Халыкара йога көне

Халыкара йога көне (рус. Международный день йоги) — ел саен 21 июньдә билгеләп үтелә торган бәйрәм. 2014 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы (алга таба БМО) Генераль ассамблеясы тарафыннан билгеләнә.

Тарихы

Төп мәкалә: Йога

Һиндстан Премьер-министры Нарендра Моди Берләшкән Милләтләр Оешмасына 21 июньдә (бу көн Төньяк ярымшарда елның иң озын көне) Халыкара йога көнен билгеләп үтү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә.

« Йога — Һиндстанның борынгы традицияләренең бәяләп бетергесез җәүһәре. Ул үзендә җан һәм тәннең бердәмлеген, фикер һәм гамәлләр, шулай ук кеше белән табигать арасындагы гармонияне, сәламәтлеккә һәм иминлеккә бербөтен якын килүне гәүдәләндерә. Сүз физик күнегүләр турында бармый, ә үз-үзең , дөнья һәм табигать белән бердәмлек хисе ачылу турында. Әгәр дә без яшәү рәвешебезне үзгәртсәк һәм яңа аң образы тудырсак — бу гомуми иминлеккә ярдәм итәчәк. Әйдәгез, Халыкара йога көнен билгеләп үтәргә карар кылыйк[1].
Нарендра Моди
»

2014 елның 12 декабрендә БМО Генераль Ассамблеясы 21 июньне Халыкара йога көне дип игълан итә. Һиндстан тарафыннан кертелгән резолюция Генераль Ассамблеяда тәкъдим ителгән барлык 175 дәүләт тарафыннан хуплана[2].

Бер ел узгач, йога һәвәскәрләре һәм профессионаллары бергәлеге беренче Халыкара йога көнен билгеләп үтә. Мәскәүдә төп чара «Сокольники» паркының Фестиваль мәйданында уза. Чараны оештыручы — Һиндстанның Мәскәүдәге илчелеге каршында эшли торган Джавахарлал Неру исемендәге Мәдәни үзәк.

2016 елда Халыкара йога көне Горький Паркының Пушкин яр буенда уза (оештыручы — Джавахарлал Неру исемендәге Мәдәни үзәк). Йогага багышланган чаралар Россиянең башка төбәкләрендә дә оештырыла.

Чарада күбрәк кеше катнаша алсын өчен, кайсыбер елларда бәйрәм ял көне уздырыла.

Шулай ук карагыз

Искәрмәләр

  1. Алла Шафигулина. Международный день йоги в 2024 году: история и традиции праздника. Комсомольская правда. Мөрәҗәгать итү датасы: 6 март 2024.
  2. ООН назначила Международный день йоги. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июнь 2015. Архивировано 16 сентябрь 2016 года.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә