Максим Горький исемендәге әдәби премия
Максим Горький исемендәге әдәби премия (рус. Литературная премия имени Максима Горького) — Татарстанның әдәбият өлкәсендәге бүләге, ул 2003 елдан башлап Казанда тапшырыла.
Тарихы
Премия 2002 елда Казан мәдәният идарәсе, Вахитов районы хакимияте һәм А. М. Горький һәм Ф. И. Шаляпин музее тарафыннан берлектә гамәлгә куела[1][2]. Ул ел саен ике номинациядә — «Намус һәм абруй өчен» (күпьеллык нәтиҗәле әдәби, педагогик, иҗтимагый эшчәнлек өчен) һәм «Иң яхшы китап өчен» (киң яңгыраш алган иң әһәмиятле әдәби әсәр өчен) тапшырыла[3][2]. Казанда яшәүче язучылар һәм шагыйрьләр премия лауреаты була ала[2]. 2003 елда беренче лауреатлар — шагыйрьләр Марк Зарецкий (вафатыннан соң) һәм Роза Кожевникова[4][5].
2009 елда премияне тапшыру туктатылып тора[6][1]. 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән премия республика бүләге статусында яңадан торгызыла[[7][8]. Хәзерге вакытта ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырыла[9]. Бүләкне тапшыру тантанасы, гадәттәгечә, 28 мартта, М. Горькийның туган көнендә, шагыйрьнең Казандагы мемориаль музее залларында уза[2][10].
Бүләкләнүчеләр
| Ел | Лауреат | Бүләкләүнең шартлары | Искәрмәләр |
|---|---|---|---|
| 2003 | Марк Зарецкий[К 1] | намус һәм абруй өчен | [1] |
| Роза Кожевникова | иң яхшы китап өчен | ||
| 2004 | Рөстәм Сабиров | иң яхшы китап өчен | [10][1] |
| Геннадий Паушкин | әдәбият өлкәсендәге күпьеллык хезмәте өчен | ||
| 2005 | Рөстәм Кутуй | намус һәм абруй өчен | [11][1] |
| Тимур Алдошин | соңгы елларның иң әһәмиятле әсәре өчен | ||
| Нонна Орешина[К 2] | заманча яшьләр темасын иҗади яктырткан өчен | ||
| 2006 | Елена Бурундуковская | «Учебник жизни собственный пишу» шигырьләр җыентыгы өчен | [1][10] |
| Вил Мостафин | намус һәм абруй өчен | ||
| 2007 | Борис Вайнер | әдәбият өлкәсендә күпьеллык хезмәт өчен | [12][1] |
| Алёна Каримова | «Другое платье» китабы өчен | ||
| 2008 | Наилә Ахунова | намус һәм абруй өчен | [13][1] |
| Алексей Остудин | иң яхшы китап өчен | ||
| 2009 | Инга Бикбулатова | Татарстан Республикасы музей җәмәгатьчелеге белән нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен | [14] |
| Лидия Спиридонова | |||
| 2019 | Лев Кожевников | «Цветы на обочине» китабы өчен | [9][1] |
| Айрат Бик-Булатов | «История отечественной журналистики. Книга-блог» китабы өчен | ||
| 2020 | Эдуард Учаров | «Стиходворения» китабы өчен | [7][1] |
| 2021 | Азалия Бадюгина | Г. Исхакыйның «Истанбул кызы» (рус. Девушка из Станбула) һәм Нурихан Фәттахның «Сызгыра торган уклар» (рус. Свистящие стрелы) китапларын тәрҗемә иткән өчен | [15][1] |
| 2022 | Айдар Сәхибзадинов | «Проза» китабы өчен | [16] |
| 2023 | Әлфия Галимуллина | Равил Бохараев иҗатын әдәби өйрәнгән өчен | [10][17] |
| Александр Аввакумов | Бөек Ватан сугышының билгесез сәхифәләрен сәнгати яктырткан өчен | ||
| 2024 | Наил Ишмөхәммәтов | заманча әдәбиятны үстерүгә керткән өлеше өчен | [18] |
| 2025 | Ольга Журавлёва | «Сказки» китабы өчен | [18] |
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Премия имени Максима Горького. Союз писателей Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 20 март 2023 года.
- ↑ 1 2 3 4 Литературная премия им. Максима Горького. Российская государственная библиотека. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2023 года.
- ↑ Татьяна Валентинова. Юбилей в «любимейшем из университетов». Время и деньги (11 июнь 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2023 года.
- ↑ Фәйзуллина, 2011
- ↑ Дарья Коновалова | Сайт «Комсомольской правды». Президент Татарстана поддержал идею возрождения Литературной премии Горького (рус.). kazan.kp.ru - Сайт «Комсомольской правды». Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026.
- ↑ Дарья Коновалова. Президент Татарстана поддержал идею возрождения Литературной премии Горького. Комсомольская правда (13 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2023 года.
- ↑ 1 2 Галимуллина, 2021
- ↑ Президент Татарстана поддержал идею возрождения премии имени Горького. Татар-информ (12 март 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2023 года.
- ↑ 1 2 Доцент КФУ — лауреат премии имени А. М. Горького. Казанский университет (28 март 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2023 года.
- ↑ 1 2 3 4 Литературная премия и феномен Красновидова: в Казани отметили юбилей Горького. Национальный музей Республики Татарстан (29 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026.
- ↑ Наиль Курамшин. Обет служения культуре. web.archive.org (26 март 2005). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Люция Камалова. Борис Вайнер стал лауреатом премии имени Максима Горького. Татар-информ (27 март 2007). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 17 июль 2023 года.
- ↑ Ольга Кручина. У Горьковской премии — новые лауреаты. web.archive.org (28 март 2008). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ «Горьковские чтения -2009» в Литературно-мемориальном музее А.М. Горького. web.archive.org (31 март 2009). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Стали известны лауреаты литературных премий Министерства культуры РТ и Союза писателей РТ. Министерство культуры Республики Татарстан (15 март 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026. Архивировано 29 май 2021 года.
- ↑ Премия имени Горького — традиция, не теряющая актуальности. Союз писателей Республики Татарстан (26 март 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2026.
- ↑ Арина Потапова. «Неизвестные страницы»: в Казани прошла презентация книги «Горький и Красновидово». Татар-информ (28 март 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 гыйнвар 2026. Архивировано 29 март 2023 года.
- ↑ 1 2 Премия имени Максима Горького - Союз писателей РТ (2019-06-27). 23 гыйнвар 2026 тикшерелде.
Әдәбият
- Галимуллина А. Ф. Русская поэзия и художественный перевод в Республике Татарстан в 2016 —2020 годы: основные тенденции развития // Национальные литературы в контексте культурной интеграции: материалы Международного круглого стола (9 июня 2021 г., г. Казань) / сост. Л. Р. Надыршина, Ф. Х. Миннуллина. — Казань: Институт языка, литературы и искусства имени Г. Ибрагимова Академии наук Республики Татарстан, 2021. — С. 87—97. — 336 с. — ISBN 9785930913644. [рус.]
- Казанская литературная премия имени М. Горького // Татарстан язучылары — әдәби премия лауреатлары = Писатели Татарстана — лауреаты литературных премий / төз. һәм кереш сүз авт. Д. И. Фәйзуллина. — Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2011. — С. 274—275. — 287 с. — ISBN 9785298019927. [тат.] [рус.]