Николай Никифоров

Николай Анатолий улы Никифоров (рус. Николай Анатольевич Никифоров; 24 июнь 1982, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе.

Россия Федерациясенең цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры вазифаларын башкаручы (2018 елның 15 маеннан 18 маена кадәр)[1][2]. Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры (2012 елның 21 маеннан 2018 елның 15 маена кадәр). «Иннополис Тех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры (2021 елдан)[3].

Тәрҗемәи хәле

1982 елның 24 июнендә Казанда туа.

Белеме

1999 елда Казанның 139 нчы санлы мәктәбен алтын медальгә тәмамлый. 1998 елда, әле мәктәптә укыганда ук, анда өстәмә белем бирү педагогы булып санала[4].

1999—2004 елларда Казан дәүләт университетының икътисад факультетында укый, Казан дәүләт университетының Н. Г. Чеботарёв исемендәге Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтында лаборант булып эшли.

2004 елда Казан дәүләт университетының икътисад факультетын тәмамлый[5].

Хезмәт эшчәнлеге

2001—2005 елларда — «Казанский Портал» ширкәте директоры урынбасары[6].

2004—2006 елларда — Чеботарёв исемендәге Математика һәм механика фәнни-тикшеренү институтының кече фәнни хезмәткәре, бер ук вакытта, 2004—2005 елларда, «Современные Интернет Технологии» ААҖ генераль директоры урынбасары[5].

2005 елның августында Татарстан Премьер-министрының мәгълүмати технологияләр буенча киңәшчесе[7], «Электронное Правительство Республики Татарстан» проектын гамәлгә ашыру буенча эшче төркем әгъзасы була[8].

2006—2010 елларда Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәгенең генераль директоры булып эшли. Татарстанның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр интернет-порталын гамәлгә кертү белән шөгыльләнә[9]. Татарстан Иминлек Советы[10], Татарстанның Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе[11], Республика Мәгълүматлаштыру советы әгъзасы.

2009 елда Россия Президентының кадрлар резервының «беренче йөзлегенә» керә[6].

2010 елның апреленнән премьер-министр урынбасары — Татарстанның мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып эшли[12][13].

Леонид Никифоров тырышлыгы белән булдырылган һәм Казан шәһәренең Петербург урамында урнашкан «ИТ-парк» инфраструктура объекты инновацион алымнар кертү һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә профессиональ кадрлар әзерләүнең үзәк урынына әйләнә[14].

2011 елның гыйнварында Н. А. Никифоров җитәкчелегендә «IT-авыл» (Иннополис) проектын гамәлгә кертү буенча эшче төркем оештырыла[15]. Моннан тыш, ул Универсиада авылындагы IT-мәктәпне ачуда катнаша, шулай ук Казан федераль университетының 2011 елда оештырылган Югары мәгълүмати технологияләр һәм системалар мәктәбе (ИТИС) нигезендә төзелгән IT-университетны ача[16].

undefined

Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министр

2012 елның 21 маенда Россия Федерациясе Президенты указы нигезендә Россия Федерациясенең элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры итеп билгеләнә[17], бу вазифада Игорь Щёголевны алыштырып, Россия тарихындагы иң яшь министр була.

2021 елдан — «Иннополис Тех» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры[18].

Бүләкләре

  • «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005)
  • «Мәгълүматны яклауның дәүләт системасын ныгыту өчен» медале (2009)
  • «Коткару хакына хезмәттәшлек өчен» медале (2010)
  • «Гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә аерымлык өчен» медале
  • «Хәрби бердәмлекне ныгыткан өчен» медале
  • Россия Федерациясе Президентының Рәхмәте (2012)[19]
  • «Дуслык» ордены (2014)[20]
  • I дәрәҗә П. А. Столыпин медале (2018)
  • «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2020)

