Роберт Мусин
Роберт Ренат улы Мусин (рус. Роберт Ренатович Мусин; 12 апрель 1964, Казан) — икътисадчы, дәүләт һәм банк эшлеклесе, Татарстан Республикасы финанс министры (1998—2002). Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы (2002).
Тәрҗемәи хәле
1964 елның 12 апрелендә Казан шәһәрендә туа[1].
1985 елда «Финанс һәм кредит» белгечлеге буенча Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлый.
Хезмәт юлы
- 1985—1987 елларда — Татарстан Республикасы Финанс министрлыгында ревизор-инспектор[2];
- 1987—1992 елларда — «Татпошивобувь» җитештерү берләшмәсенең план-икътисад бүлеге башлыгы, 1989 елдан — генераль директор урынбасары;
- 1993—1996 елларда — «Ышаныч» чеклы инвестиция фонды җитәкчесе, Татарстан Республикасының Милли инвестиция фонды президенты;
- 1996—1997 елларда — «Татфондбанк» акционерлык инвестиция-коммерция банкы" ачык акционерлык җәмгыяте (ААҖ) идарәсе рәисе, президенты;
- 1997—1998 елларда — Татарстан Республикасы финанс министрының беренче урынбасары;
- 1998 елдан — «"Ак Барс" банкы» ААҖ идарәсе рәисе;
- 1998—2002 елларда — Татарстан Республикасы финанс министры;
- 1998—2000 елларда — «Нижнекамскшина» ААҖ Директорлар советы рәисе;
- 2002—2006 елларда — «Нижнекамскшина» ААҖ Директорлар советы рәисе;
- 2002—2003 елларда — «"Ак Барс" банкы» ААҖ Директорлар советы рәисе;
- 2010—2013 елларда — «Татфондбанк» ААҖ идарәсе рәисе;
- 2013—2016 елларда — «ТФБ Холдинг» ҖЧҖ директоры;
- 2015—2016 елларда — «Татфондбанк» ААҖ Директорлар советы әгъзасы[2];
- 2016—2017 елларда — «Татфондбанк» ААҖ идарәсе рәисе[3].
Иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге
- 1997—1999 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының I чакырылыш депутаты[3];
- 2004—2009 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының III чакырылыш депутаты;
- 2009—2014 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының IV чакырылыш депутаты[4];
- 2014—2019 елларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советының V чакырылыш депутаты[5].
Татарстан Республикасы Дәүләт Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе, Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты әгъзасы[3].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
- Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы;
- «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел);
- «Россия Федерациясе финанс министрлыгына 200 ел» медале;
- «Санкт-Петербургның 300 еллыгы истәлегенә» медале;
- II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлар өчен» ордены медале;
- «Казан шәһәрендәге 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы» истәлекле медале;
- Татарстан Республикасы финанс министрының Рәхмәт хаты;
- Татарстан Республикасы Премьер-министрының Рәхмәт хаты[3].
Җинаять эше
2016 елда Россия Үзәк банкы үз карары белән «Татфондбанк»ка вакытлы администрация кертә һәм Роберт Мусинны идарә итүдән читләштерә. 2017 елның 3 мартында, якынча 100 миллиард сумлык финанс җитмәү аркасында, банкның лицензиясе гамәлдән чыгарыла. Банк банкрот дип танылгач, Мусинны кулга алалар, Казанның Вахитов районы суды аны тикшерү изоляторына (СИЗОга) җибәрә[6].
Беренче җинаять эше буенча суд Мусинны 23 миллиард сумлык зыян китерүдә гаепләп, 12 елга колониягә хөкем итә, соңрак бу срок 11 елга кадәр киметелә. 2022 елда 26,7 миллиард сумлык зыян салу факты буенча икенче җинаять эше ачыла[7].
2024 елның ноябрендә Вахитов суды Роберт Мусинны "Татфондбанк"ның банкротлыкка чыгуына китергән тагын бер җинаять эше буенча гаепле дип таба. Китерелгән зыян күләме 8,7 млрд сум дип бәяләнә. Татарстан Югары суды, ике хөкем карарын берләштереп, ахыргы җәзаны раслый: 12 ел 6 ай гомуми режимлы колония[8]
2026 елда Татарстан Югары суды Казанның Вахитов район судының Роберт Мусинны сәламәтлеге какшау сәбәпле җәзадан азат итү хакындагы карарын үзгәрешсез калдыра. Моңа кадәр аны 2025 елның июлендә азат итәләр, әмма Татарстан Югары суды хөкемдары Максим Беляев ул карарны гамәлдән чыгарып, эшне яңадан карауга җибәрә[9].
Искәрмәләр
- ↑ Мусин Роберт Ринат улы (рус.). tatarica.org. Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ 1 2 Мусин Роберт Ренатович
- ↑ 1 2 3 4 МУСИН Роберт Ренат улы
- ↑ Мусин Роберт Ренатович
- ↑ Депутаты Государственного Совета Республики Татарстан пятого созыва (2014—2019 гг.)
- ↑ Продлили срок: экс-главе Татфондбанка Мусину вынесли новый приговор [неопр.]. KAZANFIRST. kazanfirst.ru (25 ноябрь 2024).
- ↑ Редакция сайта ТАСС. Экс-главу Татфондбанка Мусина оставили на свободе [неопр.]. ТАСС. https://tass.ru+(24 апрель 2026).
- ↑ Коммерсантъ. Диагноз освобождения [рус.]. Коммерсантъ (24 апрель 2026). Мөрәҗәгать итү датасы: 19 май 2026.
- ↑ Роберта Мусина отпустили на свободу по состоянию здоровья. Он был арестован еще в 2017-м (рус.). БИЗНЕС Online. mkam.business-gazeta.ru (11 июнь 2025).