Ринат Садыйков (1986)
Әлеге мәкалә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары турында, Мәскәү спортчысы турында биредә укыгыз
Ринат Наил улы Садыйков (рус. Садыков Ринат Наильевич; 18 март 1986, Казан) — Россия дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры (2023—2025)[1]. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (2025 елдан)[2].
Тәрҗемәи хәле
Ринат Садыйков 1986 елның 18 мартында Казан шәһәрендә туа.
2008 елда «физика һәм информатика» белгечлеге буенча Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, 2014 елда Россия Федерациясе халык хуҗалыгы оешмалары өчен идарәче кадрлар хәзерләү буенча дәүләт программасы буенча Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлый.
2015 елда Япониядә «Мәгълүмати технологияләрне кулланышка кертү һәм шәһәр инфраструктурасы» программасы (акыллы шәһәр технологияләре — Smart City) буенча стажировка үтә[3]. Инглиз телен камил белә.
2021 елда «Эшлекле администрирование остасы — Master of Business Administration (МВА)» программасы буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясендә квалификациясен күтәрә[4].
Хезмәт юлы
2008—2009 елларда ― «Казан студентлар хезмәт отрядлары үзәге» яшьләр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе.
2009 елның феврале-маенда ― Казанның А. Гайдар исемендәге яшьләр үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч.
2009—2018 елларда ― «Республика студентлар хезмәт отряды үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе директоры.
2018—2021 елларда ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры урынбасары[5][6]. Ведомствоның барлык финанс-хуҗалык эшчәнлеге, капиталь ремонт программалары, яңа яшьләр объектларын төзү, яшь гаиләләр, балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру мәсьәләләре, шулай ук студентларның хезмәт отрядлары эшчәнлеге юнәлешләрен алып бара[7].
2021 елның октябреннән 2023 елның гыйнварына кадәр ― Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары[8][9][10].
2023 елның 11 гыйнварында Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә Ринат Садыйков Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры вазифасына билгеләнә[11][12]. Ринат Садыйковка кадәр әлеге вазифаны Тимур Сөләйманов башкара[13].
Ринат Садыйков 2025 елда Татарстан Республикасы Премьер-министрының яңа урынбасары итеп сайлана. Тиешле карар Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында кабул ителә[14]. Ул республика шефлыкка алган шәһәрләрне (Лисичанск һәм Рубежное) торгызуны контрольдә тота[15].
Бүләкләре һәм мактаулы исемнәре
- 2005 ― Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты («Татарстан Республикасы студентлар хезмәт отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен»).
- 2006 ― Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Рәхмәт хаты.
- 2006 ― Россия Федерациясе Президентының талантлы яшьләргә ярдәм итү премиясе (Россия Федерациясе Президентының 2006 елның 6 апрелендәге 325 санлы указы)[16].
- 2008 ― Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте.
- 2009 ― Казан мэрының Рәхмәт хаты («Казанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен»)[17]
- 2011 ― «Россия Федерациясендә студентлар отрядлары үсешенә зур өлеш керткән өчен» мактау билгесе.
- 2012 ― Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы Рәхмәт хаты[18].
- 2012 ― Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең Рәхмәт хаты.
- 2013 ― Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Дипломы («IX Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә актив катнашкан өчен»).
- 2013 ― Казан мэрының Рәхмәт хаты («2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»)[17].
- 2013 ― Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Рәхмәт хаты («2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»).
- 2014 ― Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты («2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага әзерләнүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»)[17].
- 2015 ― Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы Рәхмәт хаты («Су спорт төрләре буенча XVI Дөнья чемпионатын әзерләүдә һәм аны үткәрүдә актив катнашкан өчен»).
- 2017 ― Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгының Мактаулы алтын билгесе («Татарстанда яшьләр сәясәтен үстерүгә зур өлеш керткән өчен»)[19].
- 2023 ― Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте («Махсус хәрби операция шартларында Донбасс белән гуманитар миссияләрне оештыруга һәм уздыруга керткән өлеше өчен»)[18].
- 2024 ― Россия Федерациясе Президенты Рәхмәте[18].
- 2026 — «Фидакарь хезмәт өчен» медале — республиканың социаль-икътисадый үсешенә зур өлеш керткәне, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[20].
Шәхси тормышы
Өйләнгән[21].
Искәрмәләр
- ↑ Миңнеханов Ринат Садыйковны яшьләр эшләре министры итеп билгеләү турында указга кул куйды. 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары (рус.). Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Садыйков Ринат Наильевич (рус.). Министерство молодежи Республики Татарстан. minmol.tatarstan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2025. [Тикшерелгән 14 май 2025]
- ↑ Садыков Ринат Наильевич. Министерство по делам молодёжи Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 10 гыйнвар 2024.
- ↑ Кабмин назначил заместителей Дамира Фаттахова. inkazan.ru (26 июль 2018). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2024.
- ↑ В Казани назначили заместителей министра по делам молодежи РТ (2018-07-27). 12 гыйнвар 2024 тикшерелде.
- ↑ М. Кирилов, В. Ваганова, Р. Шафиева. «Человек не посторонний»: министром «молодежного имущества» Татарстана стал Ринат Садыков. Бизнес-Онлайн, 11.01.2023 [рус.]
- ↑ Источник: Тимур Сулейманов покинет пост министра по делам молодежи РТ. Бизнес-онлайн, 31.12.2022 [рус.]
- ↑ Ринат Садыков назначен первым замминистра по делам молодежи Татарстана. Вести Татарстан (12 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2024.
- ↑ Первым замминистра по делам молодежи Татарстана назначен Ринат Садыков. Татар информ (12 октябрь 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2024.
- ↑ Татарстан яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов яңа вазифага билгеләнде. Татар-информ, 9.01.2023
- ↑ Пресс-служба Президента РТ, Елена Бритвина. Алексей Песошин представил коллективу Министерства по делам молодежи РТ нового руководителя. Правительство Республики Татарстан (11 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2024.
- ↑ Новым министром по делам молодежи Татарстана назначили Рината Садыкова. ТАСС (11 гыйнвар 2023). Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2024.
- ↑ Ринат Садыков избран новым заместителем премьер-министра Республики Татарстан (2025-09-19). 25 сентябрь 2025 тикшерелде.
- ↑ Глава Минмолодежи Татарстана Садыков покинул должность. www.evening-kazan.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
- ↑ Указ Президента Российской Федерации от 06.04.2006 г. № 325. Президент России. Мөрәҗәгать итү датасы: 12 гыйнвар 2024.
- ↑ 1 2 3 Садыйков Ринат Наильевич. Официальный Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2024. [Тикшерелгән 14 май 2025]
- ↑ 1 2 3 Садыйков Ринат Наильевич. tatcenter.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 22 май 2024. [Тикшерелгән 14 май 2025]
- ↑ Садыков Ринат Наильевич. Татцентр.ру [рус.]
- ↑ О награждении медалью Республики Татарстан «За доблестный труд» (рус.). rais.tatarstan.ru (18 март 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 23 июль 2026.
- ↑ Заместитель Премьер-министра Республики Татарстан (рус.). Правительство Республики Татарстан. Мөрәҗәгать итү датасы: 25 сентябрь 2025.
Сылтамалар
| Элгәре: Дамир Фәттахов 2018―2021 Тимур Сөләйманов 2021―2022 |
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры 2023—2026 |
Алмашка килүче: ? |