Tat Cult Fest

РУВИКИ — интернет-энциклопедия мәгълүматы
Tat Cult Fest
Жанр Заманча мәдәният
Үткәрү еллары 2018 — хәзерге вакыт
Ил Русия
Шәһәр Казан
https://tatcult.ru/tat/tatcultfest

Tat Cult Fest - заманча татар сәнгате фестивале. 2018 елдан бирле август азагында Казан кирмәнендә уза.[1]

Татар музыкасында, әдәбияты, театрында, рәсем сәнгатендә һәм кинода заманча һәм эксперименталь проектлар тәкъдим итә. Миссиясе: "Татар сәнгатен сыйфат ягыннан яңартып конкуренциягә сәләтле дәрәҗә чыгару, ә татар телен — халыкара мәдәнияткә интеграцияләү."[2]

Фестиваль төрле мәдәниятләр өчен ачык, аның сәхнәләрендә татар телендә генә түгел, ә чуваш, мари, якут, алтай, рус, алман, төрек телләрендә әсәрләр башкарыла.

Беренче Tat Cult Fest - 2018 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестиваль өч көн үткәрелде (29 нчы август киченнән 1 нче сентябрь иртәсенә кадәр[3]). Беренче чарасында дөньяның 20 шәһәреннән 30лап музыкаль төркем катнашты[4]:

Лекторийларда һәм ворк-шопларда урбанистика һәм журналистика мәсьәләләре турында фикер алышу булды. Театр мастер-классын Нурбәк Батулла үткәрде. Фестивальгә 35 меңгә якын кунак килде.[5]

Фьюжн-сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[6]
Baradj, Azat Sound System, Jazz'Ell, Juna төркеме, Zarina, The CheekLaWeek, Ислам Сатыров, Энвер Измайлов[ru], Zulya, The Children of the Underground.
Рок-сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[6]
Super Tatar, Карт Аяк төркеме, Рәдиф Кашапов, Ак Бүре төркеме, Gauga төркеме, Burelәr, Shurale, Yummy Music Band, Айгел[ru] дуэты.
Электрон музыка сәхнәсе катнашучылары (лайнап буенча):[6]
L (Лейла Машарипова), K-Ru, Malsi Music, Said Olur, Ayguyl, Djinn City.

Икенче Tat Cult Fest - 2019 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестиваль 28-30 нчы августта узды. Чыгыш ясаучылар төркеменә алдагысы елдан K-Ru, Гөлназ Батталова һәм башкалар өстәлгән. A-BAND төркеме Әлфия Авзалованың җырларының трибьюты белән чыгыш ясады.

Әдәби иҗат буенча сыйныфны Марат Кәбиров үткәрде.[7] 2019 елгы Tat Cult Fest күргәзмә зонасы Казанның шәһәр риваятларын яңадан уйларган андеграунд Казан рәссамнарын берләштергән.[8]

Фестивальгә 48 меңгә якын кеше килгән.

Зур сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[9]
Zulya, Başkarma, The Sounds of Tsingiskhan, Zarina & The CheekLaWeek, Juna төркеме, Gauga төркеме, Baradj, Рәдиф Кашапов, A-BAND, Артур Исламов, Эльза Заяри, Abadeli, Карт Аяк төркеме, Үрмәкүч, Taraf band.
Кече сәхнә катнашучылары (лайнап буенча)[9][10]:
Айгел[ru] дуэты, Нурминский, Лэйна, Ilgiz, Usal, Rena Rnt, Malsi Music, K-Ru, Альфред Батыршин, Sagitova, The Kam, Гөлназ Батталова, ALTAN, New Моң, Said Olur, Yellow Side.
Электрон сәхнә катнашучылары (лайнап буенча):[9]
Taturas, uwiam, Ваня Лимб, Ayguyl, Mostapace, Djinn City.

Шулай ук махсус Театр сәхнәсе, Күргәзмә зонасы, Әдәби зона, Дизайн-маркет, «Время Кино» зонасы, Балалар зонасы, «Прометей» медиаарт зонасы, Блогерлар зонасы һәм башка чаралар һәм аерым мәйданчыклар оештырылды.

