Роман Шәйхетдинов

Роман Александр улы Шәйхетдинов (рус. Рома́н Алекса́ндрович Шайхутди́нов, 28 август 1974, Казан) — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры (2012 елның 28 маеннан 2019 елның 5 июненә кадәр). 2019 елның 5 июненннән – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары[1].

Тормыш юлы

1974 елның 28 август көнендә Казанда туа.

Белеме

«Юриспруденция» белгечлеге буенча Казан дәүләт университетын тәмамлый (1996), шунда ук аспирантураны бетерә (2000)[2], Россия академиясенең халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Җитәкчелек осталыгы: төбәк такымнарын үстерү» буенча квалификация күтәрү өчен өстәмә һөнәри программа үтә (2016). 2017 елда Мәскәүдәге «СКОЛКОВО» идарә мәктәбе һәм Казан (идел Буе) федераль университетының уртак «Татарстан Республикасы стратегик проектлары белән идарә итү моделе» программасы чикләрендә белемен арттыра. 2018 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең «Executive Master in Public Managment» программасы буенча профессиональ сәләтләрен үстерү курсларын тәмамлый. 2021 елда Саклык банкының корпоратив университетында «Цифрлы трансформация белән идарә итү» программасын уза. 2025 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә «Җитәкченең системалы һәм тәнкыйди фикерләве» өстәмә һөнәри программасын тыңлый.

Инглиз телен белә.

Хезмәт юлы

19951997 еллар — Татарстан Республикасы тышкы икътисади элемтәләр министрлыгының хокуки департаментындагы I категорияле белгеч.

19971998 еллар — Татарстан Республикасы финанс министрлыгының юридик бүлегендәге әйдәп баручы белгеч.

19982000 елларда — «Телесет» ҖЧҖның юридик бүлеге җитәкчесе.

20002002 елларда — «Сети телекоммуникационных компаний» ҖЧҖ генераль директоры (Мәскәү).

20062011 елларда — Teleset Networks компанияләр төркеменең баш операцион директоры.

20062011 елларда — «ТНПКО» ААҖ генераль директоры.

20022011 елларда — «Телесет» ҖЧҖ генераль директоры[3].

2011 елның июль — 2012 елның май ае — Татарстан Республикасында «Ростелеком» ААҖның филиалы Teleset Networks PLC баш операцион директоры[4].

2012 елның 28 маеннан 2019 елның 5 июненә[5] кадәр Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән Р. А. Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры.

2019 елның 5 июненнән — Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары[1].

Татарстан Республикасы Хөкүмәте министры вазифасындагы эшчәнлеге

Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә килгәч, Николай Никифоров башлап җибәргән комплекслы мәгълүматлаштыру эше актив үсеш ала.

Шулай Шәйхутдинов министр вазифасы вакыттында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвешкә күчерү өлкәсендә планлы эш дәвам итә. Әгәр 2012 елда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында 86 хезмәт электрон рәвештә булса[6], 2018 елга аларның саны 250 гә якын[7], татарстанлыларның 80 % тан артыгына «читтән торып» режимында хезмәт күрсәтелә[8]. 2017 елда Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү проекты белән Татарстан БМО каршындагы Халыкара электр элемтәсе берлеге (ru) конкурсында беренче урынны яулый[9].

Шәйхетдинов гражданнар һәм дәүләт хезмәттәшлеген арттыру өчен краудсорсинг (ru) платформаларын үстерүгә аерым игътибар бирә. Шулай итеп, Шәйхутдинов министр вазыйфасы вакыттында «Халык инспекторы» сервисы эшли башлый, аның ярдәмендә татарстанлылар республика юлларында хокук тәртибен тәэмин итүдә катнаша ала[10]. Әлеге сервисны Россиянең башка төбәкләрендә дә куллану планлаштырылган[11]. Шәйхетдинов министрлыгы вакытында, мөһим мәсьәләләр буенча гражданнарның мөрәҗәгатьләрен кабул итү максаты белән «Халык контроле» системасы эшли башлый[12]. Инде өч елдан соң әлеге система «Дәүләт һәм җәмгыять элемтәсен тәэмин итүдә мәгълүмати технологияләр» номинациясендә «ПРОФ-IT.2014» Бөтенроссия IT-проектлар конкурсында беренче урынны яулады[12].

