Айрат Хәйруллин (1981)

Айрат Ринат улы Хәйруллин (рус. Хайруллин Айрат Ринатович, 11 декабрь 1981, Баулы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре башлыгы (2015—2019), Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры (2019—2025). Татарстан Республикасының атказанган мәгълүматлаштыру һәм элемтә хезмәткәре (2025)[1].

Тормыш юлы

1981 елның 11 декабрендә Татарстан АССР Баулы шәһәрендә туган[2].

Белеме

2003 елда Казан дәүләт технология университетының социаль-икътисад факультетын тәмамлый.

2007 елда социология фәне буенча кандидатлык диссертациясен яклый.

2010 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтында МВА программасы буенча укый (эшлекле администрацияләү остасы).

2014 елда Executive MBA Colorado State University программасы буенча белем ала.

2018 елда Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте университетында «Цифрлы икътисад шартларында нәтиҗәлелек белән идарә итү» программасы буенча квалификациясен күтәрә.

2020 елда Executive MBA Hong Kong University of Science and Technology программасы буенча укый.

Хезмәт юлы

1996—2002 елларда — Баулы кирпеч заводында кирпеч салучы-сортларга аеручы[3].

2002—2003 елларда — Татарстан Республикасы элемтә министрлыгында I категорияле белгеч.

2003—2007 елларда — Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында әйдәп баручы белгеч, баш белгеч, бүлек башлыгы.

2007 елның мартыннан — «Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге» ДУ генераль директоры урынбасары.

2008 елның 28 мартыннан — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратында Мәгълүмат коммуникацияләре, мәгълүматны саклау һәм матди-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы, 2010 елның 23 апреленнән — Аппарат җитәкчесе урынбасары, 2011 елның 1 гыйнварыннан — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе урынбасары — Эшләр белән идарә итүче.

2012 елның 31 маеннан — Татарстан Республикасы Президентының икътисадый мәсьәләләр буенча ярдәмчесе.

2015 елның 2 мартыннан — Әлмәт муниципаль районында: башкарма комитет җитәкчесе в. б.[4], 2 апрельдән — Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, 23 сентябрьдән — Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы Советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы, Әлмәт шәһәре Советы рәисе[5].

2019 елның 5 июненнән — Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры[6]. Министрлыкны үзгәртеп кору сәбәпле, 2019 елның 25 сентябреннән — Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеше, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры. 2025 елның 25 сентябрендә министр вазифасыннан китә[7][8].

2026 елда җәмәгать башлангычында Татарстан Республикасы премьер-министры ярдәмчесе итеп билгеләнә. Бу вазифада ул республикада ясалма фәһем технологияләрен үстерү һәм кертү белән шөгыльләнүче комиссия әгъзасы була[9].

Дәүләт бүләкләре

Гаиләсе

Өйләнгән. Өч ул тәрбияли.

Шәхси тормышы

Фотога төшерү, йөзү, хоккей белән шөгылләнә.

2021 елдан фән, техологияләр, ясалма фәһем үсеше турында подкаст алып бара[10]. Аның студиясенә дизайнер Артемий Лебедев, маркетолог Игорь Манн, биолог Станислав Дробышевский, астроном Владимир Сурдин һ.б. билгеле шәһесләр килә.

Искәрмәләр

  1. 1 2 О присвоении почетного звания «Заслуженный работник информатизации и связи Республики Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (18 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 август 2026.
  2. 1 2 Справочник персоналий. tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  3. Хайруллин Айрат Ринатович экс-министр цифрового развития государственного управления, информационных технологий и связи РТ​ (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  4. СРОЧНО! Помощник президента РТ Айрат Хайруллин утвержден и.о. руководителя исполкома Альметьевска (рус.). БИЗНЕС Online (2 март 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  5. Айрат Хайруллин единогласно избран Главой Альметьевского муниципального района (рус.). Альметьевский муниципальный район и город Альметьевск (23 сентябрь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  6. Айрат Хайруллин возглавил Министерство информатизации и связи Татарстана — Единый Портал органов государственной власти и местного самоуправления "Официальный Татарстан" (рус.). tatarstan.ru (5 июнь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  7. Айрат Хайруллин займет должность замглавы Минцифры России. www.evening-kazan.ru (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  8. Хайруллин прокомментировал свой уход из минцифры РТ: «Татарстан не просто место работы – это судьба, и я продолжаю ее здесь» (рус.). БИЗНЕС Online (25 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 ноябрь 2025.
  9. Экс-министр «цифры» РТ Айрат Хайруллин стал помощником премьер-министра Татарстана. business-gazeta.ru. ООО «БИЗНЕС Online» (10 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 10 март 2026.
  10. Татьяна Демина. Глава Минцифры Татарстана запустил свой подкаст на YouTube. realnoevremya.ru (1 декабрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 11 март 2026.

Тема буенча өстәмә