Халыкара кулланучылар кооперациясе көне
Халыкара кулланучылар кооперациясе көне ( БМО телләрендә: ингл. International Day of Cooperatives, гарәп. اليوم الدولي للتعاونيات,исп. Día International de las Cooperativas, кыт. 国际合作社日, фр. la Journée internationale des coopératives, рус. Международный день кооперативов) — 1992 елда БМО Генераль Ассамблеясе, 700 млн артыграк кешене берләштергән Халыкара кооперацияләр альянсының йөзьеллыгы уңаеннан, 1995 елда июль аеның беренче шимбәсен Халыкара кулланучылар кооперациясе көне дип билгели (47/90 номерлы резолюция, 16 декабрь).
1994 елда Генераль Ассамблея, кооперацияләрнең социаль-икътисади үсештә зарури факторларның берсе булуын исәпкә алып, бу көнне ел саен билгеләп узарга тәкъдим ясый (№ 49/155 номерлы резолюция, 23 декабрь).
БМО генераль сәркатибе үзенең 2006 елгы мөрәҗәгатендә Кулланучылар кооперациясе көне уңаеннан узырыла торган чараларның тынычлыкка һәм үсешкә ярдәм итү юлында мөһимлеген билгеләп уза. Уртак тырышлыкка нигезләнгән кооперацияләр кешеләр арасында ышанычны ныгытуга ярдәм итә. БМО генераль сәркатибе хөкүмәт һәм гражданлык җәмгыяте вәкилләрен кооператив хәрәкәтнең дөнья төзелешенә һәм иминлек булдыруга керткән өлешенең мөһимлеген дөрес бәяләргә чакыра.
Көн темасы
Ел саен кооперацияләр көненә багышланган чаралар билгеле бер тема астында уза:
- 2025 ел — Халыкара кооперацияләр елы.
- 2024 ел — «Кооперацияләр һәркем өчен иң яхшы киләчәк төзиләр»
- 2023 ел — «Кооперацияләр — тотрыклы үсешне тизләтүдә партнерлар»
- 2022 ел — «Кооперацияләр иң яхшы дөнья төзи»
- 2021 ел — «Бергәләп торгызу яхшырак»
- 2020 ел — «Кооперацияләр климат сагында»
- 2019 ел — «Кооперацияләр һәм лаеклы хезмәт»
- 2018 ел — «Кооперация хәрәкәте ярдәмендә җәмгыятьләрнең тотрыклылыгын тәэмин итү»
- 2017 ел — «Кооперация — һәркемнең мәнфәгатен исәпкә алу»
- 2016 ел — «Кооперацияләр: тотрыклы киләчәк өчен хәрәкәт итү осталыгы»
- 2015 ел — «Кооперация сайлау — тигезлек сайлау»
- 2014 ел — «Кешеләрнең мөмкинлекләрен киңәйтү һәм киләчәкне тотрыклырак итү механизмнарын куллану»
- 2013 ел — «Кооперация предприятиеләре кризис вакытында көчле позицияләрен саклый»
- 2012 ел — «Кооперация предприятиеләре иң яхшы дөнья төзи»
- 2011 ел — «Яшьләр — кооперацияләрнең киләчәге»
- 2010 ел — «Кооперацияләр һәм хатын-кызларның хокуклары киңәю»
- 2009 ел — «Кооперацияләр ярдәмендә дөнья икътисадын стимуллаштыру»
- 2008 ел — «Кооперация хәрәкәте аша климат үзгәрүгә каршы тору»
- 2007 ел — «Корпорацияләрнең социаль җаваплылыгы өчен кооператив кыйммәтләр һәм принциплар»
- 2006 ел — «Дөнья төзелеше хезмәтендә кооперацияләр»
- 2005 ел — «Микрофинанслау өлкәсендәге эшчәнлегебез: хәерчелекне бетерү мәнфәгатьләрендә кооперация»
- 2004 ел — «Кооперацияләр гадел глобализация яклы: һәркем өчен мөмкинлекләр»
- 2003 ел — «Кооперацияләр үсешкә ярдәм итә! Кооперацияләрнең БМОның Меңъеллык үсеш максатларына керткән өлеше»
- 2002 ел — «Җәмгыять һәм кооперацияләр: община мәсьәләләре»
- 2001 ел — «Өченче мең еллыкта кооперацияләр прогрессы»
- 2000 ел — «Кооперацияләр һәм и мәшгульлеккә ярдәм итү»
- 1999 ел — «Дәүләт сәясәте һәм кооператив законнар»
- 1998 ел — «Кооперацияләр һәм икътисадның глобальләшүе»
- 1997 ел — «Кооперацияләрнең дөнья азык-төлек иминлегенә керткән өлеше»
- 1996 ел — «Кооперацияләр һәм, кеше факторын исәпкә алып, тотрыклы үсешкә ярдәм итү»
- 1995 ел — «Халыкара кооперация альянсының йөзьеллыгы һәм кооператив эшчәнлекнең алда торган йөз елы».
Тарихи белешмә
Хәзерге кулланучылар кооперацияләре хәрәкәтенең чишмә башы дип зур булмаган тукучылар төркеме инициативасын санарга мөмкин, алар 1844 елда Англиянең Рочдейл шәһәрендә беренче кулланучылар кооперативын төзиләр. Шул рәвешле, «Рочдейлның гадел пионерлар җәмгыяте» хезмәт ияләренең икътисадый азатлык һәм бәйсезлек алу юлында беренче адымын ясый.
Ярты гасыр узгач, 1895 елда, Лондонда Халыкара кооперацияләр альянсы оеша, ул беренчеләрдән булып 1945 елдан БМО белән тыгыз хезмәттәшлек итә башлаган хөкүмәтнеке булмаган оешма була.
Россиядә кулланучылар кооперациясе 1831 елда нигезләнгән дип санала, аны яңа цивилизациянең социаль ачышы дип атыйлар.
1916 елның 17 октябрендә Казан Губерна шартнамәчел ширкәтенең күпләп сатып алулар буенча беренче утырышы була, алга таба бу ширкәт Губерна кулланучылар җәмгыятьләре берлеге дип үзгәртелә. Әлеге дата хәзерге Татарстан кулланучылар берлегенең барлыкка килү вакыты буларак кабул ителгән.[1]