Ведомстводан тыш сак хезмәте көне

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Ведомстводан тыш сак хезмәте көне
Рәсми исем Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак хезмәте көне
Уздырылу урыны Россия
Үткәрелү көне ел саен 29 октябрь
Оештырган Россия Федерациясе
Кагылышы Советлар Берлеге Министрлар Советы карары

Россия Федерациясе милли гвардиясе гаскәрләренең ведомстводан тыш сак хезмәте көне (рус. День вневедомственной охраны войск национальной гвардии Российской Федерации) — Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәтенең структур бүлекчәләре хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәме. Россиядә һәр елны 29 октябрьдә билгеләп үтелә[1].

Тарихы

1952 елның 29 октябрендә Советлар Берлеге Министрлар Советы «Сәнәгатьтә, төзелештә һәм халык хуҗалыгының башка тармакларында саклаудан азат ителә торган хезмәткәрләрдән файдалану, министрлыкларның һәм ведомстволарның хуҗалык объектларын саклауны оештыру эшен яхшырту чаралары турында» карар кабул итә. Документка ярашлы, карарны кабул итү датасы совет Россиясендә Ведомстводан тыш сак хезмәтенең барлыкка килү көне. Бу дата тармакның барлык хезмәткәрләре өчен бәйрәм көненә әверелә, вакыт узу белән традицион һөнәри бәйрәм статусын ала[2].

Бәйрәмнең рәсми статусы булмаса да, Россия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелеге бу көнне ведомстводан тыш сак хезмәте эшчеләрен котларга онытмый[3]. Совет Социалистик Республикалар Берлеге (алга таба ССРБ) Министрлар Советы карары нигезендә полиция хезмәткәрләренә сәүдә объектларын, шулай ук кайбер учреждениеләр һәм сәнәгать предприятиеләрен саклау бурычы йөкләнә. Эчке эшләр органнары карамагында махсус хезмәт — ведомстводан тыш тышкы сак хезмәте булдырыла. Аның составына сакчылар һәм хәрбиләштерелгән подразделениеләр керә, алар аеруча мөһим объектларны, сәнәгать предприятиеләрен һәм төзелеш оешмаларын, хуҗалык, административ һәм башка объектларны тышкы яктан саклыйлар.

1965 елның февралендә ССРБ Министрлар Советы министрлыкларга һәм ведомстволарга шәһәрләрдә, район үзәкләрендә һәм эшчеләр бистәләрендә урнашкан барлык предприятиеләрне, учреждениеләрне һәм оешмаларны ведомстводан тыш сак хезмәте карамагына тапшырырга тәкъдим итә.

1966 елда ССРБның Җәмәгать тәртибен саклау министрлыгы составында Ведомстводан тыш сак идарәсе төзелә.

1967 елның маенда ССРБ Министрлар Советы Ведомстводан тыш сак бүлекчәләренең каравылчыларын һәм бригадирларын полициянең рядовой һәм кече җитәкчелек составы белән алыштырырга рөхсәт итә. Кичләрен һәм төннәрен шәһәр урамнарында полиция нарядлары сакта тору, шулай ук саклана торган объектларны сигнализация чаралары белән җиһазлау буенча актив эш дәүләт һәм җәмәгать милкенә кул сузуга каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә.

1969 елдан Гражданнарның фатирларына үзәкләштерелгән сак пульты урнаштырыла, 1970 елда Ведомстводан тыш сак хезмәте составында «төнге полиция» бүлекчәсе формалаштырыла, урамнарга беренче авто һәм мотопатруль нарядлары чыга.

1975 ел торышы буенча, бөтен ССРБдә Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләүче хезмәткәрләрнең гомуми саны 53 мең кеше тәшкил итә, саклана торган объектларның саны 200 мең. 1986 елдан Ведомстводан тыш сак хезмәте карамагына ведомство полиция бүлекчәләре керә. Дәүләт карамагында эшли торган ведомство буларак, тармакка ил бюджетыннан акча күчерелми, керем хуҗалык органнары белән төзелә торган шартнамәләр нигезендә формалаша.

1989 елның 28 декабрендә Россия Совет Федератив Социалистик Республикасының союз-республика Эчке эшләр министрлыгы төзелүгә бәйле рәвештә Ведомстводан тыш сак хезмәтенең Баш идарәсе төзелә. Базар икътисадына күчү һәм шуңа бәйле кыенлыклар хезмәтнең икътисади хәлен начарайтуга, бүлекчәләрнең бер өлешен кыскартуга китерә, әмма акрынлап вәзгыять яхшыра.

1992 елның 14 августында Россия Федерациясе Хөкүмәте «Россия Федерациясе Эчке эшләр органнары карамагындагы Ведомстводан тыш сак хезмәте турында нигезләмә» кабул итә. 1993—2005 елларда Ведомстводан тыш сак хезмәте составына хәрби саклау бүлекчәләре кертелә.

2003 елда Россиядә Ведомстводан тыш сак хезмәтендә эшләүчеләрнең гомуми саны 377 мең кеше тәшкил итә һәм саклана торган объектларның саны 427 меңнән артыграк була.

Россия Президентының 2016 елның 5 апрелендәге фәрманы нигезендә Ведомстводан тыш сак хезмәте бүлекчәләре Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте структурасына кертелә.

Бәйрәм итү

Ведомстводан тыш сак хезмәте көне рәсми рәвештә билгеләп үтелмәсә дә, тармак хезмәткәрләренең үз традицияләре саклана:

  • барлык бүлекчәләрдә тантаналы җыеннар, чаралар уза;
  • хезмәткәрләр бер-берсен тәбрикли;
  • хезмәтләрендә уңышка ирешкән эшчеләргә грамоталар, Рәхмәт хатлары һәм акчалата бүләкләр тапшырыла[4].

Шулай ук карагыз

  • Тимер юл транспортының ведомство (хәрбиләштерелгән) сак хезмәте көне

Искәрмәләр

Сылтамалар