хезмәте илнең икътисади иминлеген ныгытуга һәм милли мәнфәгатьләрен яклауга лаеклы өлеш кертте. Бүген хезмәт хаклы рәвештә тышкы сәүдәне дәүләт тарафыннан җайга салуның, бюджет керемнәрен тулыландыруның нәтиҗәле механизмнарының берсе булып тора.
»

Бәйрәм итү

Таможня хезмәткәрләре көне — бу дәүләт идарәсе тармагына катнашу булган барлык кешеләрнең һөнәри бәйрәме. Алар — инспекторлар, аналитиклар, оператив-эзләү бүлеге хезмәткәрләре һәм чит илләргә яшерен рәвештә товарларны чыгаручылар белән көрәш өчен җаваплы хезмәткәрләр.

Бәйрәм көне тантаналы чаралар белән билгеләп үтелә. Алар вакытында иң яхшы хезмәткәрләргә «Россия Федерациясенең атказанган таможня хезмәткәре» дигән мактаулы исем тапшырыла.

Шулай ук гыйнвар аенда Халыкара таможня хезмәткәрләре көне (ингл. International Customs Dayрус. Международный день таможенника) бәйрәм ителә. Әлеге датаны Бөтендөнья таможня оешмасына нигез салынган көн дип тә атарга мөмкин, чөнки нәкъ бу көнне 1953 елда аның беренче сессиясе уздырыла.

Һөнәрнең үзенчәлекләре

«Таможня» төрки-монгол сүзеннән барлыкка килгән. Монгол-татар изүе заманында «тамга» дип төрле товарларга куела торган мөһерне, вакытлар узу белән товарлар бәясенә кертелгән салымны да шулай атыйлар. Соңрак әлеге атаманы җыем сүзен әйткәндә кулланалар, аларны җыя торган урынны таможня дип исемлиләр.

Монголлар чорына кадәр таможня хезмәткәрләре була, әмма алар салым җыючы (мытарь, мытчики) исемен йөртә[4].

Таможня хезмәткәренең төп бурычлары:

  • ил чиге аша үтүче затларны һәм йөкләрне, паспорт һәм башка документларны тикшерү;
  • кануннарны бозу очракларын өйрәнү һәм аларны булдырмау буенча чаралар үткәрү;
  • илгә кертү яисә чыгару тыелган товарларны табу;
  • конфискацияләнгән йөкләрне рәсмиләштерү, исәпкә алу, саклау[5].

Эш урыннары

Таможня хезмәткәрләре аэропортларда, автотранспорт һәм тимер юллары аша үткәрү пунктларында, елга һәм диңгез портларында хезмәт итәләр. Еш кына алар товарларны сатканда-алганда арадашчы һәм тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсе буенча эксперт вазифаларын башкаралар.

Кызыклы фактлар

  1. 2023 елгы мәгълүматлар буенча, Россия таможня хезмәтендә 70 000 кеше исәпләнә.
  2. Айга Аполлон 11 галәм корабында очкан космонавтлар җиргә кайтканда таможня аша узарга тиеш булалар. Бу айдан ташлар һәм табигый полиминераль агрегатларны декларацияләү өчен кирәк.
  3. 1985 елда Перу таможнясында Экватордан китерелгән бал партиясе туктатыла. Тикшерү вакытында балга кокаин кушылганлыгы билгеле була. Әмма аны кешеләр түгел, Кока куаклы үсемлеге үскән кырлардан бал кортларының серкә җыюы нәтиҗәсендә килеп чыкканлыгы ачыклана.
  4. Урта гасырларда Чехиядә торак пункт шәһәр җирлеге статусына ия булсын өчен, анда мөстәкыйль хөкем йорты, сыра кайнату урыны һәм таможня булырга тиеш.
  5. Франциядән Америка Кушма Штатларына очучы хатын-кыз таможнядан үткәндә, букчасындагы алма өчен тоткарлана. Америка Кушма Штатларында чит ил дәүләтләреннән кертелгән җиләк-җимеш декларацияләнергә тиеш, шуңа күрә букчадагы алма санкцияләнмәгән товар булып санала һәм аның өчен штраф түләргә туры килә.
  6. Беренче таможня посты булып борынгы Пальмира тирәсендә урнашкан урын тора. Бу урында археологлар чик аша чыгарганда һәм керткәндә салым салынган товарларның ташка уеп язылган исемлеген табалар[6].

Әдәбият

  1. Боков К. И. Становление и развитие таможенного дела и таможенного законодательства в России в XIX — начале XX века : монография / К. И. Боков. — М. : Проспект, 2014. — 281 С.

Тема буенча өстәмә