Горький + (фестиваль)

«Горький +» фестивале — ел саен үткәрелә торган, язучы Максим Горькийның иҗатына һәм мирасына багышланган сәнгать фестивале. Ул 2022 елдан Мәскәүдә, Казанда һәм Түбән Новгородта уза. 2026 елда фестиваль ике шәһәрдә оештырыла: 4-7 июньдә — Казанда, 28-30 августта — Мәскәүдә[1][2].

Казанда чаралар Галиәсгар Камал театрында, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында, «Әкият» курчак театрында, Горький һәм Шаляпин музеенда, шулай ук Казанның иҗтимагый мәйданчыкларында үткәрелә.

Тарихы

«Горький +» фестивале — 2022 елда Мәскәүнең төп паркларының берсендә беренче тапкыр уздырылган «Горький Горький паркында» фестиваленең дәвамы. Ул Чараларны оештыручыларның милли ассоциациясе премиясенә лаек була һәм «Елның мәдәни вакыйгасы» номинациясендә «Ел вакыйгасы» дип таныла.

2023 елда «Горький +» сәнгать фестивале географиясен киңәйтеп, Мәскәүдә, Казанда һәм Түбән Новгородта уза[3]. Фестивальнең максаты — Горький исеме белән бәйле шәһәрләрдә язучының әдәби мирасын саклау, киң аудиторияне аның иҗаты белән таныштыру. Мәсәлән, язучы Түбән Новгородта туган, Казанда дүрт ел яшәгән[4].

2024 елда фестиваль Мәскәүдә, Горький паркында, Мәскәү Яшь тамашачы театрында, Яңа Третьяковкада, Нескучный бакчасында һәм Горький исемендәге Киностудиядә уза.

undefined

2025 елда «Горький +» фестивале янә өч шәһәрдә — Түбән Новгород, Казан һәм Мәскәүдә үткәрелә.

Түбән Новгородта барлыгы 52 чара уздырыла: спектакль премьералары, лекцияләр, кинофильмнар күрсәтү, экскурсияләр, стендап, мультимедиа-шоу һәм трамвайда аудиопроект[5].

undefined

Казанда, Галиәсгар Камал исемендәге яңа театр сәхнәсендә, Россиянең халык артисты Евгений Миронов чыгыш ясый. Чара программасы кысаларында шәһәрнең 11 мәйданчыгында 50 төрле вакыйга уза — алар: спектакльләр, лекцияләр, кинопремьералар, экскурсияләр һәм күргәзмәләр[6].

undefined

2026 елда фестиваль Казанда һәм Мәскәүдә аерым шәһәр программалары форматында уза[1]. Казандагы чара «Горький + Казан» дип атала һәм, Горькийның иң мәшһүр гыйбарәләренең берсенә нигезләнеп, кешелек абруе темасына багышлана[7]. Мәскәүдәге фестиваль «Горький һәм классиклар» темасы белән үткәрелә һәм төп игътибар язучының дөньякүләм һәм рус әдәбияты традицияләре белән сәнгати бәйләнешләренә юнәлтелә[8].

Горький + Мәскәү 2025

2025 елда фестиваль 28-31 августта Горький паркында[9], Яшь тамашачы театрында, «Шалом» һәм Моссовет театрларында уза. Фестивальнең темасы — язучының күренекле шәхесләр: Лев Толстой, Антон Чехов, Владимир Маяковский һәм Фёдор Шаляпин белән мөнәсәбәтләре[2].

Фестивальдә Санкт-Петербург, Казан, Воронеж һәм Новосибирск коллективлары катнаша. Алар Максим Горькийның замандашлары белән диалогларын чагылдырган куелышлар һәм музыкаль тамашалар күрсәтә. Алар арасында Горькийның «Макар Чудра» һәм «Старуха Изергиль» әсәрләренә нигезләнеп куелган музыкаль спектакль дә бар. Анда фестивальнең арт-директоры Евгений Миронов һәм Мәскәү камера хоры катнашалар.

Горький паркының төп сәхнәсендә берничә концерт уза, шул исәптән «Горькийның яраткан композиторлары» программасы да. «Рус музыка академиясе» симфоник оркестры Сергей Рахманинов һәм Эдвард Григ әсәрләрен башкара.

Фестиваль «Мәскәүдә җәй» проекты уңаеннан оештырыла. Бу проект кысаларында шәһәрнең барлык районнарында да хәйрия, мәдәни һәм спорт чаралары уздырыла[10].