Искәрмәләр

  1. 15 мая 2018 года министерство было переименовано, 18 мая сформировано новое правительство, см. Указ Президента Российской Федерации от 07.05.2018 № 202 «О сложении полномочий Правительством Российской Федерации» Архивная копия от 12 июнь 2018 на Wayback Machine (Президент поручил Правительству РФ продолжать действовать до сформирования нового Правительства РФ)
  2. Россия и Монголия обсудили сотрудничество в сфере связи. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2018. Архивировано 24 май 2018 года.
  3. Никифоров Николай Анатольевич директор ООО «Иннополис Тех» [неопр.]. БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 октябрь 2025.
  4. Никифоров, Николай — Министр связи и массовых коммуникаций РФ Архивная копия от 6 октябрь 2014 на Wayback Machine Lenta.ru
  5. 1 2 Ольга Кондрева. Никифоров переезжает в Москву Архивная копия от 24 май 2012 на Wayback Machine // Российская газета. — 2012. — 21 мая.
  6. 1 2 Николай Никифоров Архивная копия от 24 май 2012 на Wayback Machine // Коммерсантъ. — 2012. — 21 мая.
  7. Постановление КМ РТ от 4 августа 2005 года № 390 «Об утверждении состава и численности коллегии Министерства информатизации и связи Республики Татарстан» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2005. — № 30. — Ст. 0724.
  8. Распоряжение КМ РТ от 12 августа 2005 года № 1242-р «О мерах по реализации комплексного проекта „Электронное Правительство Республики Татарстан“» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2005. — № 31—32. — Ст. 0755.
  9. uslugi.tatar.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2012. Архивировано 4 май 2012 года.
  10. Указ Президента РТ от 18 мая 2006 года № УП-179 «Об изменениях в составах Совета Безопасности Республики Татарстан и его отдельных рабочих органов» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2006. — № 21. — Ст. 0517
  11. Указ Президента РТ от 8 сентября 2007 года № УП-511 «О мерах по организации и координации государственного управления в области защиты населения и территорий от чрезвычайных ситуаций и пожарной безопасности в Республике Татарстан» // Ведомости Государственного Совета Татарстана. — 2007. — № 9. — Ст. 925
  12. Постановление Государственного Совета РТ от 22 апреля 2010 года № 845-IV ГС «О согласовании кандидатуры Н. А. Никифорова на должность заместителя Премьер-министра Республики Татарстан — министра информатизации и связи Республики Татарстан».
  13. Указ Президента РТ от 22 апреля 2010 года № УП-259 «О назначении Никифорова Н. А. заместителем Премьер-министра Республики Татарстан — министром информатизации и связи Республики Татарстан»
  14. Николай Сорокин. 29-летний экс-министр связи Татарстана Николай Никифоров — самый молодой в составе правительства РФ Архивная копия от 25 май 2012 на Wayback Machine // ИТАР-ТАСС. — 21 мая 2012 года
  15. Распоряжение КМ РТ от 19 января 2011 года № 39-р «О создании межведомственной рабочей группы по координации реализации проекта „ИТ-деревня“» // Сборник постановлений и распоряжений Кабинета Министров Республики Татарстан и нормативных актов республиканских органов исполнительной власти. — 2011. — № 13. — Ст. 0455
  16. Николай Никифоров в США обсудил с Carnegie Mellon University создание в иннополисе РТ IT-университета Архивная копия от 4 июнь 2012 на Wayback Machine // Деловая газета «БИЗНЕС Online». — 2012. — 15 февраля
  17. Указ Президента Российской Федерации от 21 мая 2012 года № 657 «О Министре связи и массовых коммуникаций Российской Федерации Архивная копия от 16 декабрь 2012 на Wayback Machine» // Российская газета. — 2012. — № 5787.
  18. Никифоров Николай Анатольевич — Татцентр.ру. 16 октябрь 2025 тикшерелде.
  19. Распоряжение Президента РФ от 4 мая 2012 года № 217-рп «О поощрении» // Собрание законодательства РФ. — 2012. — № 19. — Ст. 2390.
  20. Биография Николая Никифорова. 16 октябрь 2025 тикшерелде.

Тема буенча өстәмә