Өченче Tat Cult Fest - 2020 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

2020 елда фестиваль Татарстан Республикасының 100 еллыгын бәйрәм итү белән туры килде, шуңа күрә төп тема төбәк тарихы булды. Ун заманча рәссам тарихи вакыйгаларга бәйле ун арт-объектны күрсәттеләр.[11]

Элек чыгыш ясаган коллективлардан тыш, Shanu (чуаш телендә джаз), Qaynar (татар һәм алтай телләрендә Рәдиф Кашапов белән инди-рок проект), ОММАЖ (татар телендә синти-поп), "ПТУ" (техно); TAT CULT LAB эшчәнлеге нәтиҗәсендә барлыкка килгән яшь төркемнәр чыгыш ясады.[12]

Пандемиягә карамастан, фестивальгә 40 меңнән артык кеше килгән.[11]

Дүртенче Tat Cult Fest - 2021 ел[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]

Фестиваль 30 нчы августта узды. 2021 елда TAT CULT FEST тел феноменын төрле яклардан һәм төрле кораллар ярдәмендә тикшерәнгән[13]. Фестивальнең белем бирү мәйданчыкларында лекцияләр һәм мастер-класслар: Илья Барамия, Альфрид Бустанов, Наталья Федорова, Эльза Нәбиуллина һәм башкалар үткәрелделәр[14].

Визуаль сәнгатьне шәһәрләрдән: Казан, Екатеринбург, Санкт-Петербург, Мәскәү, Пешавар һәм Бостон рәссамнар күрсәттеләр.

Шулай ук карагыз

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]
  1. Лилия Чанышева. Рустам Минниханов ознакомился с локациями Tat Cult Fest в Казанском Кремле [неопр.]. Татар-информ (2018 елның 30 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 14 сентябрь.
  2. Гульназ Бадретдин. «Мы не вырастим новых Сайдашева и Нуриева, эксплуатируя «Күбәләк» и «Ай, былбылым» [неопр.]. Бизнес-онлайн (2018 елның 26 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 14 сентябрь.
  3. Расписание: трехдневный фестиваль Tat Cult [неопр.]. Инде (2018 елның 23 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 14 сентябрь.
  4. Tat Cult Fest 2018: программа, участники фестиваля татарской культуры. allfest.ru (2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  5. Дина Мусина. Tat Cult Fest. Фестиваль, переосмысляющий локальную идентичность [неопр.]. Entermedia (2019 елның 21 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 14 сентябрь.
  6. 1 2 3 Расписание: трехдневный фестиваль Tat Cult. ИНДЕ (23 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  7. TAT CULT FEST 2019: программа фестиваля [неопр.]. Allfest.ru (2019 ел). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 16 сентябрь.
  8. TAT CULT FEST 2019: полная программа фестиваля [неопр.]. Tatarstan24 (2019 елның 27 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 16 сентябрь.
  9. 1 2 3 TatCultFest 2019 / Программа фестиваля. TatCult (2019). Архивировано 8 сентябрь 2021 года.
  10. ВКОНТАКТЕ | TAT CULT FEST 2019 | Малая сцена. Вконтакте (12 август 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 июль 2023.
  11. 1 2 30 августа в Казанском Кремле в третий раз состоялся фестиваль новой татарской культуры TAT CULT FEST [неопр.]. bezformata.com (2020 елның 1 сентябрь). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 16 сентябрь.
  12. Гид по фестивалю новой татарской культуры Tat Cult Fest 2020 [неопр.]. Инде (2020 елның 28 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 16 сентябрь.
  13. 30 август көнне Казан Кремлендә янәдән TAT CULT FEST яңа татар мәдәнияте фестивале узачак [неопр.]. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (2021 елның 30 июле). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 17 сентябрь. Архивировано 17 сентябрь 2021 года.
  14. Необходимо задать параметр title= в шаблоне {{cite web}}. = TAT CULT FEST 2021 фестиваленең белем бирү программасы ачыкланды  [неопр.]. Идел (2021 елның 20 август). Мөрәҗәгать итү датасы: 2021 елның 17 сентябрь.

Тышкы сылтамалар

[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]