Татарстан Республикасының Атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре

Татарстан Республикасының атказанган азык-төлек сәнәгате хезмәткәре — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1984 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 187 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан сәнәгатьнең азык-төлек, ит, сөт һәм шәраб әзерләү тармаклары, кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең, берләшмәләренең, учреждениеләренең һәм оешмаларының шушы сәнәгать һәм куллану кооперациясе тармакларында кимендә 10 ел эшләүче югары квалификацияле эшчеләренә, инженер-техник һәм фәнни хезмәткәрләренә азык-төлек продукциясенең сыйфатын яхшыртудагы һәм ассортиментын киңәйтүдәге, техниканы һәм технологияне камилләштерүдәге, куәтләрдән һәм матди ресурслардан нәтиҗәле файдаланудагы, квалификацияле кадрлар әзерләүдәге казанышлары өчен бирелә.[2]

Тема буенча өстәмә