Васил Шәйхразиев
Васил Шәйхразиев (шулай ук Васил Шәйхразыев[1], Васил Гаяз (Габтелгаяз) улы Шәйхразиев[2]; 3 февраль 1963, 3 февраль 1963, Минзәлә районы, Сәет ) — Россия Һәм Татарстанның дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе. Яр Чаллы шәһәре мэры (2010—2014), Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2014 елдан), Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе (2017 елдан). «Бердәм Россия» сәяси фиркасе әгъзасы.
Тәрҗемәи хәле
Васил Шәйхразиев 1963 елның 3 февралендә ТАССРның Минзәлә районы (хәзерге Тукай районы) Сәет авылында туа. «Хокук белеме» белгечлеге буенча Cоʙет Социалистик Республикалар Беpᴫеᴦе ЭЭМ югары юридик читтән торып уку мәктәбен тәмамлый (1990).
1981—1983 елларда Биробиҗан шәһәрендә (Яһүд АӨ) ССРБның КГБ чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәтен үти.
Хезмәт юлы
- 1980—1981 — «Автозаводстрой» төзелеш иарәсендә (Яр Чаллы) монтёр.
- 1983—1993 — ТАССР ЭЭМ Яр Чаллы бүлеге оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәш бүлекчәсен җитәкли, милиция капитаны.
- 1993—1995 — «Челныбанк» АКБ хокук идарәсе башлыгы.
- 1995—2003 «„Челны“ финанс компаниясе» ЧҖШ (Яр Чаллы) директоры.
- 2003—2004 — Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгы Илдар Халиковның ярдәмчесе.
- 2004—2005 — Яр Чаллы шәһәр хакимияте башлыгының беренче урынбасары.
- 2006—2010 — Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе.
- 2010—2014 — Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы, Яр Чаллы мэры.
- 2014 елның октябрь аеннан Татарстан премьер-министры урынбасары.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- 1988 ― «Cовет Социалистик Республикалар Беpᴫеᴦе Кораллы Көчләренә 70 ел» медале;
- 1991 ― «Мактауга лаек хәрби хезмәт өчен» медале;
- 2005 ― «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
- 2006 — «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуда актив катнашкан өчен» медале;
- 2006, 2010 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
- 2007 — РФ Оборона министрының Мактау грамотасы;
- 2008 — «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале;
- 2008 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале;
- 2008 — «Кара диңгез флотына 225 ел» юбилей билгесе;
- 2008 — «Яр Чаллы шәһәре алдындагы казанышлар өчен» аерымлык билгесе;
- 2010 ― «Дәүләт һәм муниципаль идарәдә ел менеджеры» IV РФ бәйгесе җиңүчесе;
- 2011 — Россия Федерациясе Төбәк үсеше министрлыгының Рәхмәте;
- 2012 — РФ Оборона министрының Мактау грамотасы;
- 2012, 2016 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
- 2013 ― «Дуслык» ордены (РФ);
- 2014 — «Үзидарә органнарын үстергән өчен» медале;
- 2019 ― «Почет» ордены (РФ) ― ирешелгән хезмәт уңышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен[3];
- 2020 — «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медале;
- 2022 — «Әл-Фахр» ордены;
- 2022 — «Әл-Хамд» — «Мактау һәм дан» ордены;
- 2023 ― «Дуслык» ордены (Татарстан) ― рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау һәм үстерүгә, тынычлыкны һәм конфессияара татулыкны ныгытуга зур өлеш керткәне өчен[4];
- 2023 ― «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» орден медале (Әстерхан өлкәсе)[5];
- 2025 — Александр Невский ордены[6].
Иҗтимагый эшчәнлеге
- Татарстанның Әтиләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе (2016 елның мартыннан)[7].
- 2017 елның 3 августында Бөтендөнья татар конгрессының VI съездында Милли Шура рәисе итеп сайлана[8].
- 2016—2022 елларда ― Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе[9].
Искәрмәләр
- ↑ ТР вице-премьеры Васил Шәйхразыев Милли Шура рәисе итеп сайланды — Дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм "Рәсми Татарстан" порталы. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ архив күчермәсе, archived from the original on 2018-09-30, retrieved 2025-09-11
- ↑ Василь Шайхразиев удостоен “Ордена Почета”. Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Василю Шайхразиеву вручен орден “Дуслык”. Всемирный конгресс татар. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Васил Шәйхразыевка «Әстерхан өлкәсе каршындагы казанышлары өчен» медале бирелде. Татарстан, Россия, дөнья яңалыклары татарча - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 25.03.2025 № 163 ∙ Официальное опубликование правовых актов (рус.). publication.pravo.gov.ru (25 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Татарстанның «Әтиләр берлеге» оешмасын Васил Шәйхразиев җитәкләде. Сююмбике (16 март 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Национальный совет «Милли шура» возглавил Василь Шайхразиев, а Шаймиев отшутился (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.
- ↑ Марат Җаббаров Шәйхразыев урынына Татарстанның ат үрчетү федерациясе рәисе итеп куелды. Татарстан, Россия, дөнья яңалыклары татарча - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 сентябрь 2025.