Казанның 1000 еллыгы истәлегенә (медаль)

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (рус. Меда́ль «В па́мять 1000-ле́тия Каза́ни») — Россия Федерациясенең дәүләт бүләге буларак, Казанның меңьеллыгы уңаеннан, 2005 елның 30 июнендәге 762 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Россия Федерациясенең юбилей медале.

2010 елның 7 сентябреннән медаль Россия Федерациясенең дәүләт бүләге булып тормый[1].

Медаль турында

Бүләкләү нигезләмәсе

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале белән түбәндәгеләр бүләкләнә:

  • 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Казан шәһәрендә кимендә алты ай эшләгән яисә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәтләре өчен, СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгән хезмәт ветераннары;
  • Казан шәһәре үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр.

Йөртү кагыйдәләре

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале күкрәкнең сул ягына тагыла һәм «Авыл хуҗалыгы хезмәтләре өчен» медаленнән соң беркетелә[2].

Медальне сурәтләү

«Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале җиздән, ике яктан да калку кысалы 32 мм диаметрлы түгәрәк формасында.

Медальнең алгы ягында — «Казан Кремле» дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы комплексы сурәте. Медаль әйләнәсе буенча «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» дип язылган.

Медальнең арткы ягында, үзәктә — Казан шәһәре гербы, аның астында, әйләнә буйлап, «1005» һәм «2005» дип язылган. Медаль әйләнәсе буенча Казан гербы рәсеме сул яктан лавр ботагы , уңнан имән ботагы сурәте белән каймалган.

Медальдәге барлык сурәтләр һәм цифрлар рельефлы.

Медаль элмәк һәм боҗра ярдәмендә ефәк муар тасма белән тарттырылган биш почмаклы калыпка тоташтырыла. Тасманың киңлеге — 24 мм. Тасма өч төстән тора: сулда — яшел төстәге буй юл, уңда — кызыл төстәге буй юл, аларның һәрберсе 10 мм киңлектә. Араларында 4 мм киңлектәге ак буй юл уза[2]

Медальне йөртү тәртибе үзгәргәндә

Россия Федерациясе Президентының 2010 елның 7 сентябрендәге 1099 номерлы «Россия Федерациясе дәүләт бүләкләү системасын камилләштерү чаралары турында»гы Указы нигезендә «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале, дәүләт бүләге булудан туктап, юбилей категориясенә күчә[3]. Шул ук вакытта аңа карата олырак бүләк булып «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале тора.

Медаль белән бүләкләнүчеләр

Әдәбият