Белем көне

Белем көне (рус. Де́нь зна́ний, 1 сентября, Первый звонок) — дәүләт бәйрәме, һәр елны 1 сентябрьдә билгеләп үтелә. 1984 елда ССРБ Югары Советы Президиумының «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында»гы указы нигезендә рәсми бәйрәм булып таныла[1]. Бу көн кайбер элеккеге союздаш дәүләтләрдә дә рәсми көн булып тора[2]. Эш көне. Әгәр 1 сентябрь якшәмбегә туры килсә, тантаналы чара 2 сентябрьдә үткәрелә.

Белем көнендә мәктәпләрдә тантаналы чаралар, сыйныф сәгатьләре, белем, тынычлык, иминлек, батырлык темаларын яктырткан дәресләр уза.

undefined

Тарихы

undefined

1 сентябрьнең бәйрәм статусы борынгы календарь традицияләре белән бәйле. Византиядә б.э. IV гасырында Никей соборы  [рус.] карары буенча яңа елны 1 сентябрьдә билгеләп үтү гадәте барлыкка килә. Русьта беренче тапкыр яңа елны Византия үрнәгендә 1492 елда үткәрәләр һәм бу елны 1 сентябрьдән башлау бөек кенәз Иван III нең указы белән рәсми рәвештә билгеләнә. Шул ук вакытта рус авылларында 1 сентябрь көнен Авыл хуҗалыгы эшләрен тәмамлау һәм салым җыю белән бәйле бәйрәм итү гадәте булган, аны орлык көне дип йөрткәннәр. Йортларны һәм мәйданнарны агачлар, тасмалар һәм мәрҗәннәр белән бизәгәннәр[3].

Пётр I заманында Яңа ел башын 1 гыйнварга күчерәләр, әмма уку елы көз аеннан башлана. Моның сәбәбе — климат шартлары балаларга җәй көне ял итәргә мөмкинлек бирү һәм көзнең салкын килүе[3]. 1804 елда «Университет карамагындагы уку йортлары уставы» нигезендә гимназияләрдә дересләр 1 августтан башланып, 1 июльгә тәмамланырга тиеш дип билгеләнә һәм «июль — вакансия яки ял ае» дип раслана. 1930 елларга кадәр Россиядә уку елы башлануның бердәм вакыты булмый: гимназияләр һәм халык училищеларында дересләр августтан башлана, ә авыл мәктәпләре еш кына балаларны кыр эшләре тәмамлангач, кабул итә. 1930 елда Халык Комиссарлары Советы 8-10 яшьлек балаларны көзен мәктәпкә кабул итүне мәҗбүри итә. Бердәм уку елы башлану датасы 1935 елның 3 сентябряндәге ССРБ Халык Комиссарлары Советы һәм ВКП(б) Үзәк комитетының карары белән билгеләнә, документ уку елының башын 1 сентябрьгә билгели[4][5].

1980 еллар уртасына кадәр 1 сентябрь уку елының башлану көне булып кына саналган, ә бәйрәм буларак каралмаган. РСФСР мәктәбенең атказанган укытучысы Федорховецкий аны бәйрәмгә әверелдерергә һәм мәктәп укучылары өчен тантаналы чаралар оештырырга тәкъдим итә. 1984 елның 15 июнендә ССРБ Югары Советы Президиумы  [рус.] «Бәйрәм һәм истәлекле көннәр турында» указ чыгара һәм 1 сентябрь бөтенхалык Белем көне дип игълан ителә. Шул вакыттан ССРБның барлык мәктәпләрендә дә 1 сентябрьны тантаналы чара белән билгеләп үтү гадәте барлыкка килә. Шул вакыттан ССРБның барлык мәктәпләрендә дә тантаналы чаралар оештырыла башлый, көннең беренче яртысы тематик дәресләргә һәм укытучылар белән очрашуларга багышлана. ССРБ таркалгач, традиция сакланып кала: 1 сентябрь Россиядә һәм постсовет киңлегенең күпчелек илләрендә бәйрәм һәм беренче уку көне булып санала[4][6].

