Казан көзе

Казан көзе (рус. Казанская осень) — ачык һавада уздырыла торган халыкара опера фестивале. 2011 елда Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижёры Александр Сладковский тарафыннан нигезләнгән[1]. Ел саен 30 августта Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда уздырыла. Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышлана[1]. 2024 елда фестиваль 14 нче тапкыр үткәрелә. Керү ирекле.

undefined

Катнашучылар

Фестивальдә төрле елларда Роберто Аланья, Дмитрий Хворостовский, Симона Кермес, Хибла Герзмава, Аида Гарифуллина, Альбина Шаһиморатова, Венера Гыймадиева, Леонардо Граменья, Динара Алиева, Андрей Жилиховский, Ольга Толкмит, Екатерина Семенчук, Владислав Сулимский, Сергей Скороходов, Любовь Казарновская, Игорь Головатенко, Чулпан Хаматова, Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар катнаша[1][2][3]. 2025 елда XV фестивальдә Екатерина Лукаш чыгыш ясый[4].

Фестивальнең программасы

Фестивальне Татарстан Республикасы Яшьләр симфоник оркестрының (сәнгать җитәкчесе — Светлана Лось, дирижёры — Нина Шестопалова) чыгышы ача[1].

Маэстро Александр Сладковский дөнья опера сәхнәсенең яшь йолдызлары Мария Баракова (меццо-сопрано) һәм Дмитрий Чеблыков (баритон) белән чыгыш ясый. Алар башкаруында В. Моцарт, Җ. Россини, К. Сен-Санс, Ж. Бизе, Н. Римский-Корсаков һәм башка композиторлар әсәрләре яңгырый[1].

Фестивальдә классик һәм заманча опера әсәрләре, шул исәптән татар телендә Татарстан композиторларының опералары башкарыла. Фестиваль кысаларында «Ак бүре» (З. Рәүпова) татар операсының дөньякүләм премьерасы, «Алтынчәч» (Н. Җиһанов) татар операсының юбилей спектакле була[3].

XV фестиваль (2025 ел)

2025 елның 30 августында фестиваль 15 нче тапкыр үткәрелә. Ул гадәттәгечә Игенчеләр сарае каршындагы мәйданда уза, керү ирекле була[5][6].

Программасы

Фестиваль Жорж Бизеның «Кармен» операсына увертюра белән ачыла. Түбәндәге әсәрләр башкарыла:

  • «Хабанера» һәм «Пиковая дама» операсыннан Полина романсы (Екатерина Лукаш);
  • «Тылсымлы флейта» операсыннан Төн патшабикәсе ариясы (Екатерина Бегунович);
  • «Кенәзь Игорь» операсыннан «Половец көйләре» (ГАСО РТ).

Дөньякүләм премьера

Татар композиторы Радик Салимовның «Чапкын» дигән тантаналы увертюрасының дөньякүләм премьерасы була. Әсәр татар атлары чабышына багышлана.

Махсус кунак

Фестивальдә опера йолдызы Альбина Шаһиморатова катнаша. Ул Винченцо Беллининың «Норма» операсыннан «Casta Diva» каватинын башкара.

Искәрмәләр

  1. 1 2 3 4 5 Татарстан Республикасы көненә багышланган «Казан көзе» XIV Халыкара опера фестивале узачак. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы (29 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024. Архивировано 3 сентябрь 2024 года.
  2. 30 августта «Казан көзе» фестивалендә Альбина Шаһиморатова чыгыш ясый. Татар-информ (27 август 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024. Архивировано 27 август 2024 года.
  3. 1 2 Казан көзе. Татарика — онлайн-энциклопедия (2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 3 сентябрь 2024. Архивировано 3 сентябрь 2024 года.
  4. XV Kazan Autumn International Opera Festival in Kazan (ингл.). picture-alliance.com (30 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 февраль 2025.
  5. Фестиваль ГАСО РТ «Казанская осень» прошел в 15-й раз (рус.). Реальное время (31 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2026. Архивировано 1 сентябрь 2025 года.
  6. XV Международный оперный фестиваль под открытым небом «Казанская осень» (рус.). ГАСО РТ (2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 май 2026.

Тема буенча өстәмә