Владимир Леонов

Владимир Александрович Леонов (рус. Леонов Владимир Александрович, 25 август 1977, Казан) — Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры (2014—2018), Татарстан Республикасы спорт министры (2018 елдан).

Икътисад фәннәре кандидаты. IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[1].

Тәрҗемәи хәле

Владимир Леонов 1977 елның 25 августында Казанда туа.

Белеме

1995 елда Казан дәүләт технология университетын, 2000 елда «финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2005 елда «икътисадчы» белгечлеге буенча Санкт-Петербург университетын тәмамлый[2].

Икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе бар.

Хезмәт эшчәнлеге

1996 елдан Владимир Леонов Казан финанс-икътисад институтының студентлар клубы директоры[3].

1997 елдан «Лакос» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендә баш хисапчысы булып эшли. 1999 елның августыннан «„Образование“ траст ширкәте» ябык акционерлык җәмгыятендә кыйммәтле кәгазьләр буенча белгеч, шул ук елның октябреннән «„Образование“ траст ширкәте» ябык акционерлык җәмгыятенең Үзәк банкында операцияләр бүлеге белгече вазифасына билгеләнә.

1999 елның декабреннән 2000 елның мартына кадәр «Консультации Экспертиза Оценка» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте Финанс, идарә исәбен алу, аудит, салым салу бүлегенең 2 категорияле белгече булып эшли.

2000 елның апрелендә Владимир Леоновны Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр иҗтимагый оешмасының директор урынбасары итеп билгелиләр, бер елдан соң, 2001 елның апрелендә «Ак Барс» банкы Казначылыгының кыйммәтле кәгазьләр базарында операцияләр бүлегенең өлкән белгече вазифасын башкара[4].

2002—2007 елларда «Дүрт татар» телевизион иҗат берләшмәсе директоры була.

2007 елның февралендә «Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты аппараты» муниципаль учреждениесенең Тышкы элемтәләр һәм туризм комитеты рәисе вазифасына билгеләнә, 2008 елның апреленнән декабренә кадәр югарыда күрсәтелгән учреждение җитәкчесе.

2008 елның декабрендә «Универсиада-2013 дирекциясе» муниципаль унитар предприятие директоры вазифасын били, 2009 елның декабрендә «Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада Башкарма дирекциясе» автономияле коммерциячел булмаган оешма генераль директоры итеп билгеләнә[5].

2013 елның декабрендә Владимир Леонов «Рубин» футбол клубының генераль директоры вазифасын башкара[6].

2014 елның февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары ярдәмчесе, шул ук елның сентябрендә Владимир Леонов Татарстан Республикасының яшьләр эшләре һәм спорт министры вазифасына билгеләнә[7].

2018 елда Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгын ике ведомствога — ТР Яшьләр эшләре министрлыгына һәм ТР Спорт министрлыгына үзгәртеп коралар[8][9]. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов указына ярашлы, Владимир Леонов 2018 елның 22 июненнән Татарстан Республикасының спорт министры итеп сайлана[10].

Владимир Леонов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «ТНВ» депутатлар төркеме әгъзасы, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру һәм Казандагы 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадага әзерләнүгә ярдәм итү комиссиясе әгъзасы булып тора[11][12].

Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге

2009 елның мартыннан 2014 елның апреленә кадәр IV чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты[13][14].

Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре

Шәхси тормышы

Өйләнгән. Ике кызы һәм бер улы бар[21]. Футбол, баскетбол, йөзү белән мавыга[22].

Искәрмәләр

  1. Леонов Владимир Александрович. Бизнес online. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  2. Леонов Владимир Александрович (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 3 май 2025. [Тикшерелгән 22 апрель 2025]
  3. Леонов Владимир Александрович. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  4. Леонов Владимир Александрович. RusTeam (23 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  5. Егор Никитин. Биография Владимира Леонова. Реальное время (22 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  6. Леонов, не проработав в «Рубине» полутора месяцев, покидает пост генерального директора клуба. Татар информ (6 февраль 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  7. Владимир Леонов назначен министром по делам молодежи и спорту Татарстана. Татар информ (18 сентябрь 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  8. В Татарстане министерство молодежи и спорта преобразовали в два ведомства. РИА Новости (21 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  9. Пресс-служба Президента РТ, Елена Бритвина. В Татарстане Министерство по делам молодежи и спорту РТ преобразовано в два профильных ведомства. Официальный Татарстан (21 июнь 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  10. Указ президента Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  11. Леонов Владимир Александрович. Татcenter. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  12. Постановление Государственного Совета Республики Татарстан. docs.cntd.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  13. Депутат Госсовета РТ Владимир Леонов сложил полномочия. Kazanfirst (21 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  14. Алия Замалеева. Владимир Леонов перестал быть депутатом Госсовета РТ. Татар информ (21 апрель 2014). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  15. Леонов Владимир Александрович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  16. Леонов Владимир Александрович. Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  17. Пресс-служба Президента РТ. Рустам Минниханов вручил Владимиру Леонову государственную награду «За доблестный труд». Министерство спорта Республики Татарстан (29 август 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  18. Владимир Леонов и Халил Шайхутдинов удостоены государственных наград. Министерство спорта Республики Татарстан (18 апрель 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  19. Владимир Леонов награжден знаком «Отличник физической культуры и спорта». Министерство спорта Республики Татарстан (11 сентябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  20. Иван Жуков. Минниханов наградил Леонова медалью «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). sport.evening-kazan.ru (21 февраль 2025).
  21. Леонов Владимир Александрович. ГлобалКазань.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
  22. Леонов Владимир Александрович. kazchess.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 16 гыйнвар 2024.
Элгәре:
Рафис Борһанов
2010—2014
Татарстанның яшьләр эшләре, спорт министры
20142018
Алмашка килүче:
Дамир Фәттахов
2018―2021

Тема буенча өстәмә