2010—2011 елларда мәктәпләрне яңа компьютерлар белән җиһазландыру Татарстанның электрон белем бирү системасын үстерүгә зур йогынты ясады[13]. Әлеге системаны үстерү кысаларында, республика мәктәпләрендә 11 меңнән артык Wi-Fi нокталары урнаштырылган, шулай ук 2018 ел ахырына кадәр урта һөнәри белем бирү оешмаларында 1,5 мең нокта барлыкка киләчәк[14].

Роман Шәйхетдинов катнашында 2014 елда Татарстанда сәламәтлек саклау өлкәсендә эшкә яраксызлык хакында электрон таныклыклар бирү буенча проект гамәлгә ашырылды[15]. 2018 елдан башлап ул республиканың барлык медицина оешмаларында кулланылышка керде. Бүгенге көндә авыру таныклыгын электрон рәвештә бирү буенча Татарстан 2 нче урында тора[16].

2012 елның 1 мартында DVB-T2 форматындагы цифрлы ТВ Россиядә беренче булып Татарстанда эшли башлый[17]. Ә 2013 елның 25 июнендә Казан — Россия Федерациясендә цифрлы телевидениенең икенче мультиплексын башлап җибәргән беренче шәһәр була[18].

Шәйхетдинов җитәкчелегендә Министрлык кәрәзле элемтәнең территориясен арттыруда актив эш алып бара. Шулай 2017 елда сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итү буенча «Төбәкара инфраструктура төркеме» компаниясе барлыкка килә[19].

Шәйхетдинов Республикада 2011 елдан бирле алып барыла торган асылма элемтә линияләрен бетерү эше буенча куратор булып тора. Бу проектны тормышка ашыруда төбәкнең тугыз шәһәре катнаша. 2018 ел башына Татарстанда барлык асылмалы линияләрнең 50 % ы инде җир астына күчерелә[20].

Роман Шәйхетдинов катнашында ИТ-белгечләр өчен яңа шәһәр — Республиканың Югары Ослан муниципаль районындагы Иннополис шәһәре төзелеше актив алып барыла. «Проект чит илгә китәргә теләгән белгечләр өчен яхшы альтернатива булачак, аның бурычы — кызыклы эш урыннары, бизнес алып бару һәм эшләнмәләрне капитализацияләү өчен шартлар булдыру», — дип белдерә Шәйхетдинов[21]. Шәһәрнең рәсми ачылышы 2015 елның 9 июненә туры килә[22]. Биредә барлык инфраструктура да эшли, шәһәрдә 3 меңгә якын кеше яши, 160 компания теркәлгән, аларның 77 се «Иннополис» резидентлары һәм партнерлары, шулар арасында — Тинькофф банк[23], Сбербанк[24], Schneider Electric[25] һәм башкалар бар.

Биредә Россиянең ИТ-индустриясе өчен, Карнеги Меллон Университеты белән хезмәттәшлектә, Иннополис Университеты ачыла. Шәйхетдинов фикеренчә, әлеге университет Россиядә IT-белгечләр әзерләүнең сыфатын арттыруга юнәлдерелгән[26].

Татарстан Республикасының мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгында эшләү дәверендә, Шәйхетдинов Россиянең эре компанияләре белән актив диалог урнаштыра. Аның инициативасы буенча региональ хөкүмәт «Ростелеком» һәм «Яндекс» компанияләре белән хезмәттәшлек турында килешү төзи. Әлеге килешүләрнең нәтиҗәсе буларак, 2018 елның маенда Иннополиста 5G челтәре эшли[27] һәм беренче пилотсыз таксилар йөри башлый[28]. Шулай ук Роман Шәйхетдинов Россия Федерациясе Хөкүмәте адресына Иннополистны пилотсыз транспортларны сынау буенча мәйданчык буларак куллануны тәкъдиме белән чыга[29].

undefined

Республика һәм татар халкы файдасына Вики-технологияләрне куллануны җиңеләйтүгә юнәлгән башка гамәлләр арасында, Россия Федерациясендә һәм дөньяда беренче булып Татарстан Республикасының «Рәсми Татарстан» порталында урнашкан бар республика һәм муниципаль башкарма хәкимият органнарының веб-сайтларны «Creative Commons» ирекле эчтәлек лицензияләренә күчерә[30][31].

