Кушылу көне

Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясенә кушылуы (икенче төрле Яңа төбәкләрнең Россиягә кушылуы, рус. День воссоединения Донецкой Народной Республики, Луганской Народной Республики, Запорожской области и Херсонской области с Российской Федерацией; День воссоединения новых регионов с Россией) — Россиянең хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталарының берсе. 2023 елда Россия Федерациясе Президенты Указы белән билгеләнгән. 30 сентябрьдә билгеләп үтелә, эш көне булып тора[1].

Бәйрәм тарихы

2022 елның 21 февралендә Россия Донецк һәм Луганск халык республикаларының (ДХР һәм ЛХР) бәйсезлеген таный[2]. 2014 елдан үзбилгеләнү хокукы өчен көрәш алып барган ДХР һәм ЛХР Россиягә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Бу үтенечкә җавап итеп, 2022 елның 24 февралендә РФ Хәрби Көчләре Украинада махсус хәрби операция (СВО) башлый[3]. Хәрби хәрәкәтләр барышында Россия гаскәрләре Запорожье[4] һәм Херсон өлкәләре[5] территорияләренең шактый өлешен контрольгә ала. Анда хәрби-гражданнар администрацияләре оештырыла.

2022 елның 23-27 сентябрендә ДХР, ЛХР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә бу төбәкләрнең Россия составына керүе турында референдумнар уза. Бюллетеньнәрдә бер генә сорау бирелә. Донецк һәм Луганск халык республикалары халкыннан Республиканың Россия Федерациясе субъекты хокукларында Россия Федерациясе составына керүен хуплап-хупламаулары, ә Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә яшәүчеләрдән өлкәләрнең, Украина составыннан чыгып, бәйсез дәүләт төзүенә һәм Россия Федерациясе составына керүенә каршы булып-булмаулары турында сорала[6]. 2020 елдан дәүләт теле рус теле булган Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасындагы бюллетеньнәр рус телендә, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә — украин һәм рус телләрендә басыла. Сайлау нәтиҗәләре һәр төбәктә сайлауга килүчеләрнең 50% тан артык булуын күрсәтә; тавыш бирүчеләрнең күпчелеге Россия Федерациясенә кушылуны яклап тавыш бирә[7].

2022 елның 28 сентябрендә, референдум нәтиҗәләре буенча, Донецк халык республикасы һәм Луганск халык республикасы лидерлары Денис Пушилин һәм Леонид Пасечник, шулай ук Запорожье һәм Херсон өлкәләре башлыклары Евгений Балицкий һәм Владимир Сальдо Россия президенты Владимир Путинга төбәкләрне Россия Федерациянең яңа субъектлары сыйфатында кабул итүен сорап мөрәҗәгать итәләр[8].

2022 елның 29 сентябрендә РФ президенты Владимир Путин Запорожье һәм Херсон өлкәләренең бәйсезлеген тану турындагы указларга кул куя[9].

2022 елның 30 сентябрендә Россия президенты Владимир Путин ДХР, ЛНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләрнең РФ составына керүе турындагы килешүләргә кул куя[10].

3 октябрьдә документлар ратификацияләнә, 5 октябрьдә үз көченә кергән тиешле федераль конституцион законнар имзалана[11].

Канун кабул итү

2023 елның 12 сентябрендә Россия президенты В.В. Путин Дәүләт Думасына 30 сентябрьдә Донецк халык республикасы, Луганск халык республикасы, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең Россия Федерациясе белән яңадан кушылу көнен билгеләү турында проект кертә. Әлеге проект Россиянең Хәрби дан һәм истәлекле көннәрен бәйрәм итү турындагы Федераль законга үзгәрешләр кертүне күздә тота[12].

Инициатива яңа регионнарда, Россиягә кушылганнан соң беренче тапкыр узган төбәк парламентлары депутатларын сайлауның бердәм көненнән соң (8-10 сентябрь) барлыкка килә. 2023 елның 29 маенда федераль законнарга сугыш хәле гамәлдә булган территорияләрдә сайлаулар уздыру мөмкинлеген күздә тоткан үзгәрешләр кертелгәннән соң, сайлаулар законлы төс ал[13]а. Сайлауларга килгән гражданнарның күрсәткечләре яңа төбәкләрдә, дошман каршылык күрсәтергә тырышса да, ил буенча югары була[14].

2023 елның 19 сентябрендә РФ дәүләт Думасы «Россиянең хәрби дан һәм истәлекле даталарын бәйрәм итү турында»гы 1995 елның 13 мартындагы 32-ФЗ номерлы Федераль законның 1 маддәсенә үзгәрешләр кертә. Карарны барлык фракцияләр дә бертавыштан хуплый. 30 сентябрь Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожье өлкәсе һәм Херсон өлкәсенең Россия Федерациясенә кушылу көне дип игълан ителә[15].

Искәрмәләр

  1. 30 сентября в России будет отмечаться День воссоединения России и ДНР, ЛНР, Запорожской и Херсонской областей. Государственная Дума Федерального собрания Российской Федерации (19 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  2. Путин подписал указы о признании независимости ЛНР и ДНР. Известия (21 февраль 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  3. Военная операция на Украине. Хроника. Interfax. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  4. Запорожская область скоро вольется в семью народов России, заявил глава ВГА. РИА новости (12 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  5. Администрация Херсонской области: Регион никогда не вернется в состав Украины. Российская газета (11 июнь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  6. Что известно о референдумах в ДНР, ЛНР и освобожденных областях Украины о вхождении в РФ. ТАСС (23 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  7. Референдумы в ДНР, ЛНР, Херсонской и Запорожской областях. Главное. РБК (29 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  8. Власти Херсонской области обратились к Путину с просьбой о присоединении к РФ. Известия (28 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  9. Владимир Путин подписал указы о признании независимыми Херсонской и Запорожской областей. Ведомости (30 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  10. Путин: выбор людей на новых территориях - их неотъемлемое право, закрепленное в Уставе ООН. ТАСС (30 сентябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  11. Путин подписал законы о принятии ДНР, ЛНР, Запорожья и Херсона в Россию. ТАСС (5 октябрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  12. Путин внёс в ГД проект об установлении Дня воссоединения России и новых регионов. Russia Today (12 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  13. Организация выборов в новых регионах в 2023 году. ТАСС (8 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.
  14. Явка на выборах в заксобрания новых регионов стала одной из самых высоких в России. Ведомости (11 сентябрь 2023).
  15. ГД приняла закон об установлении Дня воссоединения новых регионов с Россией. Russia Today (19 сентябрь 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 сентябрь 2023.

Тема буенча өстәмә