Илья Репин

Илья Ефим улы Репин (1844, Россия - 1930, Финляндия) - Россия рәссамы, тарихи һәм көнкүреш вакыйгаларына багышланган рәсемнәр, пәртрит остасы. Рәссам сәнгате Император академиясенең академигы.

Мемуарлар, кыска әсәрләр язучы. Рәссам сәнгате академиясендә остаханә җитәкчесе (1894-1907) һәм ректор (1898-1899), укытучы. Аның укучылары арасында мәшһүр рәссамнар: Б. М. Кустодиев, И. Э. Грабарь, И. С. Куликов, Ф. А. Малявин, А. П. Остроумова-Лебедева, В. А. Серов булганнар.

Тәрҗемәи хәле

1844 елда Харьков губернасында дөньяга килә.

1863 елда Санкт-Петербург рәссам сәнгате Академиясенә керә, аның укытучылары - Р.К.Жуковский һәм И.Н.Крамской була.

1890 елларда Витебск губернасында эшли.

1894-1907 елда рәссам сәнгате Академиясендә профессор, остаханә җитәкчесе.

1873 елдан чит илләр буйлап сәяхәт итә. Кайткач рәссам сәнгате күчерелә торган күргәзмәләре берлегенә керә (передвижниклар).

1930 елда Выборг губернасы, Куоккала шәһәрендә[6] вафат була.

Сайланган рәсемнәр

Әдәбият

  • Москвинов В., «Репин в Москве», М., 1955;

Иванов С., Москва в жизни и творчестве И. Е. Репина, М., 1960;

  • Грабарь И. Э., Репин, т. 1—2, М., 1963—64 (Жизнь замечательных людей);
  • Новое о Репине, Л., 1969;
  • Лясковская О. А., И. Е. Репин, 3 изд., М., 1982;
  • Пистунова А. М., Богатырь русского искусства, М., 1991;
  • Стернин Г. Ю., И. Е. Репин. Альбом, Л., 1985;
  • Федоров-Давыдов А. А., И. Е. Репин, 2 изд., М., 1989.
  1. Репин Илья Ефимович // Большая советская энциклопедия (рус.): [в 30 т.] / под ред. А. М. Прохоров — 3-е изд. — М.: Советская энциклопедия, 1969.
  2. Ilya Efimovich Repin (нидерл.)
  3. 1 2 РЕПИН // Большая российская энциклопедия. Электронная версия (рус.)Большая российская энциклопедия, 2016.
  4. Repin, Ilja Jefimovich (ингл.) // The Enciclopædia Britannica — 12 — London, New York City: 1922. — Vol. XXXII Pacific Ocean Islands to Zuloaga. — P. 268.
  5. Репин, Илья Ефимович (рус.) // Энциклопедический словарьСПб.: Брокгауз — Ефрон, 1899. — Т. XXVIIа. — С. 481.
  6. Хәзер - Ленинград өлкәсе, Репино бистәсе.