Бәйрәм итү

Россия

Белем көненең төп традициясе — тантаналы чара. 1 сентябрь иртәсендә укучылар мәктәп ишегалларына җыела; дәүләт гимны яңгырый, байрак күтәрелә, директор һәм укытучылар балаларны яңа уку елы белән котлыйлар. Унберенче сыйныф укучысы беренче сыйныф укучысын җилкәсенә утырта, башлангыч сыйныф укучысы кыңгырау шалтырата, бу яңа уку елына керүне символлаштыра. Тантаналарда балалар шигырьләр укыйлар, җырлар башкаралар, сугышта катнашучылар һәйкәлләренә чәчәкләр салалар[7][8]. Бу традиция Татарстана мәктәпләрендә дә сакланган.

Тантаналы чарадан соң сыйныф җитәкчесе белән очрашулар уза, анда патриотик, куркынычсызлык һәм әхлакый кыйммәтләр турында әңгәмәләр үткәрелә. 2022 елдан башлап Россия мәктәпләрендә һәр дүшәмбе дересләр алдыннан «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» сыйныфтан тыш курсы үткәрелә. Мондый дересләрнең беренчесе махсус рәвештә Белем көненә багышлана һәм алар укучыларда җаваплылык, гражданлык һәм әхлакый кыйммәтләр формалаштыру максатыннан оештырыла[7].

Университетларда тантаналы чаралар сирәгрәк уза; күбрәк беренче курс студентлары өчен студентлыкка багышлаулар, укытучылар белән танышу һәм танышу курслары оештырыла[9].

Башка илләр

Япониядә уку елы апрельдә башлана һәм киләсе елның мартында тәмамлана. Көньяк Кореяда уку елы мартта башлана. Франциядә балалар мәктәпкә сентябрьнең беренче көннәрендә бара, ләкин төгәл дата ел саен мәгариф министрлыгы тарафыннан билгеләнә. Алманиядә уку елы, кешеләрнең урнашу җирлегенә карап, август ахырыннан октябрь уртасына кадәр башлана. АКШта бердәм дата юк: мәгариф оешмалары тарафыннан мәктәпләрдә уку елы июль ахырыннан сентябрьгә кадәр билгеләнә. Австралиядә балалар гыйнвар ахырында яки февраль башында укый башлый[3][6].

Традицияләр

Белем көненең мөһим символы — мәктәп букчасы, кыңгырау һәм тантаналы чара. Шулай ук малайлар костюмнардан, кызлар ак бантлар тагалар һәм күлмәкләр кияләр. Еш кына ул көнне «ак бантлар һәм кашкарыйлар бәйрәме» дип атыйлар. Мәктәп укучылары һәм ата-аналар гадәттә укытучыларга чәчәкләр бүләк итәләр, әмма 2014 елдан Россиядә «Чәчәкләр урынына балалар» акциясе гамәлгә керә, аның кысаларында элек чәчәк бәйләмнәре сатып алу өчен кулланылган акчалар мохтаҗ балаларга һәм ятимнәргә ярдәмгә күчерелә[8][10][11].

Дәүләтләрнең, шәһәрләрнең, районнарның һәм төрле оешмаларның беренче затлары укытучыларны һәм укучыларны Белем көне белән котлыйлар[12].

Искәрмәләр

  1. Указ Президиума ВС СССР от 15.06.1984 N 373-XI "Об объявлении 1 сентября всенародным праздником - Днем знаний"= (рус.). КонсультантПлюс. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  2. День Знаний (рус.). Гродненский государственный медицинский университет. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  3. 1 2 3 День знаний 1 сентября. Театр Светлица. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  4. 1 2 И снова 1 сентября — В России празднуют День знаний. 1 сентябрь 2025 тикшерелде.
  5. День знаний в России: история и традиции праздника - Ульяновск сегодня (2024-08-28). 1 сентябрь 2025 тикшерелде.
  6. 1 2 День знаний 1 сентября 2025: формат дня, история и традиции. Агроклассы. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  7. 1 2 1 сентября, или День знаний: история и традиции праздника (2024-08-21). 1 сентябрь 2025 тикшерелде.
  8. 1 2 Поздравления на 1 сентября - День знаний в стихах (рус.). vprazdnik.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 август 2025.
  9. 1 сентября в университете: как проходит, линейка для первокурсников (рус.). blog.fenix.help. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  10. Дети вместо цветов 2025 (рус.). dvc.fondvera.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  11. Дети вместо цветов — Благотворительный фонд помощи хосписам «Вера» (рус.). Благотворительный фонд помощи хосписам «Вера». Мөрәҗәгать итү датасы: 1 сентябрь 2025.
  12. Откуда пошла традиция праздновать День знаний 1 сентября?. 1 сентябрь 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә