Халыкара хәйриячелек көне
Халыкара хәйриячелек көне | |
---|---|
Кабул ителгән | 2012 ел |
Уздырылу урыны | барлык илләрдә |
Үткәрелү көне | 5 сентябрь |
Кагылышы | БМО Генераль Ассамблеясенең A/RES/67/105 номерлы резолюциясе белән билгеләнгән 2013 елның 7 марты) |
Халыкара хәйриячелек көне (ингл. International Day of Charity, рус. Международный день благотворительности) — ел саен 5 сентябрьдә билгеләп үтелә.
Көннең максаты — хәйрия фондларының, битараф булмаган гражданнарның, иҗтимагый оешмаларның һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләренең, социаль әһәмиятле проектларны гамәлгә ашыра торган социаль җаваплы бизнесның хәерчелекне һәм аеруча кискен гуманитар кризисларны җиңүгә керткән өлешенә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, аларның эшләрен бәяләү, волонтерлык һәм хәйрия эшчәнлегендә катнашу өчен мобилизацияләү.
БМО фикеренчә, дөньяның барлык илләрендә хәерчелекне бетерергә ярдәм итә торган хәйриячелек һәм мохтаҗларга теләктәшлек күрсәтү төрле мәдәният, дин һәм цивилизация кешеләре арасында диалог урнаштырырга ярдәм итә[1].
Бу көнне оештыру инициативасы белән Тереза Калькуттская (1910-1997) вафатына багышлана. Танылган миссионер һәм католик чиркәве рухание ярты гасыр дәвамында ярлыларга, авыру һәм ятимнәргә хезмәт күрсәтә, башта Һиндстанда, аннары башка илләрдә хәйрия эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Үзенең фидакарьлеге өчен Тереза-ана дөньяда танылуга ирешә, ә 1979 елда «Мохтаҗларга ярдәм итү эшчәнлеге өчен» Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты була. 2016 елда католик чиркәве аны изгеләр рәтенә кертә[2] һәм 5 сентябрьдә католиклар Тереза ананы искә алу көнен, ә бөтен дөнья — хәйрия көнен билгеләп үтә башлый. Бәйрәм БМО инициативасы белән 2012 елда гамәлгә куела.
2015 елның сентябрендә БМО әгъзалары булган дәүләтләр 2030 елга кадәр тотрыклы үсеш өлкәсендә көн тәртибен кабул итәләр. Анда гражданнарны җәлеп итүнең мөһимлеген ассызыклаучы 17 максат бар[3].
Бу 17 максат төп алты өлкәне үз эченә ала: абруй, кешеләр, планета, муллык, гадел хөкем, партнерлык. Алар кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртүгә һәм планетабызны яклауга юнәлтелгән. Моңа заманның глобаль проблемаларын хәл итү, шулай ук хәйрия оешмалары өчен шартлар тудыру буенча күмәк тырышлыкларны активлаштыру юлы белән ирешергә мөмкин[4].
Хәйриячелекнең асылы
Хәтта бүген дә, заманча технологияләр һәм даими үсеш дөньясында, хәерчелек, социаль, икътисадый һәм техноген катастрофалар нәтиҗәсе буларак, икътисадый, социаль һәм мәдәни үсеш дәрәҗәсенә карамастан, барлык илләрдә дә саклана.
Хәйриячелек әлеге авыр кризисларның нәтиҗәләрен җиңәргә ярдәм итә, дәүләтнең сәламәтлек саклау, мәгариф, торак төзелеше һәм халыкны яклау өлкәсендәге эшчәнлеген тулыландыра. Ул шулай ук мәдәният, фән, спорт үсешенә ярдәм итә һәм табигатьне саклауны тәэмин итә.
Хәйриячелек ирекле, иҗтимагый мөһим мәсьәләләргә юнәлтелгән һәм керем алуны максат итеп куймый. Шул ук вакытта ресурслар сыйфатында акча һәм материал ресурслар, кешеләрнең энергиясе һәм сәләте кулланыла. Хәйриячелек мохтаҗларга ярдәм итүгә генә түгел, тарихи биналарны һәм храмнарны торгызуга ярдәм итү, мәгариф һәм дәвалау учреждениеләрен җиһазландыру һәм башка бик күп өлкәләрне үз эченә ала.
