Марат Җәббаров

Марат Азат улы Җәббаров (рус. Марат Азатович Зяббаров, 3 июль 1983, Чистай) ― Россия дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе. Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры (2019 елның 19 сентябреннән). «Татпотребсоюз» советы рәисе (2020). Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Тәрҗемәи хәле

1983 елның 3 июлендә Чистай шәһәрендә туган.

Белеме

«Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005), «агрохимия һәм агротуфрак фәне» белгечлеге буенча Казан дәүләт аграр университетын (2008), «юриспруденция» белгечлеге буенча Казан (Идел буе) федераль университетын (2013) тәмамлаган.

Хезмәт юлы

2000—2003 ― Биектау районы «Бөреле» ЯАҖ программисты, генераль директоры урынбасары[1].

2003—2006 ― «Бирюлинский» токым заводы ААҖ генераль директоры урынбасары, генераль директоры.

2006—2013 ― Биектау районы «Бөреле» ЯАҖ генераль директоры.

2013—2017 ― Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары[2].

2017 елдан Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе в. б., җитәкчесе.

2017—2019 Буа муниципаль районы башлыгы[3].

2019 елның 18 сентябреннән ТР премьер-министры урынбасары в. б. — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры[4][5].

2022 елдан Татарстан Республикасының Ат үрчетү һәм ат спорты федерациясе җитәкчесе[6][7][8].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2008 — Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау кәгазе;
  • 2011 — Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре;
  • 2014 — «2013 елда Казандагы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале;
  • 2016 — Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Рәхмәте;
  • 2017 — «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш керткән өчен» алтын медале;
  • 2018 — «Россия дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре профсоюзына 100 ел» юбилей билгесе;
  • 2019 — «Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау кәгазе;
  • 2019 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәте;
  • 2020 — Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы башлыгының Мактау кәгазе;
  • 2021 — «Россия агросәнәгать комплексының мактаулы хезмәткәре» исеме;
  • 2022 — «Россиянең агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш керткән өчен» көмеш медале;
  • 2022 — РФ Оборона министрлыгының «Россия Федерациясе оборонасын ныгытуга керткән өлеше өчен» медале;
  • 2023 — «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы» Ассоциациясенең Мактау билгесе;
  • 2023 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале; 2023 — II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале[9];
  • 2023 —Россия мөселманнарының «Казанышлар өчен» («За заслуги») медале ― «хәләл» индустриясе үсешенә керткән өлеше, рухи-әхлакый һәм мәдәни кыйммәтләрне үстерүгә юнәлдерелгән программаларга актив ярдәме һәм 40 еллык юбилее уңаеннан[10];
  • 2023 — Чистай районының мактаулы гражданины исеме[11];
  • 2025 — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале — республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә аерым өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[12].

Гаиләсе

Әтисе — Азат Җәббаров — "Росреестр"ның Татарстан бүлеге башлыгы. Совет чорында республикада легендар аграрийларның берсе була. Тормыш иптәше — Адиля Җәббарова, дүрт бала үстерәләр[13].

Искәрмәләр

  1. ↑ Зяббаров Марат Азатович. ГлобалКазань.ру. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  2. ↑ Справочник персоналий. Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  3. ↑ Зяббаров Марат Азатович. Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  4. ↑ Марат Зяббаров утвержден вице-премьером – министром сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан. Министерство сельского хозяйства Российской Федерации (25 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  5. ↑ Марат Зяббаров утвержден в должности вице-премьера РТ единогласно. Казанский репортёр (25 сентябрь 2019). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  6. ↑ Зяббаров Марат Азатович. Реальное время. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  7. ↑ Марат Зяббаров стал председателем Совета Татпотребсоюза. KAZANFIRST (4 февраль 2020). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  8. ↑ Марат Зяббаров возглавил Федерацию коневодства и конного спорта Республики Татарстан. Министерство сельского хозяйства и продовольствия Республики Татарстан (2 сентябрь 2022).
  9. ↑ Зяббаров Марат Азатович. Награды России. Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  10. ↑ Заместитель Премьер-Министра Республики Татарстан Марат Аззатович Зяббаров награжден высокой наградой мусульман России (рус.). muslim.ru (3 июль 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  11. ↑ Министру сельского хозяйства и продовольствия РТ Марату Зяббарову присвоили звание Почетного гражданина Чистопольского района (рус.). Чистополь-информ (5 июнь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.
  12. ↑ О награждении медалью ордена «За заслуги перед Республикой Татарстан» (рус.). rais.tatarstan.ru (7 март 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 18 август 2026.
  13. ↑ У Марата Зяббарова родился четвертый ребенок. Бизнес Online (19 ноябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 27 ноябрь 2025.

Сылтамалар