Горький + 2026

2026 елда фестиваль ике шәһәрдә — Казанда һәм Мәскәүдә үтә. Казанда ул 4-7 июньдә «Человек — это звучит гордо!» шигаре белән уза[1]. Программада спектакльләр, лекцияләр, стендап-концертлар, променадлар һәм иҗади лабораторияләр каралган. Чаралар Галиәсгар Камал театрында, Марсель Сәлимҗанов исемендәге Актёрлар йортында, «Әкият» курчак театрында, А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музеенда, шулай ук Казанның иҗтимагый мәйданчыкларында оештырыла[7].

Мәскәү фестивале 28-30 август көннәрендә Горький паркында уза[2]. Темасы — «Горький һәм классиклар». Программа Уильям Шекспир, Фёдор Достоевский һәм башка классикларның Горький иҗатына йогынтысына багышлана.

Мәскәү программасына спектакль премьералары, концертлар, лекцияләр һәм башка чаралар кертелгән[8]. Игълан ителгән проектлар арасында Евгений Миронов катнашындагы спектакль-концертлар, Достоевскийның «Бедные люди» әсәре буенча куелган спектакль, Горькийның тәмамланмаган «Яков Богомолов» пьесасы буенча яңа проект, шулай ук Россия, Белоруссия, Төркия һәм Кытай коллективларының чыгышлары да бар[2].

Билетлар һәм бәяләр

«Горький +» фестивале чараларына керү ирекле. Кайбер чараларга алдан теркәлү таләп ителә, аны вакыйганың рәсми сайтында узарга мөмкин[1].

Чаралар

2026 елда фестиваль Максим Горькийга рус һәм дөнья мәдәниятенең күренекле эшлеклеләре йогынтысына багышлана, алар арасында язучылар Уильям Шекспир, Фёдор Достоевский, Николай Гоголь, Лев Толстой, Антон Чехов, Леонид Андреев, композиторлар Михаил Глинка, Модест Мусоргский, җырчы Фёдор Шаляпин һәм рәссамнар Илья Репин, Валентин Серов бар[11].

Программага махсус проектлар кертелгән:

  • «Юл чатлары» (Казан) — Горький һәм аның замандашлары язмышларының кисешүе турында;
  • «Горький балалары» (Мәскәү) — улы Максим, асрамага алынган улы Зиновий Пешков һәм кызы Нина турында;
  • режиссёр Илгиз Зәйниевның «Табор күккә китә» спектакле («Әкият» курчак театры). Куелыш Эмиль Лотянуның Горькийның иртә хикәяләре мотивлары буенча язылган сценариена нигезләнгән.

Милләтләр театрының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, фестиваль үзенең географиясен һәм форматын киңәйтә: афишада Беларусь, Кытай һәм Төркиядән халыкара куелышлар да бар[12].

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 Горький + (рус.). www.gorkiy.plus. Мөрәҗәгать итү датасы: 2 июнь 2026.
  2. 1 2 3 4 Фестиваль «Горький+» в Москве 2026: даты проведения, программа, участники, как добраться (рус.). КП-Афиша. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2026.
  3. Парк Горького - Горький+ (рус.). parkgorkogo.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2026.
  4. Горький до лепешек доведет: В Казани открылся новый туристический маршрут (2018-04-26). 1 июнь 2026 тикшерелде.
  5. Анонсирована программа фестиваля «Горький + Нижний Новгород» – Нижний сейчас (2025-06-11). 2 июнь 2026 тикшерелде.
  6. В Казани на фестивале «Горький +» выступит народный артист России Евгений Миронов (рус.). БИЗНЕС Online (17 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2026.
  7. 1 2 В Казани пройдут 50 показов в рамках фестиваля "Горький+" (рус.). ТАСС. tass.ru (9 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.
  8. 1 2 В Москве рассказали о программе фестиваля «Горький плюс» (рус.). Москва 24 (28 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 1 июнь 2026.
  9. В Москве стартует фестиваль "Горький +" под руководством Евгения Миронова (2025-08-28). 1 июнь 2026 тикшерелде.
  10. Фестиваль искусств «Горький+» начнется в Москве 28 августа (2025-07-30). 1 июнь 2026 тикшерелде.
  11. «Горький+»: Евгений Миронов, Юлия Пересильд и Алексей Фурсин объявили программу фестиваля искусств. 8 июнь 2026 тикшерелде.
  12. Вместе с летом в Казань в третий раз придет фестиваль искусств «Горький+»— Вечерняя Казань. www.evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 8 июнь 2026.

Тема буенча өстәмә