Дмитрий Нагуманов
Дмитрий Нагуманов, Нагуманов Дмитрий Нагуман улы, (1950 елның 12 декабре, Киров өлкәсе, Сосновка шәһәре) — Татарстан Республикасы финанс министры (1990—1996).
Тәрҗемәи хәле
1950 елның 12 декабрендә Киров өлкәсе Сосновка шәһәрендә туа.
1972 елда Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
Хезмәт юлы
1972-1975 елларда ТАССР Финанс министрлыгының дәүләт керемнәре бүлеге өлкән ревизор-инспекторы[1].
1977-1989 елларда Нагуманов Казан шәһәре Киров районы башкарма комитетының финанс бүлеге мөдире.
1989-1990 елларда ТАССР Финанс министрлыгының бюджет бүлеге башлыгы, министр урынбасары.
1990-1996 елларда Татарстан Республикасы финанс министры[1].