Билгеле хәйриячеләр турында
Россиядә мәдәниятне, фәнне һәм сәнгатьне үстерүгә танылган меценатлар һәм хәйриячеләр: граф Шереметев, Павел Третьяков, Савва Мамонтов, Павел Демидов һәм башкалар бәяләп бетергесез өлеш керткәннәр. Мәсәлән, атаклы галим Альберт Эйнштейн үз автографларын 1 долларга тараткан, һәм җыелган акчаларны хәйрия фондына тапшыра торган булган. Француз дин эшлеклесе — сестра Эммануэль (1908-2008) Төркиядә, Тунис, Мисырда католик миссияләр каршындагы мәктәпләрдә ярлы балаларга белем бирә, ярлы кварталларда мәктәпләр, балалар бакчалары һәм табибханәләр төзи. Пакистанлы Абдул Саттар Эдхи (1928-2016) 1948 елда ирекле ашыгыч ярдәм хезмәтен оештыра, ул үз эченә ашыгыч ярдәм белән бергә бушлай диспансеризация, ятимнәр йорты һәм наркоманнарны реабилитацияләү үзәкләрен дә ала. Microsoft компаниясенә нигез салучы Билл Гейтс шулай ук иң танылган хәйриячеләрнең берсе. 2000 елда ул хатыны белән бергә дөньяда иң зур Bill & Melinda Gates Foundation хәйрия фондын булдыра, фонд мәгариф, сәламәтлек саклау һәм хәерчелеккә каршы көрәш мәсьәләләрен чишәргә ярдәм итә[1].
Хәйрия белән күп кенә сәнгать эшлеклеләре, эшкуарлар, төрле илләрнең хакимнәре һәм гади гражданнары шөгыльләнә. Мәсәлән, актерлар Константин Хабенский яман шеш авырулы балалар өчен хәйрия фондын оештыра. Гоша Куценко — «Адымны бергәләп» балалар церебраль параличы белән авыручыларга ярдәм итү фонды, Евгений Миронов, Игорь Верник һәм Мария Миронова 2008 елда сәнгать эшлеклеләренә ярдәм итү өчен «Артист» хәйрия фондын гамәлгә куялар. Кинорежиссер Тимур Бекмамбетов «Көнбагыш» иммунитеты бозылган балаларга ярдәм итү хәйрия фондын оештыра. Дирижер Владимир Спиваков Халыкара хәйрия фондын гамәлгә куя, күп кенә сәләтле яшь музыкантлар аның стипендиаты була. Топ-модель Наталья Водянованың «Ачык йөрәкләр» фонды Россиянең 68 шәһәренә 100 дән артык уен мәйданчыгы һәм парклар бүләк итә[1].
Статистика
- 2021 ел тикшеренүләре нигезендә, Россиядә һәр унынчы россияле даими рәвештә кемгә дә булса акчалата ярдәм күрсәтә[5].
- БМО мәгълүматларына караганда, бүгенге көндә планета халкының 10 % ка якыны (ә бу якынча 700 млн кеше) кискен хәерчелек шартларында яши.
Шулай ук карагыз
«Ярдәм-Помощь» гомуммилли хәйрия фонды
Искәрмәләр
- ↑ 1,0 1,1 1,2 Международный день благотворительности . www.calend.ru. Дата обращения: 6 сентябрь 2024.
- ↑ Международный день благотворительности . РИА (5 сентябрь 2023). Дата обращения: 6 сентябрь 2024.
- ↑ Повестка дня в области устойчивого развития . www.un.org (25 сентябрь 2015). Дата обращения: 6 сентябрь 2024.
- ↑ Повестка дня в области устойчивого развития . www.un.org (25 сентябрь 2015). Дата обращения: 6 сентябрь 2024.
- ↑ 5нче сентябрь – халыкара хәйрия көне . Көмеш кыңгырау (5 сентябрь 2024). Дата обращения: 9 сентябрь 2024.