Батков Фёдор Сергеевич
Федор Сергеевич Батков (5 июль 1961, Питрәч, Татарстан АССР) — Россия дәүләт эшлеклесе, милиция полковнигы[1]. 2017 елның 9 октябреннән — Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе[2].
Тормыш юлы
1961 елның 5 июлендә ТАССРның Питрәч районы Питрәч авылында туа[1].
Белеме
1987 елда «Сәүдә икътисады» белгечлеге буенча Мәскәү кооператив институтын тәмамлый, «икътисадчы-оештыручы» квалификациясен ала[3][1].
2014 елда Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә (Киров) «аучылык белеме» программасы буенча өстәмә белем ала[4][2].
Хезмәт юлы
1979 елның июнендә Дәүләт авыл хуҗалыгы техникасы комитетының (Госкомсельхозтехника) Питрәч участогы төзелеш идарәсендә бетончы булып эшли башлый[1].
1979—1981 елларда Совет Армиясе сафларында, Ерак Көнчыгышта чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә; старшина[1][5].
1981—1984 елларда — Питрәч районы кулланучылар җәмгыятендә (райпо) оештыручы инструктор, райпо рәисенең кадрлар буенча урынбасары[6][1].
1984 елның июненнән 1992 елга кадәр Питрәч районы Эчке эшләр бүлегендә оператив вәкаләтле хезмәткәр, БХСС отделениесе башлыгы[1]. 1992 елдан Питрәч районы ЭЭБ башлыгының шәхси состав буенча урынбасары, 1994 елдан 1 нче санлы милиция отделениесе башлыгы, 1997 елдан Питрәч районы ЭЭБ башлыгының урынбасары — милициянең җәмәгать куркынычсызлыгы бүлеге (МОБ) башлыгы, 1998 елдан Питрәч районы ЭЭБ башлыгы[1]. 2000—2011 елларда Чистай шәһәре ЭЭБ башлыгы[1]. 2011 елның гыйнварыннан ТР ЭЭМ штабы баш инспекторы, аннары милиция участок вәкаләтле хезмәткәрләре белән җитәкчелек итү идарәсе башлыгының урынбасары[1]. Шул чорда милиция полковнигы дәрәҗәсе бирелә[1].
2012 елның 10 апреленнән — Татарстан Республикасының Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы урынбасары, 2014 елның 22 сентябреннән — Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы, 2015 елның 17 гыйнварыннан — Татарстан Республикасы хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану идарәсе башлыгы[7].
2017 елның 9 октябреннән — Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе[2]. 2025 елның 22 сентябрендә Рөстәм Миңнеханов Федор Батковны Татарстанның Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе вазифасына яңадан билгеләү турындагы указга кул куя[8][9].
2025 елның августында хәбәр ителгәнчә, Федор Батков «Батырлар. Татарстан Геройлары» республика программасында җиңү яулаган Махсус хәрби операция ветераны, лейтенант Кирилл Дмитриевка остазлык итә[10]. «Батырлар. Татарстан геройлары» республика программасы — Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган, Махсус хәрби операция ветераннарына һәм катнашучыларына ярдәм итү максатыннан белем бирү проекты[11].
Дәүләт бүләкләре
- III дәрәҗә «Бик яхшы хезмәт өчен» медале (08.10.1992);
- Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (05.09.2002);
- «Бөтенроссия халык санын алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (23.09.2003);
- II дәрәҗә «Хезмәттә аерылып торганы өчен» медале (03.11.2003);
- I дәрәҗә «Хезмәттә аерылып торганы өчен» медале (29.10.2004);
- «Хезмәттәге фидакарьлек өчен» медале (14.08.2005);
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (25.08.2005);
- «Татарстан Республикасы Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре» (07.11.2006);
- «Жуков» медале (25.06.2006) һәм башка медаль һәм тамгалар[1];
- «2006 елгы Бөтенроссия авыл хуҗалыгы исәбен алуны уздырудагы казанышлары өчен» медале (2006);
- «Россия Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү бүлегенә 90 ел» юбилей медале (2008);
- «Коткару хакына бердәмлек өчен» медале (2011);
- Халыкара полиция ассоциациясенең II дәрәҗә медале;
- Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012);
- «2013 елда Казанда узган XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлек медале (2014)[2];
- «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале (2021) — Республиканың әйләнә-тирә мохитен һәм хайваннар дөньясын саклауга керткән өлеше, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен[2];
- «Чистай шәһәре алдындагы казанышлар өчен» мактау билгесе белән бүләкләнгән[1].
Искәрмәләр
- ↑ 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 Начальники Чистопольской милиции. Официальный сайт Чистопольского муниципального района (архивная копия) (9 февраль 2021). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ 1 2 3 4 5 Батков Федор Сергеевич — председатель государственного комитета РТ по биологическим ресурсам. Деловая газета (Казань). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Батков Федор Сергеевич. Единая Россия — официальный сайт партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Батков Федор Сергеевич. Единая Россия — официальный сайт партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Батков Федор Сергеевич. Единая Россия — официальный сайт партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Батков Федор Сергеевич. Единая Россия — официальный сайт партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Батков Федор Сергеевич. Единая Россия — официальный сайт партии. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Минниханов переназначил руководителя Госкомитета РТ по биоресурсам (рус.). Татар-информ (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Рустам Минниханов подписал указы о назначении министров Татарстана (рус.). РБК Татарстан (22 сентябрь 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Глава Госкомитета Татарстана по биоресурсам стал наставником ветерана спецоперации (рус.). KazanFirst (13 август 2025). Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.
- ↑ Программа для ветеранов и участников специальной военной операции «Батырлар. Герои Татарстана» (рус.). Официальный сайт программы. Мөрәҗәгать итү датасы: 24 июнь 2026.