Фәрит Хәнифов
Фәрит Мөдәррис улы Хәнифов (рус. Фари́т Мудари́сович Хани́фов, 6 март 1961, Яр Чаллы, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры (2017―2020), Татарстан Республикасы транспорт һәм юл хуҗалыгы министры (2020 елның 5 октябреннән).
Тәрҗемәи хәле
1961 елның 7 мартында Яр Чаллы шәһәрендә туа[1]. 1983 елда Казан инженер-төзелеш институтын «Авыл хуҗалыгы төзелеше» белгечлеге буенча тәмамлый.
1983—1986 елларда Яр Чаллы шәһәренең «Татколхозстрой» берләшмәсе көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Тукай районара механикалаштырылган күчмә колоннасы мастеры һәм прорабы булып эшли[2].
1986 елдан Алабугада «Татколхозстрой» берләшмәсе көнчыгыш авыл төзелеш комбинатының Алабуга механикалаштырылган күчмә колоннасының баш инженеры.
1990 елдан 1995 елга кадәр — «Лада» проект-төзелеш кооперативы рәисе, 1995 елдан — «Татгазспецремстрой» трестының Алабуга махсус ремонт-төзелеш идарәсе башлыгы, «Татгазстрой» ААҖнең «Алабугагазстрой» филиалы директоры булып эшли.
1998 елдан Алабуга районы администрациясенә килә. Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының беренче урынбасары, 1998—2000 елларда Алабуга районының Капиталь төзелеш идарәсе башлыгы; 2000—2005 елларда Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре администрациясе башлыгының район һәм авыл хуҗалыгы буенча беренче урынбасары; 2005 елдан 2011 елга кадәр «Алабуга муниципаль районы» муниципаль берәмлеге башкарма комитетының беренче урынбасары булып хезмәт куя.
2011 елдан Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектуры һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары вазифасында[3].
2015 елда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнә[4].
2017 елдан 2020 елга кадәр — «Россиянең баш дәүләт экспертизасы» ФАУ Казан филиалы җитәкчесе.
2020 елның 25 гыйнварыннан 5 октябренә кадәр Татарстанның төзелеш министры булып эшли[5][6].
2020 елның 5 октябрендә Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгын җитәкли[7].
Гаиләсе
Өйләнгән, улы бар.
Дәүләт бүләкләре
- Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе (2000 ел)[8];
- Россия Федерациясе атказанган төзүчесе (2014);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005);
- «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздыруда күрсәткән хезмәтләре өчен» медале;
- «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2021);
- Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте (2025)[9];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» орден медале (2026) — республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[10].
Искәрмәләр
- ↑ Фарит Ханифов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Ханифов Фарит Мударисович министр транспорта и дорожного хозяйства Республики Татарстан (рус.). БИЗНЕС Online. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Ханифов Фарит Мударисович – краткая справка, контакты, биография, фото и новости. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ У Президента Татарстана новый помощник - Новости Татарстана и Казани. Новости Татарстана и Казани (27 июнь 2015). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Who is Mr. Ханифов: «Когда в Казани сдавали стадион, шутили, что он там в землянке живет!» (рус.). БИЗНЕС Online (27 гыйнвар 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Министром строительства Татарстана назначен Фарит Ханифов. РБК (20-01-25). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Дарья Пинегина, Элеонора Рылова. Критика реновации, строительство Иннополиса и осетинские косяки: 10 фактов о новом главе Минтранса Татарстана. Рамблер (5 октябрь 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 7 ноябрь 2025.
- ↑ Ханифов Фарит Мударисович Гос. ведомства, Органы федеральной власти
- ↑ Ханифов Фарит Мударисович — Татцентр.ру. 7 ноябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (6 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 29 июль 2026.