Марат Айзатуллин
Марат Мансур улы Айзатуллин (рус. Мара́т Мансу́рович Айзату́ллин, 15 декабрь 1977, Буа, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (2020 елның 5 октябреннән)[1].
Тормыш юлы
1977 елның 15 декабрендә Татарстан АССРның Буа шәһәрендә туа[2].
2001 елда «Сәнәгать предприятиеләрен, шәһәрләрне электр белән тәэмин итү» белгечлеге буенча Казан дәүләт энергетика университетын, 2011 елда — «Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын; 2019 елда «Сәнәгать һәм гражданлык төзелеше» белгечлеге буенча Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының ике еллык курсларын тәмамлый[3].
Һөнәри эшчәнлеге
2000—2003 елларда Казанның «Татводоканал» оешмасында машина йөртүче, баш механик булып эшли. 2003 елдан башлап шәхси эшмәкәр[4].
2008—2009 елларда — баш белгеч-энергетик, юллар төзәтү һәм карап тоту идарәсе башлыгы урынбасары, «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү буенча баш идарәсе» дәүләт учреждениесенең юлларны һәм күпер корылмаларын төзәтү һәм карап тоту идарәсе башлыгы урынбасары[5].
2010—2012 елларда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында эшләр идарәчесе вазифасын башкара.
2012 елдан 2023 елга кадәр Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары булып эшли.
2013 елның 30 сентябреннән «Татарстан Төп инвестицион-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесен җитәкли. 2014 елдан 2020 елга кадәр — «ТР торак-коммуналь хуҗалыгы Фонды» коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры[6].
2020 елның 5 октябрендә Марат Айзатуллин Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы итеп билгеләнә[7].
Министр җитәкчелегендә 2020 елдан төбәктә түбәндәге проектлар гамәлгә ашырыла:
- 2025 елга торакны капиталь төзәтү программасы[8];
- Казан агломерациясендә проектлар («Зур Зеленодольск» һәм «Лаеш төене»)[9];
- «Цифрлы төзелеш» программасы: программа кысаларында республика территориясендә «Мин төзим» суперсервисы эшли, «Локоло» кушымтасы булдырыла, ул күпфатирлы йортларда яшәүчеләрнең идарәче компанияләр, бизнес, күршеләр белән аралашуын җиңеләйтергә мөмкинлек бирә[10];
- Казан порты янындагы территориядә төзелеш программасы[11] һ.б.
Гаилә
Өйләнгән, ике ул һәм кыз тәрбияли. Улы Камил КФУның юридик факультетында укый һәм ТР ГИСУ хоккей командасында уйный[12]. Әти-әнисе эшчеләр: әтисе озак еллар газлаштыру һәм мелиорация өлкәсендә эшләгән, ә әнисе Буа шикәр заводында гади эшче, аннан склад мөдире вазифасыннан лаеклы ялга чыккан[7].
Яраткан шөгыльләре: хоккей, аучылык, балык тоту.
Бүләкләре
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2022);
- «Россия Федерациясе милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәтенә 5 ел һәм Россия хокук саклау гаскәрләренә 210 ел» истәлекле медале (2022);
- Россия Федерациясе Иминлек Советы Секретаренең Мактау грамотасы (2022);
- Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы Рәисенең Рәхмәт хаты (2022);
- Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Мактау грамотасы (2022);
- Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты (2022);
- «Төзелештәге казанышлар өчен» ордены (2024);
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2024)[13];
- РФ Федераль Җыены Федерация Советының Мактау грамотасы (2025);
- «Казан файдасына хезмәт һәм батырлык өчен» аерма билгесе (2025)[14];
- «Дуслык» ордены (2026) — төзелеш тармагын үстерүгә һәм Татарстан Республикасының оборона-сәнәгать потенциалын ныгытуга зур өлеш керткән өчен[15].
Искәрмәләр
- ↑ Айзатуллин Марат Мансурович (рус.). minstroy.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Айзатуллин Марат Мансурович / TatCenter.ru
- ↑ Министром строительства Татарстана стал Марат Айзатуллин. РБК (5 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Айзатуллин Марат Мансурович министр строительства, архитектуры и ЖКХ Республики Татарстан (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Марат Айзатуллин биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Айзатуллин Марат Мансурович / Бизнес Onlin
- ↑ 1 2 Дмитрий Катаргин. Who is Mr. Айзатуллин: 10 малоизвестных фактов о новом главе стройкомплекса РТ (рус.). БИЗНЕС Online (9 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Иван Скрябин. Освоить 11 миллиардов: как Айзатуллин и Абузяров открыли новый сезон капремонта (рус.). БИЗНЕС Online (25 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Марат Айзатуллин: Татарстан продолжит строить более 3 млн м² жилья в год. РБК (10 август 2024). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ «Счастлив тот человек, который каждый день может видеть результаты своего труда»: Марату Айзатуллину – 45 (рус.). БИЗНЕС Online (15 декабрь 2022). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Ахмед Шакиров. Марат Айзатуллин: «Задача – обеспечить комплексную застройку территорий» (рус.). protatarstan.ru (8 август 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Сыновья Фардиева, Леонова, Сафина и 26-летний селфмейд-миллионер: топ-60 завидных женихов Татарстана (рус.). БИЗНЕС Online (23 февраль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Путин Казан Башкарма комитеты җитәкчесен Дуслык ордены белән бүләкләде. Татарстан, Россия, дөнья яңалыклары татарча - «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы (23 гыйнвар 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ Айзатуллин Марат Мансурович — Татцентр.ру. Татцентр. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 ноябрь 2025.
- ↑ О награждении орденом «Дуслык» (рус.). rais.tatarstan.ru (23 июнь 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.