Фәйзерахманов Марат Җәүдәт улы

РУВИКИ проектының татар бүлегендә шундый фамилия белән башка кешеләр турында мәкаләләр бар: Фәйзрахманов.

Марат Җәүдәт улы Фәйзерахманов (Файзрахманов Марат Джаудатович; 1973 елның 18 мае, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Биектау районы, Константиновка авылы) — дәүләт эшлеклесе. Татарстан Республикасы финанс министры (2025 елның 18 гыйнварыннан). Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы[1]. Икътисад фәннәре кандидаты[2].

Тәрҗемәи хәле

Марат Фәйзерахманов 1973 елның 18 маенда Биектау районының Константиновка авылында туа.

Белеме

1995 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын, 2005 елда Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте институтын тәмамлый.

2004 елда «Икътисади мәнфәгатьләр системасында эшкуарлыкны үстерү тенденцияләре» темасы буенча диссертация ясый. Икътисад фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен ала[3].

Хезмәт юлы

1992 — электромеханик, Казан шәһәре телефон станциясе электромонтеры.

1993—1995 — «Татплодоовощпром» берләшмәсе икътисадчысы.

1997—1998 — «Ак Барс» кичектерелгән бурычларны мәҗбүри түләттерү һәм гамәлгә ашыру бүлегенең баш белгече.

1998—1999 — Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе урынбасары.

1999 — Кредитлар бирү һәм клиентлар белән эшләү мәсьәләләре департаменты директоры.

1999—2000 — «Ак Барс» банкының Яшел Үзәндәге филиалы директоры.

2000—2004 — Идел-Кама акционерлар банкы идарәсе рәисе.

2004—2007 — «Татарстан Республикасының Инвестиция-венчур фонды» коммерциячел булмаган дәүләт оешмасы директоры.

Сәяси эшчәнлеге

2007 елның маеннан Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары — Татарстан Республикасы Казначылык департаменты директоры.

2025 елның 19 гыйнварыннан Татарстан Республикасы Финанс министры[4].

Шәхси тормышы

Өйләнгән, өч баласы бар.

Спорт белән шөгыльләнә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 2005 — «Казаның 1000 еллыгы истәлегенә» медале;
  • 2010 — Россия Федерациясе финанс министрының Рәхмәт хаты;
  • 2010 — Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты;
  • 2012 — Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы;
  • 2012 — «Бөтенроссия халык исәбен алуны үткәрүдә күрсәткән хезмәте өчен» медале;
  • 2023 — Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале.

Искәрмәләр

  1. Марат Файзрахманов биография (рус.). www.tatar-inform.ru. Мөрәҗәгать итү датасы: 23 октябрь 2025.
  2. Российская государственная библиотека. Электронный вариант диссертации Файзрахманова Марата Джаудатовича. search.rsl.ru.
  3. Нина Рыкова. День Сухопутных войск в 2024 году: дата, история и традиции праздника в России. Лента.ру (3 сентябрь 2024).
  4. Татарстан Республикасы Хөкүмәте. Министром финансов Республики Татарстан назначен Марат Файзрахманов. prav.tatarstan.ru (18 гыйнвар 2025).

Тема буенча өстәмә