2018 елда Шәйхетдинов Татарстанда «Цифрлы икътисад» милли проектының кураторы итеп билгеләнә[32]. Аның фикеренчә, цифрлаштыру — гражданнарның дәүләт һәм муниципаль органнары белән элемтәсе, һәм элеге элемтәне ныгыту өчен барлык процессларны мөмкин кадәр электрон рәвешкә күчерергә кирәк[33].

Гаиләсе

Өйләнгән, өч баласы: кызлары — Елена белән София, улы — Борис[34].

Бүләкләре

  • Халыклар дуслыгы ордены (2025);
  • «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» орден медале (2024);
  • «Россия Федерациясенең Мактаулы фән һәм югары технологияләр хезмәткәре» мактаулы исеме (2024);
  • Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә өлкәсе хезмәткәре (2018)[35];
  • «2018 елның 18 март көнне үзган Россия Федерациясе Президентын сайлауларны уңышлы үткәрүдә кулланылган ГАС „Выборы“ системасының, тавыш бирү процедураларны видео каналлары аркылы тапшыру һәм видеотрансляций процедур голосования и реализации возможностей мобиль сайлаучы мөмкинлекләрнең туктаусыз эшләвен тәэмин итүгә кертем өчен» Россия Федерациясе элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының рәхмәт хаты (2018);
  • «Россия почтасы» Федераль дәүләт унитар предприятиесенең «Казанда почта логистикасы үзәген төзүдә булышлык өчен» рәхмәт хаты (2018);
  • Россия Федерациясе буенча Татарстан Республикасының позитив имиджын үстерүдәге проектларында актив катнашу өчен Татарстан Республикасы Президенты Аппаратының рәхмәт хаты (2016);
  • «2015 елда Казанда узган XVI нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале;
  • 2015 елда Казанда узган XVI нчы су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты һәм XVI нчы су спорт төрләре буенча «Мастерс» дөнья чемпионатын әзерләүгә һәм уздыруга кертән зур өлеш өчен Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте;
  • «Профсоюз эшчәнлегендә актив катнашу һәм партнерлык кысаларында Профсоюз белән нәтиҗәле хезмәттәшлек» өчен «Элемтә өлкәсендә социаль партнерлыкның 20 еллыгы» истәлекле медале;
  • «2014 елда Сочида узган XXII Кышкы Олимпия уеннары һәм XI Кышкы Паралимпия уеннары» истәлекле медале
  • «Дәүләтнең мәгълүмат саклау системасын ныгыту өчен» медале (2014);
  • II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденының медале (14 гыйнвар, 2014);
  • «Элемтә остасы» мактаулы исеме (2010);
  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
  • «Монтажланган үткәргеч сыешлыгының үсеш темплары буенча» номинациясендә Татарстан Республикасы Элемтә министрлыгы «Тармакның иң яхшы җитәкчесе — 2004» конкурсында җиңүче;
  • Россиякүләм «Ел Менеджеры — 2004» бәйгесе лауреаты;
  • Татарстан Республикасы элемтә министрлыгының мактау грамотасы (2003).

