Бөтендөнья азык-төлек көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Бөтендөнья азык-төлек көне
Word food day poster FAO.gif
Төре БМО халыкара көне
Рәсми исеме ингл. World Food Day, исп. Día Mundial de la Alimentación , фр. la Journée mondiale de l'alimentation, гарәп. يوم الأغذية العالمي‎, кыт. 世界粮食日
Әһәмияте БМО Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) булдырылган көн
Кабул ителгән 1979 ел
Уздырыла БМО байрагы
Дата 16 октябрь

Бөтендөнья азык-төлек көне (рус. Всемирный день продовольствия, ингл. World Food Day, исп. Día Mundial de la Alimentación , фр. la Journée mondiale de l'alimentation, гарәп. يوم الأغذية العالمي‎, кыт. 世界粮食日) — БМО халыкара көннәренә карый, ел саен 16 октябрдә үткәрелә.

Истәлекле көн 1979 елда БМО Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы (FAO) конференциясендә игълан ителә. Истәлекле көннең максаты — халыкның дөнья азык-төлек проблемаларыннан хәбәрдарлык дәрәҗәсен күтәрү һәм массакүләм ачлыкка, хәерчелеккә каршы көрәштә теләктәшлекне ныгыту. Бу көн 1945 елда Бөтендөнья азык-төлек оешмасы (FAO) оешкан көн истәлегенә билгеләнгән.

резолюциясендә (№ A/RES/35/70) Азык-төлек көнен ел саен уздыруны хуплый.

2005 елда БМО Генераль сәркатибенең Бөтендөнья азык-төлек көне хөрмәтеннән мөрәҗәгатендә, азык-төлек күләме җитәрлек булуына карамастан, дөньяда 850 000 000 нан артык кешенең туйганчы ашау мөмкинлеге юк. Бу сан хәрби конфликтлар, климат үзгәреше һәм икътисади кризислар нәтиҗәсендә арта. Ул Меңъеллык декларациясенең беренчел максаты — җирдә ачлыктан һәм хәерчелектән җәфа чигүче халык санын икеләтә киметүгә ирешү икеләтә көч куярга чакыра.

Халыкара көннең еллык темалары

  • 2004 — «Азык-төлек белән тәэмин ителеш булдыру өчен биотөрлелек»
  • 2005 — «Авыл хуҗалыгы һәм мәдәниятара диалог»
  • 2006 — «Азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү мәнфәгатьләрендә авыл хуҗалыгына инвестицияләр кертү»
  • 2007 — «Азык-төлеккә хокук»
  • 2008 — «Бөтендөнья азык-төлек иминлеге: климат үзгәрешләре һәм биоэнергия таләпләре»
  • 2009 — «Кризис чорында азык-төлек иминлегенә ирешү»
  • 2010 — «Ачлык белән көрәштә бердәмлек»
  • 2011 — «Азык-төлеккә бәяләр — кризистан тотрыклылыкка»
  • 2012 — «Авыл хуҗалыгы кооперативлары дөньяны тукландыра»
  • 2013 — «Азык-төлек иминлеген һәм туклануны тәэмин итү коралы буларак тотрыклы азык-төлек системалары»
  • 2014 — «Гаилә фермер хуҗалыклары: дөньяны тукландырудан Җир шарын саклап калуга»
  • 2015 — «Социаль яклау һәм авыл хуҗалыгы: авылдагы хәерчелектән чыгу юлында»
  • 2016 — «Климат үзгәрә, аның белән бергә азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы да үзгәрә»
  • 2017 — «Миграцион агымнарның киләчәген үзгәртик. Азык-төлек иминлегенә һәм авыл үсешенә инвестицияләр кертик»
  • 2018 — «Киләчәгебез үз кулларыбызда».
  • 2019 — «Киләчәгебез үз кулыбызда. Ачлыксыз дөнья өчен сәламәт туклану»
  • 2020 —
  • 2021 — «Киләчәгебез безнең кулда: җитештерүне, туклану сыйфатын, әйләнә-тирә мохитнең торышын һәм тормыш сыйфатын яхшырту»
  • 2022 — «Беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел».
  • 2023 — «Яшәеш өчен су, азык-төлек өчен су. Беркем дә игътибарсыз калырга тиеш түгел».
  • 2024 — «Азык-төлек продуктларының куркынычсызлыгы: гадәттән тыш хәлләргә әзер булырга!»

Сылтамалар