Валда шинясь

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Валда шинясь
Валда шинясь
Рәсми исем Валда шинясь
Уздырылу урыны Россия
Үткәрелү көне июнь
Кагылышы мукшылар, кояш торгынлыгы, бәйрәм, фестиваль, традицияләр
Commons
РУВИКИ.Медиада бу тема буенча

Валда шинясь — (тат. Якты көн) җәйге кояш торгынлыгы көненә багышланган мордва-мукшы халык бәйрәме.

2014 елда башлап Татарстан Республикасы Тәтеш районының мукшы авылы Килдештә фестиваль рәвешендә уздырыла. Фестивале мукшыларның мифологик күзаллаулары, мифологик персонажлары белән танышу мөмкинлеге бирә. Фестиваль театральләштерелгән тамаша формасында уза, мукшы халкының мифологик күзаллаулары, йолалары турындагы чыгышлар халык уеннары белән үрелеп бара.

Бәйрәмнең төп символы — кояш, бәйрәм вакытында аның сурәтен бөтен җиргә эләләр.

Бәйрәмнең асылы

Җәйге кояш торгынлыгына бәйле бәйрәмнәр дөньяның күп кенә мәдәниятләрендә бар. Алар барысы да якынча бер вакытка туры килә, әмма һәр халыкның традицияләре уникаль. Элек-электән күп кенә халыклар бу көннәрдә уңдырышлылык аллаларын олылыйлар, аларга уңыш, мал-туар үрчеме, саулык сорап мөрәҗәгать итәләр, якыннарын хәвеф-хәтәрдән, начар көчләрдән саклау өчен ритуаллар башкаралар.

Кояшның офыктан иң югары биеклеккә җитеп үзгәрешсез калуы берничә көн (20 июньнән 23 июньгә кадәр) дәвам итә. Бәйрәмнең исеме дә — «якты көн», шуннан алынган.[1]

Елның иң озын көне һәм иң кыска төне 22 июньгә туры килә. Мәҗүсилек чорыннан бу көн күп халыкларда (славян, фин-угор, роман һ. б.) билгеләп үтелә. Күп кенә славян халыкларында, христиан дине таралу белән, кояш торгынлыгы көненә һәм аның белән бәйле ритуалларны Чукындыручы Иоанн туган көненә багышлап уздыра башлыйлар. Шуннан соң бу көнне бәйрәм итү православ календаре буенча 6 июльдән 7 июльгә каршы төнгә һәм католик календаре буенча 24 июньгә туры килә. Әмма чын кояш торгынлыгы көне кояшның могҗизалы көченә ышанган кешеләр өчен әһәмиятен югалтмый. Бу — табигатьнең тормыш көче тулып-ташыган, чәчәк аткан чоры булып санала.

Кояшка табыну — мордва дөнья картинасының мөһим бер өлеше. Эрзә һәм мукшы халыкларының традицион мифларында Кояш — иң бөек көч. Кояш концепты күп кенә йола ритуалларында (туй, календарь бәйрәмнәре) очрый, көнкүрештә, бизәнү әйберләрендә чагылыш таба. Фольклорда Кояш затлаштырыла, ул Шись атлы кыз образында күзаллана, аны сурәтләү өчен «мазы» (кызарып тулган), «лямбе» (җылылык бөркүче) эпитетлары кулланыла.[2]

Халык Тәңрегә белән тиңләштерелгән Кояшка үзенең ихтирамлы мөнәсәбәтен баш иеп белдергән. Тәтеш районының мордва-мукшылар яшәгән Килдеш авылы халкы сөйләвенчә, кешеләр электән һәр иртәне кояшка баш иүдән башлаганнар, ә җәйге кояш торгынлыгы көннәрендә алар моның өчен авыл үзәгенә җыела торган булганнар. Һәркем бу чарада катнашырга тырышкан, шул рәвешле яктылык, җылылык һәм иминлек чыганагы булган Кояшка үзенең хөрмәтен белдергән. Аңа, баш иеп, тормышның бәһасез бүләкләре өчен рәхмәт укыганнар һәм киләчәктә саклавын сорап мөрәҗәгать иткәннәр.[3]

Бәйрәм белән бәйле йолалар

Мукшыларның мифологик күзаллауларында су зур урын алып тора. Ул — дөнья яралышының беренчел нигезе, үзендә дөнья яралгысын йөртә, дип саналган. Аның белән янәшә дөньяви агач (каен, усак, өрәңге булырга мөмкин) образы тора. Халык ышануларына караганда, агачның тамырлары бакыйлык дөньясына, ягъни җир асты дөньясына, китә, ә агачның ябалгылары — күккә, ягъни мифологик яклаучылар дөньясына омтыла. Агачның кәүсәсе, күк белән җирне берләштереп, яклаучылар һәм ата-бабаларыбыз дөньясын тоташтыра. Нәкъ менә шул күзаллаулар нигезендә теләк агачына теләк теләп тасма бәйләү йоласы сакланып калган.

Шулай ук фестиваль кунаклары һәр объектның яки җирлекнең үз алласы — яклаучысы бар икәнлеген белә. Мәсәлән, су белән алиһә Ведява идарә итә, урман белән — Вирява алиһәсе, торак белән — Кудава, мунча белән — Банява һ.б. идарә итә.

Мордва халкының дөньяны күзаллавында аю образы тотем буларак яши. Ышанулар буенча, мари халкының нәсел башы аюдан башлана. Фестиваль кысаларында аю образында бер яки берничә кешене киендерәләр дә, аларны өрәңге яфраклары белән бизәп, авыл буйлап йөртәләр. Аю «башка дөнья» вәкиле дип кузалланган, ә аңа тагылган яшеллек — муллыкны, мал-туарның үрчемен символлаштырган. Авылның һәр өлеше үз "аюы"н киендерәләр, аны һәр ишегалдында көтәләр, өй алдында аңа табын әзерлиләр. Йола ахырында "Аю"ны су буена алып төшәләр, бизәүгә тотылган агач ботакларын салдырып алып суга ташлыйлар. Шул рәвешле начарлыклардан арыналар.[4]

Фестивальдә йола күренешләре балалар уеннары, спорт ярышлары белән үрелеп бара, теләгән кеше ераклыкка бүрәнә этү, бүрәнә күтәрү, бүрәнә өстендә капчык сугышы, таяк тартышу һ.б. шундый уеннарда көч сынаша ала.

«Валда шинясь» фестивале мордва халкының якты, үзенчәлекле мәдәниятен тәкъдир итә торган проект булып тора, ул борынгы бабаларыбызның күзаллаулары, яшәү рәвеше, көн-күреше, милли ашлар, халык уеннары, музыка, хореография һәм эпик иҗаты белән таныштыра, халыкны, үткәненә кире кайтарып, тамырларга бәйли.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. В субботу, 29 июня, в селе Кильдюшево состоится праздник «Валда шинясь» (27 июнь 2024). Дата обращения: 3 июль 2024.
  2. Мордовский праздник солнцестояния Валда шинясь в Тетюшском районе. Дата обращения: 3 июль 2024.
  3. Е.Л. Яковлева, Е.В. Фролова, Е.Л. Матвеева. Народы Поволжья в Республике Татарстан: традиционные праздники и национальная кухня. — Казань: "Познание", 2023. — 238 с.
  4. Мордовский праздник солнцестояния Валда шинясь в Тетюшском районе. Дата обращения: 3 июль 2024.