Искәрмәләр

  1. 1 2 Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан (рус.). Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 11 декабрь 2025.
  2. Танылган КФУ студентлары Выдающиеся выпускники КФУ. Казан федераль университеты. Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 6 ноябрь.
  3. Арслан Минвалеев. Ху из мистер Роман Шайхутдинов? деловая газета «Бизнес-Онлайн» (22 май 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: ноябрь 2018.
  4. Михаил Иванов. Роман Шайхутдинов назначен директором филиала «Ростелекома» в республике Татарстан. http://www.cnews.ru/+(8 август 2011). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 6 ноябрь көне.
  5. архив күчермәсе, archived from the original on 2019-06-05, retrieved 2019-06-05 
  6. Ирина Дурницына. К 2018 году до 80% госуслуг в Татарстане приобретут электронный вид. РИА Новости (2015 елның 8 декабрь көне). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 16 декабрь көне.
  7. Татарстан электрон хезмәтләре исемлеге 2018 елның 25 сентябрь көнендә архивланган. [рус.]
  8. Электрон дәүләт аналитика үзәге. Росстат посчитал долю граждан, получавших электронные госуслуги в 2017 году. Ежедневное онлайн-издание D-russia.ru (19 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  9. Ирина Дурницына. Проект "Открытый Татарстан" победил на международном конкурсе в Женеве. РИА Новости (13 июнь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  10. За безопасность на дорогах Татарстана ответит "Народный инспектор". Информационно-аналитический журнал RUБЕЖ ru-bezh.ru (16 июль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  11. Сергей Сыркин. Народный инспектор: гаджет станет грозным оружием борьбы с нарушителями ПДД. НТВ телеканалы (6 октябрь 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  12. 1 2 Электрон дәүләтнең эксперт үзәгенең аналитика бүлеге. ГИС “Народный контроль”. Ежедневное онлайн-издание D-russia.ru (6 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  13. Олег Корякин. Классный подарок. Всех учителей Татарстана обеспечат ноутбуками. Российская газета (18 февраль 2010). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  14. Все колледжи и техникумы Татарстана до конца года будут оснащены точками Wi-Fi. ТАСС (19 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  15. Татарстан стал пилотным регионом по запуску системы электронных больничных листов. CNews (28 май 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  16. Татарстан на втором месте в России по выдаче электронных больничных. Республика Татарстан газетасы (11 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  17. Впервые в России вещание цифрового ТВ в формате DVB-T2 началось в Татарстане. Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы (1 март 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне. Архивировано 10 май 2021 года.
  18. Ольга Кондрева. В Казани запустили второй мультиплекс цифрового ТВ. Российская газета (25 июнь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  19. Елизавета Титаренко. «Сотка высоток» поймала свой МИГ. Российская ежедневная газета новостей о цифровой трансформации, телекоммуникациях, вещания и ИТ ComNews.ru (27 февраль 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  20. Мария Андреева. Воздушная дилемма. Операторы связи Республики Татарстан (РТ) перевели в подземные коммуникации почти 50% воздушных линий связи. Российская ежедневная газета новостей о цифровой трансформации, телекоммуникациях, вещания и ИТ ComNews.ru (20 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  21. Юлия Воронина. Самородки в одном месте. Российская газета (26 ноябрь 2013). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  22. Церемония открытия наукограда Иннополис состоялась при участии Медведева в Татарстане. Интерфакс-Россия (9 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  23. «Тинькофф Банк» инвестирует в IT-проект в Иннополисе 50 миллионов рублей. Онлайн-газета деловых новостей «Реальное время» RealnoeVremya.ru (4 апрель 2017). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  24. Сбербанк заключил с Татарстаном соглашение о сотрудничестве в инносфере. РИА Новости (13 октябрь 2016). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  25. Schneider Electric открывает центр инноваций в Иннополисе. Computerworld Россия (18 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  26. Ирина Дурницына. Шайхутдинов: Татарстан хочет привлечь лучших IT-специалистов. РИА Новости (18 декабрь 2012). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  27. В Татарстане запустили сеть 5G. Аргументы и факты (21 май 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  28. Сергей Кирсанов. В Татарстане запустили первое в Европе беспилотное такси. Российская газета (28 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2018.
  29. Власти Татарстана рассчитывают создать в Иннополисе площадку для испытания беспилотников. ТАСС (17 октябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  30. Главные сайты Татарстана перешли на свободную лицензию. Викиновости (2 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 18 декабрь көне.
  31. Главные сайты Татарстана перешли на свободную лицензию. Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы (3 сентябрь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 18 декабрь көне. Архивировано 19 декабрь 2018 года.
  32. Рөстәм Миңнеханов. Распоряжение Президента Республики Татарстан №262 «Об утверждении Перечня кураторов и исполнительных органов государственной власти Республики Татарстан, ответственных за реализацию национальных и федеральных проектов в Республике Татарстан». Татарстан Республикасы Президенты (9 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 17 декабрь көне.
  33. В Сочи обсудили будущее цифровой экономики России. Информационно-аналитический журнал RUБЕЖ ru-bezh.ru (20 февраль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 17 декабрь 2018.
  34. Шайхутдинов Роман Александрович - биография. PeopleLife.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 6 ноябрь көне.
  35. Президент РТ поблагодарил приглашенных на торжественную церемонию за вклад в развитие республики и страны. Татар-информ (2018 елның 29 август көне). Мөрәҗәгать итү датасы: 2018 елның 6 ноябрь көне. [рус.]

Тема буенча өстәмә