Кадыйров Азат Рифгать улы
Тәрҗемәи хәле
Азат Кадыйров 1973 елның 29 августында Казанда туа.
Белеме
«Инженер» һәм «дәүләт һәм муниципаль идарә» белгечлекләре буенча Казан дәүләт химия-технология университетын (1996), «спортның уен төрләрендә менеджмент» белгечлеге буенча Дәүләт идарә университетын (2003) тәмамлый.
Хезмәт юлы
1993—1996 елларда «Теплоэнергострой-2» төзелеш идарәсе карамагындагы җитештерү-техник комплектация идарәсе (УПТК) хезмәткәре булып эшли[3].
1997—1998 елларда Казан шәһәре Мәдәният фонды операторы[3].
1998—1999 елларда «Фирма „Фиса-Сити“» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә менеджер вазифаларын башкара[3].
1999―2001 елларда Татарстан Республикасы Балалар һәм яшьләр эшләре дәүләт комитетының социаль-икътисади проблемалар бүлеге баш белгече.
2001―2005 елларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының стратегик үсеш, бюджетны планлаштыру һәм контроль бүлеге баш белгече.
2006―2009 елларда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының туриндустрияне үстерү бүлеге баш белгече, әйдәп баручы киңәшчесе, программаларны үстерү һәм рекламацияләү бүлеге башлыгы урынбасары.
2009―2020 елларда «XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы башкарма дирекциясе» (соңрак исеме «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган автоном оешмасы итеп үзгәртелгән) директор урынбасары, генераль директорның беренче урынбасары һәм генераль директоры[4].
2020 елның февраленнән 2024 елның 17 маена кадәр ― Россия Федерациясе спорт министрының (Олег Матыцин) беренче урынбасары[5].
2024 елның 19 июнендә Татарстан Республикасы Рәисенең 473 нче санлы указы нигезендә Татарстан Республикасы җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры итеп билгеләнә[6], вазифада 2025 елга кадәр эшли.
Азат Кадыйров 2025 елның 23 сентябрендә, Татарстан Республикасы Рәисенең «А. Р. Кадыйровны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләп кую турында»гы 771 санлы указына ярашлы, республиканың яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләнә[7].
Шәхси тормышы
Өйләнгән, ике улы бар.
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале[4];
- 2011 — Казан шәһәренең Мактау грамотасы (2011);
- 2013 — Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак—коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы;
- 2013 — Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Рәхмәт хаты;
- 2013 — Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Башкарма дирекциясенең Рәхмәт хаты;
- 2014 — Россия Федерациясе Президентының Мактау грамотасы[4];
- 2014 — Россия Федерациясе Спорт, туризм һәм яшьләр сәясәте министрлыгының Мактау грамотасы[8];
- 2015 — «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;
- 2016 — «Татарстан Республикасының „Динамо“ җәмгыятенә 90 ел» юбилей медале;
- 2017 — Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәте[8];
- 2018 — Россия Федерациясе спорт министрының Рәхмәте[8];
- 2018 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
- 2019 — Россия Федерациясе Спорт министрлыгының Мактау грамотасы;
- 2020 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале[8];
- 2024 — «Дуслык» ордены[9].
Искәрмәләр
- ↑ Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры (рус.). Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ Кадыров Азат Рифгатович (рус.). Государственная гражданская и муниципальная служба. Мөрәҗәгать итү датасы: 4 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 Кадыров Азат Рифгатович (рус.). Министерство земельных и имущественных отношений Республики Татарстан. mzio.tatarstan.ru.
- ↑ 1 2 3 Кадыров Азат Рифгатович (рус.). «Бизнес Online» — общественно-политическая интернет-газета. www.business-gazeta.ru.
- ↑ Минземимущество Татарстана возглавил Азат Кадыров [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 ноябрь 2025.
- ↑ Рустам Нигматуллин представил коллективу Минземимущества республики нового руководителя (рус.). Министерство земельных и имущественных отношений Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ А.Р. Кадыйровны Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры итеп билгеләп кую турында. pravo.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 5 ноябрь 2025.
- ↑ 1 2 3 4 Кадыров Азат Рифгатович (рус.). «Реальное время» ― интернет—газета. realnoevremya.ru. [Тикшерелгән 5 ноябрь 2025]
- ↑ Кадыров Азат Рифгатович (рус.). Татар-информ. www.tatar-inform.ru. [Тикшерелгән 5 ноябрь 2025]