Уйнагыз, гармуннар! (фестиваль)

«Уйнагыз, гармуннар!» (фестиваль) (рус. «Играй, гармонь!» фестиваль-праздник народного творчества) — республика фестивале-халык иҗаты бәйрәме. Традиция буларак, һәр елны Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне кысаларында Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда бәйрәм концерты уза.

undefined

Тарихы

Бәйрәм беренче тапкыр 1985 елда уздырыла. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән килгән гармунчылар катнаша. Татарстан Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенлыгы турында декларация кабул ителгәч, Татарстан Республикасы көнен билгеләү уңаеннан фестиваль 30 августта уздырыла башлый. Бәйрәмне үткәрү традицияләре саклана[1].

2024 елда «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале XXXIX тапкыр үткәрелә. Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев мөрәҗәгать итә:

« Кадерле дуслар, мин республикабыз һәм Казан шәһәре көнендә ел саен «Уйнагыз, гармуннар!», «Түгәрәк уен» чараларын үткәрүебезгә бик шатмын. Республикабызның төрле төбәкләреннән һәм районнарыннан коллективлар килә һәм бик теләп катнаша. Республика көнендә бердәмлек - дуслык, хөрмәт һәм бер-береңә ярдәм итү ул. »

Милли шура рәисе Татарстан Республикасының Дәүләт премияләрен һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләрен тапшыра[2].

Максаты

Фестивальнең максаты — халык иҗатын таныту, иҗади төркемнәр белән таныштыру, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе үзешчәннәре төркемнәренең иҗади активлыгын арттыру.

Фестивальнең программасы

2024

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда фестивальнең рәсми ачылу тантанасы уза. Рәсми чаралардан һәм чыгышлардан соң «Гармунчылар парады» — гармунчылар һәм иҗат төркемнәренең интерактив тукталышлар белән бәйрәм йөреше. Парад юлы: Тукай скверы — җир асты кичүе — Бауман урамындагы «Родина» кинотеатры — Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе — 1 Май мәйданы — Казан Кирмәне.

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе гармунчылары һәм иҗат төркемнәре катнашында Казан Кирмәне диварлары янында йомгаклау концерты уза[1].

Оештыручылар

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарстан Республикасы мәдәнияте өлкәсендә инновацияләрне гамәлгә кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе[3].

Катнашучылар

Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе төбәкләре гармунчылары һәм үзешчән халык авыз иҗаты төркемнәре.

Сылтамалар

Тема буенча өстәмә