Татарстан Республикасының Атказанган рационализаторы

Татарстан Республикасының атказанган рационализаторы — ТР мактаулы исемнәренең берсе. 1985 елда булдырылган. Бүләкләнүчеләр саны — 55 кеше (1997).[1]

Татарстан Президенты (1991 елга кадәр — ТАССР ЮШ Президумы) тарафыннан тәкъдимнәрен гамәлгә кертү җитештерүне камилләштерүгә, хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә, продукция сыйфатын, хезмәт шартларын һәм куркынычсызлык техникасын яхшыртуга, фәнни-тикшеренү һәм укыту процессын тәэмин итүгә мөһим өлеш керткән, озак еллар буе уңышлы рационализаторлык эшчәнлеген алып баручы рационализаторлык тәкъдимнәре авторларына бирелә.[2]

Тема буенча өстәмә