Бөтендөнья Хабитат көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья Хабитат көне
Әһәмияте кешелек игътибарын торак пунктлардагы яшәү шартларына юнәлтү
Кабул ителгән 17 декабрь 1985 ел
Оештыручы «Торак пунктлар буенча комиссия»
Дата октябрьнең беренче дүшәмбесе

Бөтендөнья Хабитат көне (рус. Всемирный день Хабитат, ингл. World Habitat Day, исп. Día Mundial del Hábitat , фр. Journée mondiale de l'habitat, гарәп. اليوم العالمي للموئل‎, кыт. 世界人居日) торак пунктларда яшәү шартларына багышланган (лат. habitabilis — яшәү өчен яраклы; кеше яши торган). Ул шәһәрләрнең бүгенге хәленә һәм планетада зур темплар белән барган урбанизация процессына бәя бирү максатыннан ел саен уздырыла. 1986 елдан октябрьнең беренче дүшәмбесендә билгеләнә. БМО Генераль Ассамблеясенең 40 нчы сессиясендә (Резолюция № A/RES/40/202, 1985 елның 17 декабре). «Торак пунктлар буенча комиссия» тәкъдиме нигезендә гамәлгә куела.

Ел саен бу көндә БМО һәм «Хабитат — БМОның торак пунктлар проблемасы буенча программасы» дөньяның бер шәһәрендә рәсми чараларын уздыра. 2006 елда, Хабитат конференциясен уздыруга 30 ел булу уңаеннан, бу чаралар ике шәһәрдә  — Неаполь һәм Казанда уздырыла[1].

Хабитат премиясе

1985 елда «Бөтендөнья Хабитат премиясе» оештырыла. Ел саен үткәрелә торган конкурс нәтиҗәсендә, торакка ихтыяҗны канәгатьләндерүгә юнәлдерелгән новаторлык һәм практик проектлар өчен ике премия каралган: берсе — төньяк, икенчесе көньяк ярымшар өчен. Премияләр лауреатларга Бөтендөнья Хабитат көне уңаеннан оештырылган махсус тантанада тапшырыла.

2006 елда Казанда узган бәйрәм чаралары вакытында БМО Генераль сәркатибе Форумда катнашучыларга Бөтендөнья Хабитат көне уңаеннан Кофи Аннанның мөрәҗәгатен дә ирештерәләр. Генераль сәркатип анда җир шарындагы урбанизация проблемасына туктала:

« Шәһәрләр үсеше миграция белән тыгыз бәйләнгән. Урбанизация зур темплар белән үсә. Фаразларга караганда 2050 елга планета халкының 23 өлеше (6 млрд. кеше) шәһәрләрдә яшәячәк. Кешеләр фәкыйрьлектән, хокуксызлыктан качып, яки яңа тормыш кору омтылышы белән шәһәргә килә. Бүгенге көндә калада яшәүче һәр 3 кешенең берсе тузган торакларда гомер кичерә. Җир шарының көньягындагы Дакар, Джакарта, Рио де Жанейро кебек мегаполислар мигрантларны торак белән тәэмин итә алмый. Әлеге проблемалар агымдагы елның июнь аенда Ванкуверда (Канада) узган шәһәрләрнең Бөтендөнья форумы сессиясендә күтәрелгән иде. Анда БМО әгъзалары булган дәүләтләрнең төрле оешмалар белән дөньяда урбанизация һәм шәһәрләр үсешен тотрыкландыру юнәлешендәге тәкъдимнәре каралган. »

Кофи Аннан мөрәҗәгатендә 21 нче гасырда кешелек алдында торган шушы мәсьәләне контрольгә алырга чакыра[2].

Ел саен уздырыла торган рәсми чаралар

Год Тема Место проведения
2024 «Шәһәрнең иң яхшы киләчәген булдыру өчен яшьләрне җәлеп итү» Керетаро, Мексика
2023 «Тотрыклы шәһәр икътисады. Шәһәрләр — үсеш һәм торгызу көче» Баку
2011 «Шәһәр һәм климат үзгәреше» Агуаскальентес
2010 «Шәһәр яхшырак булган саен — тормыш та яхшырак» Шанхай
2009 «Шәһәрләребезнең киләчәген планлаштыру» Вашингтон (Колумбия округы)
2008 «Шәһәрләр гармониясе» Луанда
2007 «Имин шәһәр — гадел шәһәр» Гаага
2006 «Шәһәрләр — өмет чыганагы» Казан, Неаполь
2005 «Меңъеллык Декларациясендә формалаштырылган үсеш өлкәсендәге максатлар һәм шәһәр» Джакарта
2004 «Шәһәрләр — авыл үсеше этәргече» Найроби
2003 «Шәһәрләрдә су тәэминаты һәм санитария» Рио-де-Жанейро
2002 «Шәһәрара багланышлар» Брюссель
2001 «Тузган тораксыз шәһәр» Фукуока
2000 «Шәһәр идарәсендә хатын-кызларның катнашуы» Ямайка
1999 «Шәһәр һәркем өчен» Далянь
1998 «Иң куркынычсыз шәһәрләр» Дубай
1997 «Киләчәк шәһәрләре» Бонн
1996 «Урбанизация, гражданлык һәм кешелек аңлаешлылыгы» Будапешт
1995 «Безнең район» Куритиба
1994 «Йорт һәм гаилә» Дакар
1993 «Хатын-кыз һәм торак-җир үсеше» Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Нью-Йорк
1992 «Торак һәм тотрыклы үсеш» Берләшкән Милләтләр Оешмасы, Нью-Йорк
1991 «Торак һәм тормыш мохиты» Хиросима
1990 «Торак һәм урбанизация» Лондон
1989 «Торак, сәламәтлек саклау һәм гаилә» Джакарта
1988 «Торак һәм җәмгыять» Лондон
1987 «Йортсызларга — йорт» Нью-Йорк
1986 «Торак — хокукым» Найроби

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Айгөл Фәхретдинова. Анна Тибайджука: «Урбанизация – дөньядагы көчле һәм кире кайтарып булмый торган процесс». Татар Информ (4 октябрь 2023). Дата обращения: 4 октябрь 2024.
  2. Айгөл Фәхретдинова. Анна Тибайджука: «Урбанизация – дөньядагы көчле һәм кире кайтарып булмый торган процесс». Татар Информ (4 октябрь 2023). Дата обращения: 4 октябрь 2024.

Сылтамалар